16+

Мәктәп директорлары ярдәмчегә мохтаҗ

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә белем бирүгә генә түгел, тәрбия юнәлешенә дә игътибарны арттырырга телиләр. Моңарчы имтиханнар артыннан куып, тәрбия мәсьәләсен кулдан ычкындырдык кебек. Соңгы вакытта әнә шул өзелгән җепне ялгамакчылар. 

Мәктәп директорлары ярдәмчегә мохтаҗ

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә белем бирүгә генә түгел, тәрбия юнәлешенә дә игътибарны арттырырга телиләр. Моңарчы имтиханнар артыннан куып, тәрбия мәсьәләсен кулдан ычкындырдык кебек. Соңгы вакытта әнә шул өзелгән җепне ялгамакчылар. 

1 сентябрьдән мәктәптә төрле эшләрне оештыручы, укучыларның тормышында киңәш-табыш итүче белгечләр мәктәпкә чакырылачак. Аларның һәрбер мәктәптә булуы шарт итеп куела. Кайбер мәктәпләрдә бу эшкә шул ук укытучылар алынырга да мөмкин икән. 

Кем ул мәктәп директоры ярдәмчесе, киңәшче? Ул нәрсәләр эшләре тиеш? Бу хакта әлеге эшне оештыручы “Балачак навигаторы” белгечләреннән сораштык. 
– Мәгариф министрлыгы линиясе буенча, һәрбер мәктәп мөмкинлегеннән чыгып, директор ярдәмчесен билгеләргә тиеш. Пилот проектта Россиянең 46 регионы катнашып, 20 мең киңәшче эшләде. 1 сентябрьдән илнең бөтен төбәкләре буенча шундый вазифа алып барылачак. Ил буенча 40 мең ярдәмче эшләячәк. Шунысы да бар, әлеге белгечләр алдан укытылачак. Ярдәмче-киңәшчеләр бер үк вакытта төрле балалар оешмалары белән дә элемтәдә булачак, – дип сөйли “Балачак навигаторы” проекты белгече Мәскәүдән Владимир Молчанов.

Һәрбер төбәк бу эшне кабул итеп, эшли белергә теләге булганнарны тупларга тиеш була. 
– Кайбер урыннарда әлеге эшне икешәр кеше дә башкарырга мөмкин. Мәктәптә 500ләп бала бар икән, анда 1 киңәшче була, ул ике эшне дә бергә алып бара ала. Әгәр дә укучылар 500дән 1 меңгә кадәр икән, бу инде тулы бер ставка булачак, – дип сөйли Чувашия республикасының 20нче мәктәбендә директор киңәшчесе булып эшләүче Юлия Молчанова.

Киңәшчеләрне укыту да каралган. Башта онлайн укулар уза, аннан 5 модульле тулы курс узалар. Бер атна дәвамында һөнәри юнәлештә укып, таныклык алачаклар. Һәр ай саен илнең төрле төбәкләрендә укулар планлаштырыла. Укытучылар да, педагогик вузның соңгы курс студентлары да әлеге белгечлеккә эшкә килә ала. Киңәшчеләр үз җирлекләрендә генә эшләп калмый, алар ил күләмендә үткәрелгән зур чараларга да чакырылачак. 

Директор киңәшчеләренең төп вазифасы нидән гыйбарәт соң?
Беренчедән, бер гомуми программа төзү. Анда мәктәп һәм ил күләмендәге чаралар кертеләчәк. Милли, россиякүләм, тарихи вакыйгаларга бәйле эш программасын әзерләү тора. Методик материал ил күләмендә бергә әзерләнәчәк. Сыйныф җитәкчеләре аша да бер тәрбия линиясе үткәреләчәк. Төрле грант бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз. Укучыларны шунда тартачакбыз. Укытучылар, директор урынбасарлары, директор, педагог-вожатый, әти-әниләргә ярдәмче дә булып торачак ул.

Бер караганда барысының да эшчәнлеге тәрбия мәсьәләсенә кайтып кала. Әмма белгечләр әйтүенчә, киңәшченең үз вазифасы бар. Киңәшче вазифасындагы кеше илкүләм проектларга нигездә җаваплы булып тора. Яшьләр оешмалары белән эшчәнлекне киңәшче үзе көйләргә тиеш була. Әмма аны алып бару аның эшчәнлегенә турыдан-туры кагылмый. Киңәшчеләр турыдан-туры төбәктәге җитәкчеләргә, мәгариф министрларына буйсына. Татарстан быел әнә шул зур эшне башлап җибәрергә җыена. 

Һәр төбәк үзенең өстенлекле программасын алга чыгара. Бу эштә эшләүче мәктәп админстрациясе, әти-әниләр белән арадашчы булачак. Тәрбия эшләре һәм төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча директор ярдәмчесе, киңәшчесе вазифасына аерым кешеләрне билгеләү өчен мәктәпләрдә ставка бүленеп биреләчәк. Шуңа да психолог та, өлкән вожатый да, педагог-оештыручы, балалар белән өстәмә эшләргә яратучы укытучы да бу эшкә алынырга мөмкин. 

– Ярдәм итәбез, без – булышучылар. Эшне яңа дәрәҗәгә күтәрәсебез килә. Заманча һәм балалар өчен кызыклы булсын, – дип белдерә Мәскәү белгечләре.

Билгеле булганча, директор киңәшчеләре Россиянең 10 төбәгендә башта пилот проект буларак эшли башлады. Аннан аларга 36 төбәк кушылды. Быелдан илнең бөтен мәктәпләре әлеге эшкә кушылырга тиеш.  

Чулпан Хуҗанбирдиева, Түбән Кама шәһәренең  35 лицей директоры:
–1 сентябрьдән директор киңәшчеләре эшкә алыначак. “Балачак навигаторы” аша  сайлап алу турларын узып, яшел зонага эләктек. Берничә кандидат арасыннан сайлап алу уздык. Төрле биремнәр үтәдек, тест үткәрелде. Бездә бу вазыйфага география укытучыбыз күчте. Ул хәзер бары тик шушы эш белән генә шөгыльләнәчәк.  Дәрес укытмаячак.  Директор киңәшчесе – ул директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарының уң кулы.  Монда киңәш биреп кенә утырып булмый, бик яхшы итеп эшләргә туры киләчәк.  Бүгенге  көндә  Түбән Кама районы буенча бөтен киңәшчеләребез ике көнлек укуда, хәзерлек курслары узалар. Киңәшчеләр, бер үк вакытта балалар оешмалары белән дә эшләргә тиеш булып чыга.  Безнең лицейда Юнармия һәм “Өмет очкыннары” (“Искра надежды”) волонтерлар хәрәкәте бик көчле. Зур уңышларыбыз бар, медальләргә лаек булдык. Эш һәркемгә җитәрлек. Мәктәптә һәркемнең үз вазыйфасы бар. Монда аерым эш куелган. Аны башка  белгечлек белән берләштереп булмый. Яшьләр белән эшләрлек яңа кеше эзләдек. 

Зөһрә Курмакаева, Әлмәт районы буенча “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе:

– Кечкенә мәктәпләрдә остазлык эше белән директор ярдәмчесе вазыйфасы берләшергә дә мөмкин. Әмма бу ике төрле эш. Остазлыкны теләсә кайсы укытучы алып бара ала. Бездә төрле балалар оешмалары эшләп килә. Кемдер яшь-армия, кемдер ЮИД белән кызыксына. Киләчәктә  барыбыз да бер командада эшләячәкбез. Бездә “Алдынгылар” хәрәкәтенең 13 төрле юнәлеше алып барылачак. 13се туган телләр һәм милли традицияләрне күз уңында тота. Без бер программа аша балаларны тәрбияләргә тиешбез. Әмма һәркем үзенең юнәлешен сайлап ала ала. Активистлар, сәләтле балалар республика, Россия күләмендәге чараларда, форумнарда катнаша алачак. Ә директор ярдәмчесе – ул сентябрь аенда гына эшли башлаячак эш урыны. Аның үз җаваплыгы булачак. Балаларның матур киләчәге хакына бергә-бергә эшләргә язсын!

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading