16+

Шагыйрь Рөстәм Зарипов: “Тальян төймәсенә дөрес басмаган өчен, апамнан эләкте!"

Рөстәм абый Зарипов бик үзенчәлекле кеше, аны беркем белән дә чагыштырып булмый. Аның исеме туган ягы Саба төбәгендә генә түгел, республика күләмендә дә билгеле.

Шагыйрь Рөстәм Зарипов: “Тальян төймәсенә дөрес басмаган өчен, апамнан эләкте!"

Рөстәм абый Зарипов бик үзенчәлекле кеше, аны беркем белән дә чагыштырып булмый. Аның исеме туган ягы Саба төбәгендә генә түгел, республика күләмендә дә билгеле.

Күңелгә тиярлек итеп җырлар башкаручы,  берсеннән-берсе матур көйләр иҗат итүче, өздереп баянда уйнаучы, бик тә тирән публицистик язмалар язган, 6 китап авторы, шагыйрь Рөстәм Зариповның без белгән һәм белмәгән әллә нинди шөгыльләре дә бар. 

Саба районы Юлбат мәдәният йортында, үзәкләштерелгән авыл китапханәсе белән берлектә якташлары, авылдашлары Рөстәм Зариповка багышланган  кичәдә аның тагы бер сыйфатына сокландык без. Рөстәм абый бик оста юмор остасы, сүз тәмен белеп сөйләүче дә икән. Бу җылы очрашу күңелләрдә әллә нинди хисләр уятты. Рөстәм абый белән күрешергә килгән авылдашларын да ул 1960-1980 елларга алып кайтты. Юлбатта Рөстәм абыйның балалык еллары, үсмер чоры уза. Әнисе Саҗидә апа Ракова заманында бирегә парторг итеп билгеләгән була. 

– Юлбатка яшәргә килдек. Әни ул вакытта колхоз парторгы һәм башлангыч мәктәпне җитәкләргә алынды. Без моңарчы 25 йортлы гына Түлешкә авылында торган идек. Әни  берничә сыйныфны бергә укыта иде. Анда 1 ел гына укыдым. Шунысы истә: Түлешкәдә алмалар бер генә кешедә бар иде, Юлбатта исә бөтен кешедә алма үскәнен күреп гаҗәпләнгән идем, – дип сөйли ул дәрестә алма ашаган өчен укытучының куып чыгарганын искә алып. Шулай итеп, Юлбатта башлангычны тәмамлый ул. Рөстәм абый сөйләвенчә, ул беренче шигырен 4 класста укыганда язган.

– 4 класста укыганда колониаль илләр азатлык ала башлады. Африка дәүләтләре азатлык алды. Бөтен җирдә шул турында сүз бара. Бу шигырем бик истә. Суның аръягындагы Галләм бабайны бик ярата идек. Шигырьнең исеме  дә “Галләм маскасы” дип атала. Шигырьне район газетасында Газиз ага Нәбиуллин аны бастырып та чыгарды.

Бүген зур бәйрәм.
Бик күптән көтте
Пионер Галләм.
Шатлана Галләм
Маскасы әзер.
Маскасын киде
Негр ул хәзер.
Кулында аның
Өзелгән чылбыр.
Ул халык көчен
Күрсәтеп торыр.
Шуны аңлата
Галләм маскасы.
Шуны белдерә 

Дөнья картасы, – дип сөйли Рөстәм абый шигырь яза башлау тарихын.  Мәктәпкә ул чакта иҗат белән шөгыльләнү балалар янына Юлдар Юзиев, Габдрахман Минский, Газиз Нәбиуллин килә. Габдрахман Минский Рөстәмнең аркасыннан кагып: “Энем, сиңа иҗади уңышлар телим”, – дип кала. Ә менә музыка белән шөгыльләнүе укырга  кергәнче үк башланган. Лена апасы уйнарга кушып, аның кулына тальян тоттыра. Төймәгә дөрес басмаган саен, энекәшенә эләктереп тә ала. Әнә шулай бер сәгатьтә гармунда уйнарга өйрәнә ул. Өстәвенә апасы шушы көйне өйрәнеп куйган бул дип “задание” биреп тә калдыра. Әнисе дә эштән кайтып улын бераз өйрәткәли. 

– Әни дә бераз уйный белә иде. Хромкада уйнарга үзем өйрәндем. Ул чакта хәтәр итеп Рафинадлар (Рафинад Сәлахов) уйный иде. Алардан күреп өйрәнеп киттем. Апа баян сатып алган иде, үзе өйрәнә алмады. Баянда да уйнарга өйрәндем. Саба укыганда музыка мәктәбенә яшең узган инде диделәр. Ә менә мәдәният йортында Флорид мине нотага өйрәтте, шуннан нота танып калдым. “Тамчы гөл”гә кадәр ансатрак әсәрләр язгаладым. 10 сыйныфны бетергәч,  консерваториягә укырга керәм, композитор булам дип хыялланам. Анда Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар минем Килдебәктәге Фәрит абыйның хатынының туганнары иде. Хөснулла абыйга бардым, ул элеккеге фронтовик. Ул анда керер өчен музыка мәктәбен, музыка училищесын бетерергә кирәк. Анда да районнан килгән балаларны алмыйлар. Теләсәң, җырчылар бүлегенә керә аласың, диде.

Шигырь язу, шагыйрь булу теләге кечкенәдән көчле була Рөстәм абыйның. Әмма балалык мавыгуларын апасы Лена гына өнәп бетерми.
– Мөхәммәт Мәһдиев минем әни белән икетуган.  Мөхәммәт абыйның әтисе Сөнгатулла белән минем әби Гайниҗамал бертуган. Ул вакытта Мөхәммәт абый университетта укыта. Апа әйтә: “Энем, авылым-әнием дип,  такмак чыгаручы мокытлар синнән башка да бик күп. Төзелешкә кер, баш өстеңдә түбәң булыр, диде.  Апаның сүзен тыңлап, төзелеш институтына барып кердем. 2 курста укыганда баянда уйнап йөрим, көйләр чыгару уйда да юк иде, – дип сөйли Рөстәм Зарипов җырларының туу тарихын.

Аның сөйләгәнен без сәгатьләр буе тыңлап утырырга әзер идек. Китапханәче Нәсфия Хәмитова белән бергәләп Рөстәм Зариповның “Бүре”, “Алфавит”, “Тамчы гөл” дип атлаган җырларының язылу тарихларын кабат барладык. Аның җырларын бик күп җырчылар башкара. Бигрәк тә Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Раяз Фасыйхов башкаруындагылары күпләрнең исендә.

– “Тамчы гөл”нең сүзләре юк, көе бар. Соңрак шигырен язарга да туры килде. Ул җырны Әлфия апа җырлый башлады. Концертка билетыбыз булмаса да, Әлфия апа дустым Мөдәмил белән урын табып утыртты. Халык бик каты кул чапты. Әлфия апа кабат шул ук җырны чыгып җырлады. Аякта чабатаның ремешогы өзелгән, Мөдәмил әйтә: “Хәзер сәхнәгә чакырып чыгарсалар, нишлисең?” – ди. Бәхеткә чыгармадылар, – дип сөйли ул чабаталы чакларын.
Рөстәм абыйны без публицистик әсәрләре аша да яхшы беләбез. Республика матбугатында аның берсеннән-берсе кызыклы язмалары басылып кына тора. Язучылардан беренче булып үзенең блогын булдырган язучы ул. Анда татарча да, русча да язылган әсәрләрен укырга була. Интернетта авторның 350 дән артык публицистик язмаларын, җырларын бик тиз эзләп табып була.

Рөстәм Зарипов белән очрашу үзе бер гомер кебек. Кичәдә моннан 27 ел элек төшергән видеотасмаларны да карап, үткәннәрне искә алдык. Анда да Рөстәм абый мәктәп укучылары янына “Җырлыйк әле” тапшыруында кунакка килгән булган. Аны ул чакта Юлбат урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәгъфия апа Шәмсетдинова оештырган иде. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading