Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге басмага әзерләнгән фәнни хезмәтләрне тәкъдим итте. Язма истәлекләрне туплау, өйрәнү һәм фән мәйданына кую бүген дә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала.
Бу уңайдан Язма мирас үзәге борынгы чыганакларны өйрәнү, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, аларны фәнни әйләнешкә кайтару өлкәсендәге туктаусыз эшчәнлек алып бара. Беренчедән, мирасханәдә тупланган кулъязма, архив документларын тасвирлау, электрон форматларга күчерәләр. Алар интернет челтәре аша укучыларга тәкъдим ителә.
Икенче юнәлеш булып, әлеге материалларны фәнни яктан өйрәнү тора. Текстларның электрон вариантка күчерү дә, басма китаплар чыгару да тукталмыйча алып барыла. Язма мирас үзәге соңгы 2-3 ел эчендә дә гарәп графикасыннан бүгенге графикага күчереп, аларны шәрехләп шактый күп китаплар халыкка кире кайтарды. 2022 елда дистәдән артык шундый хезмәт дөнья күргән. Кулъязмалар арасында гарәп графикасында басылган Коръән күчермәләре дә күп булган
– Мирасханәдә күпсанлы кулъязмалар саклана. Аларның саны 8 меңнән артык. Шуларның берникадәр өлешен гарәп графикасында Коръән күчермәләре алып тора. Аларның саны 200 якын. Шуларны җыйнап, тасвирлап, тиешле дәрәҗәдә аңлатып, полиграфик яктан сыйфатлы итеп җыйнадык. Аның авторы Нурия Гәрәева. Бу китап узган елның Болгарда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы программасы кысаларында нәшер ителде, – дип сөйли Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров.
Аның әйтүенчә, үзәктә нигездә өч төрле юнәлештә китаплар нәшер ителә. “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” сериясе, “Чит илләрдәге татарларның тарихи-мәдәни мирасы” һәм “Татар эпиграфик традициясе” серияләре.
– Тупланган материалларының күпчелеге электән билгесез архив документлары. Кызганычка каршы, татарны үзенең тарихында күп мәртәбәләр әлифбасын, язу рәвешен алыштырды. Шуңа бәйле без бүгенгә кадәр үзебезнең мирасыбызның шактый зур өлешеннән мәхрүм. Алар фәнни әйләнештә дә, укылышта да юк. Менә шушы материалларны кайтару әлеге серияләрнең төп үзенчәлекләренең берсе булып тора, – дип сөйли Илһам Гомәров.
Билгеле булганча, мирасханәдә бүген 50 меңнән артык берәмлек саклана. Берәмлек дигәндә, ул бер битлек материал, яисә 900 биттән торган китап булырга да мөмкин. Аларның күпчелек өлешен күренекле шәхесләр, галим-голәмә, шагыйрьләр, прозаиклар, мәдәният хезмәткәрләренең шәхси архивлары алып тора. Биредә Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Ибраһимов, Солтан Габәшидән башлап шәхси архивлар саклана. Институтның күп елларга сузылган эшчәнлеге дәвамында алар Мирасханәдә тулыланып сакланып кала. Бу өлеше шәхси фондлар белән бәйли. Илһам Гомәров билгеләп үткәнчә, Гаяз Исхакыйның төп мирасы да тулысынча кайтартылган. Сүз аның үзенең кулында булган архивы – хатлары, караламалары, фотосурәтләры, китаплары, кулъязма мирасы турында бара. Аның тормышына бәйле башка күренекле кешеләрдә дә документлар булуы билгеле.
– 8 меңнән артык берәмлек кулъязмалар гына бар. Кулъязмаларны үзләрен берничә төркемгә бүлеп булыр иде. Алар гарәп-фарсы телендәге китаплар. Безнең борынгы татар телендә язылган кулъязмалар да бар. Ул әйбер бөтен халыкларда да юк. Мәсәлән, Дагыстан якларына чыксак, архив хезмәткәрләре сакланган материалларга карап та, “бездә күбесе, хәтта 100 процент гарәп телендә язылган китаплар” диләр. Ягъни җирле халыкның үз телендә язылган материаллар юк диярлек. Ул яктан караганда, татар тарихы безгә шактый зур мирас бүләк итеп калдырган, – дип сөйли Илһам Гомәров.
Ул шулай ук аерым шәхесләргә багышланган фотосурәтле китапларның популяр булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, Тукайга багышланган серияне кабаттан бастырганнар. Нигездә әлеге китаплар китапханәләр, мәктәп китапханәләре өчен бушлай таратыла. Ни кызганыч, тиражлары күп түгел. Тик шул ук вакытта әлеге китапларның электрон версияләрен интернетта табарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар