16+

Татар телен ничек укытырга?

Соңгы вакытта татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар куллану турында еш сөйләшәбез. Бу уңайдан Казан Башкарма комитеты башкаланың “Унбер” күп профильле лицеенда чираттагы семинарны уздырды. Сүз дә юк, мондый сөйләшүнең практик әһәмияте бар. Дөресрәге, сүздән гамәлгә күчеп бара торган вакыт җитте кебек.

Татар телен ничек укытырга?

Соңгы вакытта татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар куллану турында еш сөйләшәбез. Бу уңайдан Казан Башкарма комитеты башкаланың “Унбер” күп профильле лицеенда чираттагы семинарны уздырды. Сүз дә юк, мондый сөйләшүнең практик әһәмияте бар. Дөресрәге, сүздән гамәлгә күчеп бара торган вакыт җитте кебек.

“Унбер”дә башкача уйлыйлар
– Төп максатыбыз – татар телен укытуның яңача алымнары белән таныштыру. Бездә татар теле укытучылары өчен өч семинар уздыру каралган. Монысы – икенчесе. Яшь укытучылар төркеменең укытырга-эшләргә, яңалыкларны кертергә теләкләре зур. Лицейның максаты – киләчәктә татар теле укытучылары өчен үзәк булу. Яңа проектлар, яңа методик кулланмалар булыр дип өметләнәбез, – дип сөйли “Унбер” лицееның директоры Алмаз Хәмидуллин. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта балаларның татар сыйныфларына күчүе дә күзәтелә башлаган. Биредә аерым татар сыйныфлары булмаса да, телне үзләштерү дәрәҗәсенә карап  бүленеш бар. Татар теле укытучылары белдерүенчә, укучылар дәресләрнең кызыклы итеп үткәрелгәнен күреп яратып йөри башлаганнар. Мәсәлән, алар Гарри Потерны татар телендә карыйлар, тәрҗемә итәләр, проектлар ясыйлар. Татар телендә хәтта мобиль кушымта ясарга да  теләкләре барлыкка килгән.

“Унбер” мәктәбендә, татар телен укытуда яңа алымнарны сынап караучы укытучылар эшли. “Сәлам” дәреслекләре аша таныш, “Мөгаллим” клубын оештыручы Рашат Якупов шундыйлардан.

– Моңарчы татар теле  укытучыларына даими белемнәрен арттыру өчен “Мөгаллим” дигән клубны оештырган идек. Хәзер мондый курсны Казан мәктәбе укытучыларына семинар рәвешендә үткәрәбез. Татар телен ничек кызыклы, ничек заманча итеп укытырга? Үзебезнең  тәҗрибәбез белән уртаклашуны максат итеп куйдык, – дип сөйли “Унбер” лицееның татар теле укытучысы Рашат Якупов. – Мин үзем инглиз теле укыту методикасын кулланам. Кагыйдә бик гади. Беренче чиратта, баланы кызыктырырга кирәк. Балага дәрес кызык булырга тиеш. Башта үземне һәм дәресемне яраттырырга тырышам. Ул уен уйнау, чәй эчү һәм башка кызыклы алымнар куллану да булырга мөмкин. Минем дәресемә балалар янган күзләр белән килергә тиеш.
“Сәлам” дәреслеге авторларының икенчесе Эльвира Маркова да балага якын килеп эшләү алымнары белән уртаклашты.
–    Бүгенге көндә “Сәлам” дәреслеге белән һәркем таныш. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда яхшы беләләр.  Дәрестә һәрбер тема укучы күңеленә ятышлы булырга тиеш. Күбрәк баланың үзе, аларның кумирлары, яратып укыган китаплары, персонажлары, төрле гаджет технологияләр турында сөйләшү кызыксындыру уята. Шуның белән беррәттән балада милли үзаң тудыру, төбәгебезгә, Ватаныбызга карата хөрмәт тәрбияләү һәм җәмгыятьтә ныклы карашы булган шәхес тәрбияләү торырга тиеш. Бүгенге көндә экологик проблемалар актуаль – дәреслекләрдә шундый төрле кызыклы темалар урын алган. Алар ниндидер грамматика, сүзләрне генә өйрәнеп калмыйлар, үзара сөйләшәләр, аралашалар. Һәрбер дәрес укучының сөйләме белән тәмамлана. Билгеле, алар һәрберсен кызыклы форматта башкаралар, – дип сөйли татар һәм инглиз теле укытучысы Эльвира Маркова.

Уен гына түгел
Татар телен укытуда уен технологияләрен куллану турында 117 мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гаязова да сөйләде. Ул үзенең эшчәнлегендә нигездә Валерия Мещерякова системасын куллана.
– Рус телле укучы татар телен чит тел буларак өйрәнә – моны кабул итәргә кирәк. Дәрестә теманы махсус уеннар аша аңлату мөһим. Уйныйсы да килә, ләкин сүзлек запасы юк, – дип сөйли ул.  

Фәния Гаязова мондый төр укытуның үзенчәлекләренә тукталганда, дәрестә татарча гына сөйләшүне алга куя. Русчага күчмәс өчен укучыга кул хәрәкәтләре, ишарәләр белән аңлату, рәсемнәр, уеннар белән күрсәтергә дә мөмкин. Сүз мәгънәсен тәрҗемәсез ничек биреп була? Моның өчен күрсәтмә әсбабларны куллану кирәк булачак.  Эш дәфтәрләре, аудио-видео язмалар гына түгел, бик күп схема-рәсемнәр, лото-доминолар ярдәмгә килә ала. Телне өйрәнергә теләгән балада кызыксындыруны бетермәскә, киресенчә аларны мавыктырырга, уен форматында кирәкле нәтиҗәгә ирешергә була, дип саный ул.
Туган телебезне өйрәнүчеләр арасында төрле кешеләр бар. Мәсәлән, татар телен үзлектән өйрәнгән, бүген хәтта Токио университетында татар теле укыткан Юто Хишияманы күпләребез белә.  Аның японнарга татар телен укыту буенча үзенең алымнары бар. Үзенең тәҗрибәсеннән чыгып Юто кайбер нәтиҗәләрне дә ясый.

– Татарча аудиоязманы кабат-кабат тыңлыйбыз. Төрки телләрне белмәгәннәргә татар сүзләрен ятлау кыен. Татар теле белән япон теле грамматик яктан охшаш. Студентлар ясаган хаталардан аңлашылганча, кушымчалар куйганда сингарманизм законын белмәү, саңгырау һәм яңгырау тартыкларны аермау, җөмләдә сүз тәртибен бозу очраклары да бар. “Син кайда идең” урынына, “Кая син идең”, “өйдән чыкма” урынына “түгел чык өйдән” дип яздылар. Токио университетында татар телен өйрәнәбез.  Татар теле укытучыларына шундый фикер җиткерәсем килә, татар теле бөтен дөньяда да кызыксыну уята. Аны өйрәнүчеләр бар. Балаларга мондый мисалларны сөйләсәгез, аларның татар телен өйрәнүгә дә мотивациясе артыр, – ди ул.

Чыннан да, бүген мәктәп баласына телне өйрәтүнең төрле юллары эзләнелә. Халыкара укыту системасындагы үзенчәлекләр дә, чит илдәге татар телен укыту алымнары да кызыксындыру уята. Һәрхәлдә, боларның барысын берләштерү һәм куллануның әһәмияте артып кына бара.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading