16+

БДИ сәгате сукты: хәйләкәр юллар белән белемне табып булмый

3-4 июнь көннәрендә мәктәп укучылары рус теленнән БДИ тапшыра. Алар арасында 15196 укучы быелгы чыгарылыш сыйныфыннан булса, 688е алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар, 150 яшүсмер кыз һәм егет төрле һөнәр училищеларыннан соң дәүләт имтиханы тапшыра.

БДИ сәгате сукты: хәйләкәр юллар белән белемне табып булмый

3-4 июнь көннәрендә мәктәп укучылары рус теленнән БДИ тапшыра. Алар арасында 15196 укучы быелгы чыгарылыш сыйныфыннан булса, 688е алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар, 150 яшүсмер кыз һәм егет төрле һөнәр училищеларыннан соң дәүләт имтиханы тапшыра.

Имтихан тапшыру өчен барлыгы 83 пункт оештырылган, шулай ук 26 өйдә язу урыны булдырылган. Бу эшкә 2116 педагог җәлеп ителгән. Имтихан вакытында онлайн-күзәтү алып барылачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, рус теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри. “Имтиханга әзерлек ел дәвамында алып барылды. Бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Безнең мәктәпләр бер генә көнгә дә дистантка күчмәде. Дистантка күчмәүнең нәтиҗәсе булыр.

Укытучыларның мәктәпкә килеп укытулары, өстәмә шөгыльләнүләр быелгы балаларның имтихан бирелешендә чагылыр. Мәктәп укучысы урта белем турында аттестат алыр өчен рус теленнән 24 баллдан кимрәк җыймаска тиеш. Әгәр дә шушы юнәлештә югары уку йортларына керә икән, аның баллы 40тан да ким була алмый. Медальгә баручы рус теленнән 70 баллдан ким тупларга тиеш түгел. Башка фәннәрдән дә билгеле баскычны  үтәргә кирәк. Аны үтмәсә, медальгә өметләнә алмый. Гомумән алганда, имтиханнар тапшыру өчен аудиторияләр әзер. Җилләтү каралган, камералар куелган. Балаларның күз алдында сорауларны кәгазьгә чыгарабыз. Бернинди күчерү, шпаргалка, коридорга чыгып, хәйләкәр юллар белән белемне табырга тырышу нигезсез. Укыганнар икән, алар белемне кәгазь битенә дә сала белергә тиеш”, – дип сөйли министр.

Рус теленнән имтихан тапшыру өчен 3 сәгат тә 30 минут вакыт бирелә.  Сәламәтлекләре чикле булган балаларга  ул бер сәгать ярымга арттырылырга мөмкин. Илсур Һадиуллин фаҗига кичергән 175 мәктәпнең 11 сыйныфлары өчен вакытны шулай ук арттырылуын белдерде. Элеккеге 175 мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларына кайнар ризык та әзерләнәчәк.

Имтиханга керүчеләр белән дә аралаштык. Укучылар имтиханга керү өчен нибары кара гельле ручка, паспорт, су һәм шоколад та алганнар иде. Күпләрнең кулларында хәтта икешәр шоколад бар иде.

Укучылар үзләре имтиханнар психикага нык тәэсир итә дигән фикердә. “Безнең бу яшьтә сәламәтлегебез дә формалаша. Стресс төрле начар чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Тугызынчы сыйныф имтиханнарыннан соң мин нык чирләдем. Озак дәваландым. Болай имтихан бирү дөрес түгел. Үзем белән башка шундый хәлләр булын теләсәм идем”, – ди юрист булырга җыенган Алена Клементьева. Ә Эйнара Хәярованың бу быелгы икенче имтиханы. Стаматолог яки дәвалаучы табиб булырга җыенган кыз инде химия фәнен бирергә өлгергән. “Быел беркадәр җиңелрәк кебек. Укытучылар янына да барырга була. Репетитор да килә ала. Узган ел пандемиягә бәйле авыррак булды. Мин үзем әзерләндем, имтиханга әзер кебек. Шулай да рус теле өчен борчылам әле. Бик күп белергә кирәк бит, паронимнар, мәсәлән... Русча авыррак та кебек, күбрәк татарчасын беләм. Ел буе укыдым, рус теленнән репетитор белән шөгыльләндем. Калганнарына үзем әзерләндем.”, – дип сөйли ул.

Рус теле укытучылар балаларны озата килгән иде. Имтихан вакытында укучылар янында бөтенләй башка предмет укытучылар эшләячәк.  Казанның 5 лицейның рус теле укытучысы Әлфия Хәйруллина әйтүенчә, бер көн яисә бер атна эчендә генә имтиханга әзерләнеп булмый.
–Көн саен консультация булды. Барысын да аңлаттык. Кем даими шөгыльләнә, алар әзер. Укучыларны 5 сыйныфтан ук укытам. Балалар да, әзерләнү дәрәҗәләре дә төрле. Йөз балл җыйган балаларыбыз моңарчы да булды. Кем укуга җаваплы караган, алар яхшы бирәчәкләр. Психологик яктан укучыларыбыз әзер, сынатмаслар, – ди ул.

Әлфия Авзал кызы мәктәптә 40 ел укыта. Аның БДИга да, укуга карата да үз карашы бар. Мәсәлән, 10-11 сыйныфка бөтен укучылар да барырга тиеш түгел дип саный ул. “9 сыйныфтан ук үзеңнең юнәлешеңне белергә кирәк. Кайбер балалар ике ел утырып кына торалар. Вакытларын бушка уздырган кебек. 9 соң имтихан кирәкми. Ә менә 11 сыйныфлар өчен БДИ булуы яхшы дип саныйм. Укучылар шул ук билгеләр белән вузларга керә ала. Хәтерләсәгез, без үзебез бик күп имтиханнар бирә идек, мәктәптә берне, вузда кабат икенчене”, – дип сөйли педагог.

Белгечләр, быел укучыларга әзерләнергә мөмкинлек күбрәк тә булды, дип саный. Рус теленнән нәтиҗәләрне һәркем үз мәктәбендә 22 июнь көнне белә ала. Сәламәтлегенә бәйле имтиханнар чыгучылар, билгеле сәбәпләргә бәйле имтиханга килә алмаучылар, яки БДИның техник сәбәпләренә, я таләпләрне бозучылар имтиханга кабат кертелә.  Рус теленнән минималь чикне уза алмаучылар БДИны кабат резерв көндә – 28 июньдә тапшыра ала. Рус теле һәм математикадан кабат та бирә алмаганнарны сентябрь аенда дәүләт имтиханына кертеләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading