16+

"Озак яшәр өчен үлмәскә кирәк", яки Алмаз Хәмзинның “Биш татар” китабы нәрсә турында?

Татарстан китап нәшриятының “Татар клаб” ресторан-китап кибетендә Алмаз Хәмзин белән иҗади очрашу узды. Сәбәбе дә җитди: язучы-сатирикның “Биш татар” китабы дөнья күргән. Бу кызыклы очрашу, китап белән таныш кичәсе рәхәт һәм җиңел генә узып та китте. Алмаз абый шигырьләр дә сөйләде, җырлар да башкарды. Һәрбер сүзен тәмләп сөйләп, китап укучыларын үз авызына каратты.

"Озак яшәр өчен үлмәскә кирәк", яки Алмаз Хәмзинның “Биш татар” китабы нәрсә турында?

Татарстан китап нәшриятының “Татар клаб” ресторан-китап кибетендә Алмаз Хәмзин белән иҗади очрашу узды. Сәбәбе дә җитди: язучы-сатирикның “Биш татар” китабы дөнья күргән. Бу кызыклы очрашу, китап белән таныш кичәсе рәхәт һәм җиңел генә узып та китте. Алмаз абый шигырьләр дә сөйләде, җырлар да башкарды. Һәрбер сүзен тәмләп сөйләп, китап укучыларын үз авызына каратты.

Биш татар. Күпләр бәлки шунда ук исенә төшерер. Заманында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Шамкай, Рәшит Сабиров һәм Алмаз Хәмзин “Биш татар” төркеме оештырып, гастрольләргә чыгып китәләр. Соңрак боларның бишесе дә шул чорларны сагынып искә ала. Бу елларны алар шактый уңышлы гына эшлиләр. Бу вакыт өстәмә табыш кертүнең иң кирәкле чагы да була. Биш татарның чыгышларын илнең теләсә кайсы почмагында зур алкышлар белән каршы алалар. Аңлашылганча, биш татар арасында иң кәттә сатирик-юмористлар җыелган була. Кирәк булса җырлыйлар, шигырен дә сөйлиләр.
– Бишенчесе кем дип уйлыйсыз. Бишенчесе үзем. Мин бер бүлекнең исемен “Рәхмәт сиңа, музфак” дип куйдык. Шагыйрь Разил Вәлиев  әйткәнчә, барыбыз да укыдык, әмма вуз укытучыларына рәхмәт әйтеп язган әсәрләр юк әле. Безгә шәхесләр турында күп язарга кирәк. Шәхесләрне безгә күтәрергә кирәк. Ә без беркайчан да ул турында уйламыйбыз. Мактаулы сүзләр дә ишетәсе килә. Кешене үсендерсәң, яңадан-яңа әсәрләр тудырырга, иҗат итәргә ярдәм итәдер дип уйлыйм, – дип сөйли Алмаз Хәмзин. 

“Биш татар” китабында әлеге биш шәхес турында бәяннар урын алган. Хәлим Җәләй дә, Рәшит Шамкай да исән түгелләр инде. Әмма аларның тормышын нәкъ менә Алмаз Хәмзин сурәтләгәнчә күрсәтүнең бер өстенлеге бар: ул аларны читтән генә күзәтмәгән, ә шулар арасында кайнашкан, әңгәмәләр корган. Китапка тупланган бу әсәрләр шактый тормышчан килеп чыккан. Анда юмор-сатира осталарының тормыш мизгелләре, яшәеше, эше, дуслык, тугрылык хисләре авторның кинаяле фикерләре белән баетылган.

Алмаз Хәмзин төрле өлкәдә үзен сынап караган кеше.  Ул композитор да, артист та, җырчы да булыр иде. Әмма, дуслары әйткәнчә, бер калыпка гына кертү мөмкин дә түгелдер. Аның сатирик журналистика өлкәсендәге эшчәнлеге дә кызыклы. Язучы Вакыйф Нуриев белдергәнчә, һәрбер юнәлештә  Алмаз Хәмзиннең ярып барган үз буразнасы бар. 
– Кирәк булса, вакыт булса, исәнлек булса бөтен җиргә барырга кирәк. Менә иртәгә дә аксакаллар янына чакырулы мин. Барыбер нәрсәдер күреп кайтасың. Юмореска язарга, я башка әсәрләр язарга җирлек булып тора ул, аралашып яшәргә кирәк,  – дип сөйли Алмаз абый. 

“Биш татар” китабын тәкъдим итү чарасында  аның иҗатына чордашлары-хезмәттәшләре, шагыйрь-язучылар зур бәя бирде. Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Камил Кәримов, Лерон Хәмидуллин, Вакыйф Нуриев һәм Хәбир Ибраһимовлар Алмаз Хәмзингә бәйле истәлекләр белән уртаклаштылар. 
– Алмаз Хәмзин турында көндез дә, төнлә дә сөйләргә әзер.  Без бер-беребезне 75 ел беләбез. Бер тапкыр авыр сүз әйтешкән, талашканыбыз булмады. Фикерләр төрле булса да, һәркем үз фикерендә калды. Бер-беребез белән ярышып-көнләшеп, һәр нәрсәне өйрәнеп яшәдек, – дип сөйли танылган шагыйрь Разил Вәлиев Ташлык-Шәңгәлче мәктәпләрендә бергә укыган вакытларын  искә алып. Ә искә алырлык вакыйгалар шактый күп була аларның. Бик актив та, бик булдыклы да, бик бунтарь да булганнар. Разил ага әнә шул чакларны кызыклы итеп искә алды.
– Гөрләтеп иҗат итәсең, бүгенге кешеләрне тарихка кертеп калдырасың. Бервакыт Алмазның 102 яшьлек әбисеннән ничек бу кадәр озак яши алдыгыз, озак яшәүнең серләрен сорыйлар. Әби исә аптырап калмый. Озак яшәр өчен үлмәскә кирәк, ди. Безгә дә үлмәскә кирәк, Алмаз, – диде Разил Вәлиев. 

Иҗат итәр өчен озын бәрәкәтле гомер бирсен, Алмаз абый. Биш татарыгыз бишлелек булган. Уңышлар, иҗат хөрлеге, күңел тынычлыгы теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading