16+

Татар телен өйрәтүнең заманча алымнары нинди?

Тәрбиячеләр телне гаиләдә өйрәнәләр дип кенә саныймы? Бу уңайдан Казан шәһәре мэриясе Казан шәһәренең мәгариф идарәсе белән берлектә балалар бакчаларында татарча сөйләм теленә өйрәтүнең нәтиҗәле алымнарына багышланган семинарлар циклын ачып җибәрде.

Татар телен өйрәтүнең заманча алымнары нинди?

Тәрбиячеләр телне гаиләдә өйрәнәләр дип кенә саныймы? Бу уңайдан Казан шәһәре мэриясе Казан шәһәренең мәгариф идарәсе белән берлектә балалар бакчаларында татарча сөйләм теленә өйрәтүнең нәтиҗәле алымнарына багышланган семинарлар циклын ачып җибәрде.

Креатив, үз фикерле, яңача карашлы, замана тәрбиячеләрнең тәҗрибәсен белән уртаклашу мәйданчыгы буларак оешты ул.

Моңарчы башкалада татар теле укытучылары  белән шундый төр семинарлар уздырылган иде. Бу юлы исә башка төрле очрашу булды. Спикерларның барысы да практиклар, балалар белән эшләүче мөгаллимнәр, татар телен өйрәтү буенча проект авторлары, шәхси балалар бакчалары тәрбиячеләре дә чакырылган иде.
Балалар бакчаларына баргач, сокланып кайтасың. Ләкин әле бераз гына артта калучы бакчалары да бар. Шуңа күрә бер-беребезне илһамландырып, көч-дәрт өстәп эшләрбез дигән нияттә оештырылды семинар, - дип фикерләрен җиткерде Казан Башкарма комитеты җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та “Унбер” лицеенда булган очрашуында әлеге семинар уңаеннан: “Бик дөрес адым, белем чишмәсе балалар бакчасында башлана. Тиешле нигезне бакчада салмасак, аны мәктәптә дәвам итү авыр булачак”, - дип үз фикерен белдергән иде. Республика башлыгының теләкләрен Сәгыйтова семинарда катнашучыларга да җиткерде.

“Акыллым”ны ошаттык
Һәрбер балалар бакчаларының аерым эчтәлекле программа төзеп эшләүләре куандырды. Мәсәлән, шул ук “Акыллым” шәхси балалар бакчасында иртәнге түгәрәк вакытында сөйләм телен үстерү алымнарын куллану шактый кызык. Балалар иртәнге түгәрәк вакытында уйнап-аралашып кына калмый, ә тулы бер көнне үзләре планлаштыра, нәтиҗә ясарга өйрәнә. Үзләренә эш вазыйфалары ала. Аралашу аша баланың сөйләм теле үстерелә. Мәсәлән, сәламләшү барышында ул үзенең тән әгъзалары белән дә исәнләшә. “Хәерле иртә, чәчем, колагым, башым, күзләрем”, - дип сәлам бирә. Баланың сөйләменә көннән-көн яңа сүзләр өстәлә. Һәр көнне түгәрәктә балалар белән җыелып кабатлау да үз нәтиҗәләрен бирә. Яңалыклар белән танышу, әкият-хикәятләр уку, төрле сорауларга җавап эзләүгә корылган иртәнге тәгәрәктәге сөйләшү-аралашу дөрес һәм кирәкле алым. Моны “Акыллым” шәхси татар балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Саетзадина үз хезмәтендә раслап күрсәтте.

— Безнең алымнар баланың сәләтенә, кызыксыну өлкәсенә, шәхесенә хөрмәт белән карау, аның көченә ышануга нигезләнгән. Тәрбияче балага ярдәмче генә. Мәсәлән, җомганы уенчыклар көне дип атадык. Балалар иртәнге түгәрәктә үзләренең уенчыкларын алып килеп күрсәтә, алар турында татарча сөйли. Гадәттә бит, рөхсәт ителмәсә дә, бала үзенең уенчыкларын бакчага алып килергә ярата. Монда без аерым көн билгеләдек, иртәнге түгәрәкне уенчыкларга багышладык, - дип сөйли  Риджео фәлсәфәсе  буенча эшләүче тәрбияче Энҗе Саетзадина.

“Балакай”да башкача
“Балакай” балалар бакчасы Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе каршында эшләп килүче татар балалар бакчасы. Нигездә әлеге гимназиягә килергә ниятләгән балалар йөри монда. Әлбәттә, шуңа тел белү дәрәҗәсе дә биредә башка төрле.  Балалар төрле әкият-хикәят, фольклор уеннарын укып кына калмыйча, бакча тормышында да рәхәтләнеп куллана.

“Балакай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Мостафина саф һавада булу вакытында балаларның сүзлек байлыгын арттыру турында үтемле генә чыгыш ясады. Тел өйрәнү өчен мөхим шартларның берсе булып мохит, әйләнә-тирәлек тора. Тәрбияче яңа сүзләр өйрәнү өчен хәтта урамда төрле мәйданчыкларны да файдаланып булуын сөйли. Мәсәлән, спорт мәйданчыгында 50 сүзне өйрәнеп була, чүпне аерым җыюда 50 сүз, урман мәйданчыгында 70 сүз, чәчәкләр зонасында 90 сүзне кулланып була. Моннан тыш сүз уйлау, исем табу, әйтеп бетер кебек уеннар барышында да балаларда сүзлек запасы туплана.
— Милли мәктәп икән, предметларны татар телендә укытып кына саклап була, - дип үтемле фикерләрен дә җиткерде Гөлнур Мостафина.  

Заманнан артта калмаска
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә нәтиҗәле алымнар еш кулланыла. Тәрбияче дә эш барышында яңалыклар кертергә омтыла. Күп вакыт аларны системага салу да җитенкерәмидер. 112 нче балалар бакчасының татар теле педагогы Мөслимә Гыйльманова туган телне укыту барышында шактый мавыктыргыч чараларны кулланып укытуы турында сөйли. Ул балалар матбугатын да үз эшендә актив куллана. "Уйнап өйрәник", сюжетлы роликлар, уеннарны төрле вакыйгаларга бәйләү, өстәл уеннары, татар курчаклары, бармак уеннары кулланып та шактый зур тәҗрибә туплавы турында сөйләде. Болары күпчелек балалар бакчаларында да кулланыла. Ел саен яңа төр методик әсбаблар чыгып тора, уңышлы булганнарын куллану гына кирәк.

Ә менә 101 нче балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева сөйләвенчә, алар әлеге методиканы, дәрес проектларын үзләре төзи. Полингваль белем бирү моделе күпләрдә кызыксыну уятты. Бакчада өч телне бердәй укыту, өч телле тәрбияче-педагоглар белән эшләү алымнары кулланыла икән. Әйтергә кирәк, инде уңышлы гына нәтиҗәләре дә бар. Бакчага килгән бала тел мохитенә чума. Аның белән көн дәвамында я татарча, я инглизчә генә эшли. Әлбәттә, 3 телне камил белгән тәрбиячеләр табуы кыен. Шуңа бакчада ике телне үзләштергән белгечләргә таянып билингваль төркемнәр дә бар. Мәсәлән, татар теле һәм инглиз теле төркемнәре. Бу инде көн дәвамында бер-ике сәгать татар теле укытучысы кереп кенә чыгу түгел. Мәсәлән, иртәнге өлеш инглиз телендә башланса, кичке өлеш татарча аралашу белән тәмамлана. Сөйләшү, тел темалары  өч телдә бердәй алып үзләштерелә. Лилия Галиева сөйләвенчә, мондый эшчәнлекне алар 9 ел алып бара. 3 ел элек авторлык проектларына лицензия алганнар. Ул үзләренең лингофон кабинетлары турында рәхәтләнеп сөйли, бу аларның зур хыяллары була. Телне үстерүдә интерактив чаралар, аерым кабинетлар булу да кирәк.

Гөлбикә һәм Гомәрегез бармы?
“Унбер” лицее һәм “Сәләт” мәктәбе татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова бу чарада татар курчаклары проектын тәкъдим итте. Укыту, сөйләм күнекмәләрен үстерү барышында татар милли киемендәге курчакларны куллану бик кирәк. Ул тәрбиячегә ярдәмлек булып тора. “Ана бер кулы белән бишек тибрәтсә, икенче кулы белән дөньяны тибрәтә”, - дип сөйли Гөлфия Илнур кызы шушы курчаклар белән аралашуга салынган бөтен программасы белән таныштырып. Әйләнә-тирәне танып белү, төрле бәйрәм-йолалар, аралашу шушы курчаклар сөйләменә салынган.
—  Әлеге кулланманың авторларның берсе мин үзем. Әлеге кулланма эчендә курчакларның әйткән сүзләре бар. Төрле темалар бар. Үзеңне ничек тоту, кунакта, өстәл артында сөйләшү, һөнәрләр турында таныштыру курчаклар белән бергә алып барыла, - дип сөйли Гөлфия. Габдуллаҗанова.
Балалар бакчаларының тәрбиячеләре, татар теле укытучылары бертавыштан диярлек телне саклау җиңелләрдән түгел, дип белдерделәр. Әмма үзләре никадәр кызыклы эш алымнары белән таныштырып, чын мәгънәсендә куандырдылар. Әйе, яңача укыту алымнарын өйрәнеп, үз практикасында кулланучылар күп. Шулар артыннан башкаларны да ияртәсе иде.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading