Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан язучының әсәрләренең 15 томлык академик басмасы дөнья күргән. Анда безнең яраткан язучыбыз иҗатчы буларак кына түгел, җәмәгать эшлеклесе, телче һәм тарихчы буларак та төрле яктан ачылган.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре әдипнең томлыкларын биш ел эчендә әзерләп бастырганнар. Дөрес, язучының моңарчы да күптомлыклары чыгарылган булган. Соңгы 8 томы 1974-1987 елларда нәшер ителгән булса, 9нчысы 2000 елда басылып чыга. Академик Дания Заһидуллина әйтүенчә, бу 15 томлыкта шәхеснең зур мирасы, аның эшчәнлеге масштаблы колачланган. Бу басмалар төрле елларда чыккан томнардан аерылып тора. Биредә идеологик сәбәпләргә бәйле төшереп калдырылган урыннар кабаттан торгызылып тулыландырылып басыла. Академик басмада аңлатмалар да бирелеп барыла. Әдипнең кайбер әсәрләренең берничә варианты да урнаштырылган.
– Ул көннең 17-18 сәгатен эшләп утыра торган була. Ул туктаусыз укый, туктаусыз белем җыя, туктаусыз яза. Газета–журналларга мәкаләләр әзерли. Дәреслекләр эшли. Үзенең язганнары аны канәгатьләндерми, чөнки ул шулкадәр таләпчән шәхес була. Аның күп кенә каршылыкларга һәм конфликтларга керүен дә беләсез. Ул үзенә дә, башкаларга да зур таләпләр куя торган була. Аның әсәрләрен кабат-кабат эшләгәнен дә беләбез, – дип сөйли Дания Заһидуллина.
Томлыкларда яңа язмалар да, документлар да күп. Беренче 5 томлыкта язучының әдәби мирасы тупланган. Биредә хикәяләре, повест-романнары урын алган. “Татар хатыны ниләр күрми” повестының, “Безнең көннәр” романнарының төрле басма вариантлары кертелгән. 6-10 томнарда галимнең әдәбият тарихы мәсьәләләренә, сәнгатькә, тел белеменә һәм телне укыту методикасына караган хезмәтләре урнаштырылган. 135 хезмәтнең 22се беренче тапкыр әлеге яңа томлыкларда дөнья күргән. 11-15 томлыкларда Галимҗан Ибраһимовның публицистикасы, автобиографиясе, хатлары, документлары, архив документлары тупланган. 15 нче томда язучының әсәрләренә карата замандашларының газета-журналларда басылган рецензияләре урын алган.
Әдипнеке дип дәлилләнгән яшерен имзалы язмалары да китапларга кертелгән. “Галимҗан Ибраһимов революциягә кадәр язган кайбер мәкаләләрен яшерен имза белән бастырган. Яшерен имзаларның Галимҗан Ибраһимовныкы икәнлеген күптомлыкларны эшләүче белгечләр раслады. Аның 20гә якын имзасы булуы билгеле. Имзасыз мәкаләләре кертелмәде”, — дип сөйләде институтның текстология бүлеге мөдире Эльмира Галимҗанова.
15 томлыкны әзерләү вакытында белгечләр төрле архив фондларына мәрәҗәгать иткәннәр. Чагыштырулар, эзләнүләр алып барганнар. 15 томлык әлеге зур хезмәт 2 мең тираж белән бастырылган. Язучының юбилее уңаеннан күптомлыкларны аның туган ягында үткән очрашуларга алып кайтканнар. Казандагы юбилей чарасы “Казан утлары” басмасының 100 еллык юбилее белән берлектә апрель аенда узачак. Билгеле булганча, журналның элгәресе “Безнең юл” басмасы нәкъ менә Галимҗан Ибраһимов җаваплылыгында ачыла да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар