Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин узып баручы елга йомгак ясап, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистларны тәбрикләде. Очрашуда мәгариф өлкәсенә бәйле проблемалар, быелгы фаҗигаләрнең авырлыгы һәм уку-укыту өлкәсендәге уңышларга да нәтиҗә ясалды.
– Бу ел гадәти ел булмады, ул катлаулы булды. Төп мәсьәләләрдән илкүләм проект кысаларында эшләрне гамәлгә ашыра алдык. “Заманча мәктәп” юнәлешендә республикада 7 мәктәп төзелде. Полилингваль һәм билингваль эшчәнлектә укыткан мәктәпләр ачылды. “Үсеш ноктасы” буенча эшләр башкарылды, – диде Илсур Һадиуллин уңышлы эшләнгән эшләргә тукталып.
“Мобиль укытучы”
Мәгариф өлкәсендә проблемалар җитәрлек. Бигрәк тә кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Укытучылар җитешми. Аны хәтта Алабуга районында керткән “Мобиль укытучы” программасы белән генә дә хәл итеп булмаячак. Бу уңайдан министрның төп фикере бар. “Алабуга районы хакимиятенә рәхмәт. Әмма укытучы теге мәктәптә бер сәгать, икенчесендә 4 сәгать укытып кына йөри алмый. Бу безнең максат булырга тиеш түгел. Балалар белән әле өстәмә дә эшләргә кирәк. Укытучы мәктәптә булырга тиеш. Федераль дәүләт стандартлары тормышка ашсын өчен, дәрестән тыш та балалар белән шөгыльләнү кирәк бит. Укытучыга да алай йөреп укыту бик үк уңайлы түгел, балаларга да җайсыз. Ни өчен без дистантка күчмәдек, чөнки күзгә-күз күрешеп аралашудан да яхшысы юк”, – диде ул.
Дәреслекләр
Мәгариф өлкәсендәге зур мәсьәләләрнең берсе булып дәреслекләрне булдыру тора. Бу уңайдан ФГОС таләпләренә туры китерелеп федераль исемлеккә керү өчен 38 дәреслек әзерләнгән. Анда рус төркемнәре, чиста татар төркемнәре өчен дәреслекләр каралган. Туган тел, дәүләт теле буларак укытылырга тиешле предметларга ачыклык кертелгән. Министр әйтүенчә, әти-әниләргә телне, мәктәпне, укытучыны сайлау мөмкинлеге бирелгән. Бу уңайдан республикада балаларны мәктәпләргә йөртү оештырылган. Кайбер авыл мәктәпләрендә шуңа бәйле рәвештә укучылар саны кими. Алга таба мәктәпне саклау өчен яхшырак һәм кызыклырак итеп укытырга кирәк булачак. Шул ук вакытта кайбер урта белем йортларында параллель класслар күбәя. Бу бигрәк тә шәһәр яны бистәләрендә балалар саны артуга бәйле, балалар бакчалары-мәктәпләр төзү ихтыяҗы кимеми.
Укытучы һәм имтиханнар
Матбугат очрашуында Илсур Һадиуллин укытучыларның статусы хакында да сүз кузгатты. “Укытучы тәрбия эшләре белән шөгыльләнми дип сөйләү җинаять булыр иде. Укытучы үзе дә статусына тиешле дәрәҗәдә туры килергә тиеш, хәтта фикерләве белән дә. Аның башкача булырга хакы юк”, – диде ул. Сүз уңаеннан вакцинация узмаган 30 укытучы эштән читләштерелгән булган. Аларга прививка ясатканнан соң, кире эшкә кайтканнар. Министр әйтүенчә, Татарстанда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең 95 проценты коронавирустан вакцинацияләнгән. Хезмәткәрләр 100 процент вакцинацияләнгән белем бирү учреждениеләре дә бар.
Бер үк вакытта бердәм дәүләт имтиханнары хакында да сөйләшмичә калу мөмкин түгел. “Имтиханның чиста үтүе мөһим. Бәдрәфтә, яки медперсонал бүлмәсендә тоткарланып, бер үк вакытта яхшы итеп имтиханны тапшыру шик уята. Имтиханга соңга калулар бар. Без ил буенча БДИ нәтиҗәләре буенча беренче унлыкта, киләчәктә дә өскә генә күтәрелербез дип уйлыйм. Яхшы гына күрсәткечләребез бар. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән кала икенче урында идек. Имтиханнарны ике төрле рейтинг буенча бәялиләр. Мәгариф министрлыгы 55 төр күрсәткәч аша тикшерә имтиханнарны. Без быел да югары нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм”, – дип сөйли Илсур Һадиуллин.
Фаҗигадән соң
11 майдагы фаҗигане телгә алмыйча калып булмый. Бу уңайдан министр мәктәптәге сак хезмәте турында үзенең фикерләрен җиткерде. Мәктәптә төнге һәм көндезге каравыл эшли. Фаҗигадән соң көндезне каравыллар ЧОП хезмәте белән ныгытыла. Моның өчен 2021 елда 113 миллион акча бүленгән булса, алга таба миллиард сум акча бүленеп бирелә. Бүген бөтен мәктәпләр дә саклана.
Министр Илсур Һадиуллин елга йомгак ясап, һәммәбезгә уңышлар теләде. “Агымдагы елның иң зур уңышы – безнең исән-сау булуыбыз. Мәктәптә тыныч кына укыта алсак иде. Мәктәпләр, бакчалар төзү дәвам итсен. Балаларның тамаклары тук булсын”, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар