16+

Татарча фильм булуы белән дә кадерле ул безгә

Әмирхан Еникинең укып та онытылмаган әсәрләре. “Кем җырлады?”, “Бер генә сәгатькә”, “Матурлык” хикәяләре. Шуларны бергә тоташтырган өр-яңа  “823-нче километр” фильмын  тәкъдим иттеләр. Ошады-ошамады  дип кенә бәя бирәсе килми. Фильм шактый катлаулы. Күп проблемалар күтәрелә. Классик әсәрләр бергә кушылып, яңа нәфис фильм барлыкка килгән. 

Татарча фильм булуы белән дә кадерле ул безгә

Әмирхан Еникинең укып та онытылмаган әсәрләре. “Кем җырлады?”, “Бер генә сәгатькә”, “Матурлык” хикәяләре. Шуларны бергә тоташтырган өр-яңа  “823-нче километр” фильмын  тәкъдим иттеләр. Ошады-ошамады  дип кенә бәя бирәсе килми. Фильм шактый катлаулы. Күп проблемалар күтәрелә. Классик әсәрләр бергә кушылып, яңа нәфис фильм барлыкка килгән. 

Танылган әдипнең әлеге әсәрләрендәге хис-кичерешләр кеше күңеле, аның халәте-чынбарлыгы аша чагылдырыла. Шуңа фильмда да күңелгә тия торган эпизодлар бик күп. Кино караучылар арасында  елап утыручылар булуы да гаҗәп түгел. Биредә 9 май – Җиңү бәйрәменә бәйле хатирәләр искә төшә, илдә барган хәлләр дә, үткән вакыйгаларның аянычлы вакыйгалары, адәм баласының сугыш елларындагы фаҗигале язмышлары күңелдә яңара. Өч хикәяне бергә туплап бирү – 823-нче километр  дип аталган станция тирәсенә җыю фильм өчен уңышлы килеп чыккан дип санарга кирәк. Бу үзенә күрә кино алымы. Шуңа да яңа туган әсәрне классик әдипнең хикәяләре белән чагыштырырга да кирәк түгел. Фильмны тудыручылар үзләре дә шул алтын уртаклыкны шактый озак эзләгәннәр кебек. Миңа калса, бу проза әсәренең яңа сулышы кебек килеп чыккан. Драматург Мансур Гыйләҗев билгеләвенчә, классика аша экранга чыгу  бик зур җаваплылык. “Зур эш башкарылган. Әмирхан Еникинең атмосферасы сакланган. Кинороманга тиң эш башкарылган”, – диде ул фильмга үз бәясен әйтеп. 

Фильмда өч чор – 1908, 1941-1943 еллар һәм хәзерге көннәрдәге вакыйгаларны күрергә мөмкин. Кинокадрларда бер гаилә мөнәсәбәтләре тасвирлана. Үткән заман сугыш хатирәләре белән бирелсә, соңгы ике буын шул хәлләрне тасвирлау, җирсү хисе, туган яктан китү һәм кайту, ата белән бала мөнәсәбәтләре аша тасвирлана. Әдәбият белгече, Әмирхан Еники әсәрләрен өйрәнүче Гөлфия Гайнуллина әйтүенчә, фильмның башыннан азагына кадәр төп мотивлар сакланган, уңышлы фильм килеп чыккан. Ул фильмны әзерләүчеләргә – режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаровларга рәхмәтләрен җиткерде. “Аның әсәрләрендә туган нигез, ярату хисенең туган туфракта гына бөреләнә алуы күрсәтелгән”, – дип Еники әсәрләренең үзенчәлеген билгеләп үтте ул. Гомумән, фильмда Еникинең телен сакларга тырышуларына басым ясадылар. Гөлфия Гайнуллина белдергәнчә, бәлки фильмда әдәбият күбрәк тә булгандыр.  “Әмирхан Еникинең телен кинога күчерү дә зур җаваплылык. Без аны сакларга тырыштык. Аның теленә рухы, затлылыгы салынган”, – диде ул.  Чыннан да Әмирхан Еникинең язган һәрбер җөмләсе, һәрбер фикере күңелгә үтеп керә торган бит аның.

Әлеге кинофильмның  жанрын да билгеләве кыен. Аны нәфис фильм дип кенә атау  да авыр. Фильмда  әдәби-документальлек сакланган. Хикәяләрнең бөтенлеген саклап калырга тырышканнар. Фильмда төрле чордагы өч тарихны берләштерү дә җиңел булмагандыр. Бәлки шушы әсәрләргә нигезләнеп яңа әсәр тудыру уңышлы да килеп чыгар иде. Һәрхәлдә, биредә максатлар танылган классикның әсәрләрен яңарту булган кебек тоела. Фильмның язмышы алга таба да шулай чагыштыруларга корылачак. Аны бербөтен яңа фильм итеп карау кыен булачак. Әнә фильмны карарга килгән Әмирхан Еникинең кызы Флера ханым Карташовага да Бәдретдиннең бала булуы ошамаган. Әсәрдә дә бит ул шәкерт, үсмер итеп бирелгән иде. Әдип тасвирлаган хисләрне актерлар тапшырып җиткерә аламы? Бәдретдин белән ана образы... Шунда туктыйк. Без үзебез үк инде кабат чагыштыра башлады. Әнә яшь балаларны уйнаучы  Солтан, Аслан, Зилә, яшүсмерләрдән Әмир һәм Камиләләр фильмның яңа тарихын яза түгелме? Болар инде яңа чор балалары...

Фильм әлегә ябык ишекләр артында күрсәтелде. Әле төзәтәсе, шомартасы урыннар да бар. Һәрхәлдә татарча кино туып килгәне күз алдына килә башлады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да фильм чыгуны олы бер бәйрәм дип атады. Татарча фильм булуы белән дә кадерле ул безгә. Сүз уңаеннан, язучылар  шулай ук кинокадрларда актив катнаштылар. Фильмда төп рольләрне Татарстан Республикасының халык артистлары – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина уйнады.

Фильмның продюсеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильм әлегә фестивальләр аша үтәчәк. Аннан аны кинотеатрларда карап булачак. Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы хисабына төшерелгән. Әмирхан Еники әсәрләре мәктәп программасына керә, димәк, «823-нче километр» фильмын Татарстан Республикасы белем бирү йортлары өчен файдалы булачак. Моннан тыш аны Пушкин картасы программасына кертү дә планлаштырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading