16+

Юл-транспорт һәлакәтендә үлгән яшүсмерләр исерек булган? 

Җинаять эше кузгатылган.

Җинаять эше кузгатылган.

Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан яшүсмерләр исерек булган. Аларның кайдан спиртлы эчемлекләр алуы билгеләнә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Новочеркасскта Машинотөзелеш тыкрыгы районында 18 апрель көнне иртән Хюндай машинасы югары тизлектә агачка килеп бәрелә. Автомобильдә 13-15 яшьлек алты яшүсмер булган, аларның бишесе һәлак булган, тагын берсе реанимациягә эләккән. РИА Новости чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте алдыннан яшүсмерләр дусларының туган көнен билгеләп үткән.
"Алар эчкәннәр, шуннан соң машинага утырганнар. Аларның кайдан спиртлы эчемлекләр алулары ачыкланачак", - дип хәбәр итә агентлык.

"Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шулай ук укырга: Биш мәет: 14 яшьлеген бәйрәм итү кичәсе фаҗига белән тәмамлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X