16+

Юлларның төзеклеген саклау максатыннан акция башлана

28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр "На дорогу - без перегруза!" гомумроссия ациясе узачак.

28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр "На дорогу - без перегруза!" гомумроссия ациясе узачак.

Чара гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары челтәрен саклауны һәм авыр йөк машиналарының нормативтан тыш хәрәкәтен контрольдә тотуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Росавтодор мәгълүматларына караганда, йөк машиналарының 40 проценты диярлек трассадан нормативларны бозып хәрәкәт итә. Шул сәбәпле юлларның дүрттән бер өлеше дөрес эксплуатацияләнми һәм алар тиз җимерелә. Әлеге вазгыятьне исә кагыйдә бозучыларны контрольдә тотып кына яхшыртырга була, ә аларга салынган штрафлар юлларны ремонтлауга китәчәк. Акция кысаларында гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында автомат рәвештә эшли торган үлчәү контроле системасын булдыру ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading