Гасыр кичкән әбекәйләр арасында мондый Бибинурларны очратканым булмады. Чын мәгънәсендә ак әби ул. Гомере буе укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән Бибинур апа Хөснуллина әле дә аңлы-зиһенле карчык булып дөнья көтә.
Бибинур апа аягы сынганнан соң, улы Рөстәм, килене Әлфия янына күчә. “Нәни баланы караган кебек карыйлар. Кунак кебек сыйлыйлар. Аларда тора башлаганыма ике ел була”, – дип сөйли Бибинур әби. Шуңа кадәр ул үзе генә торган. Казанга алар гомер буе эшләгән, яшәгән Югары Осланны калдырып ире Габдеразак абый белән җитмешенче еллар уртасында ук күченеп килә. “Әле кызыбыз Гөлнур артыннан ничек Мәскәү өлкәсенә үк китмәгәнбез. Балаларга якынрак буласыбыз килде”, – дип елмая ул. Габдеразак абый Казанга килгәч, Бибинур апаны эшкә чыгармый: “Мин моңарчы хатын белән тормадым, хөкүмәт эшеннән кайтып кермәдең, хәзер минем өчен яшә”, – дигән.
Бибинур апаны әби дияргә дә тел әйләнми. Барысын белеп сөйли, аңлатып күрсәтә. Бүген аңа 100 яшь тула. Без аны, сөбханалла, дип кенә тыңладык.
– 1920 елның 3 ноябрендә Кама Тамагы районы Кыртапа авылында дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әнкәй әйтә иде беренче кар яуган көнне тудың син дип. Абыем Солтанхәмит сугышта үлеп калды, апам Мәсрүрә кечкенә чагында үлде, апам Шәмсеходә 80 тулып үлде. Мин дүртенче, – дип сөйли ул. – Узган гасырның егерменче еллары. Алпавытлардан җирне алып кешеләргә бүлә торган чак. Бер өйдә дүрт гаилә яшибез. Шунда безне бүлеп чыгаралар. Безгә бер келәт эләгә. Әткәй инде, дүрт балага, келәткә карап уйланып утырганда аның энесе Гаязетдин абый килә дә: “Кечкенә абый, кайгырма, мин сиңа үземнең атымны бирәм”, – ди. Келәтне Кыртапада калдырып, әти тәти абыйның аты белән алты кешелек гаиләсен алып Югары Ослан районы Берек авылына чыгып китә. Ул авыл юк иде әле. Алпавыт җиренә күчеп утырдык. Әткәйнең өч дусты алдан килгәннәр. Алар бик тиз генә йорт корып алдылар. Нәзек имәннән төзелгән өйнең түбәсен бик кызык яптык. Ул вакытта тимер-такталар юк. Вак-вак итеп көлтәләр бәйләп, аларны казылган чокырга салып, шуларга кызыл балчык болгап су сиптеләр. Тимергә караганда да әйбәт, су да үткәрми, ватылып та төшми торган булды ул.
Әнә шулай беренче тапкыр үз өйләре булулары, җиләк җыеп сатуларын бүгенгедәй күз алдына китереп сөйли ала 100 яшьлек ак әби. Колхозлашу башлангач, әлеге дә баягы шул Зимагур кушаматлы атны биреп, колхозга керәләр.
Өйдән беренче чыгып китүче дә Бибинур була. 7нче класстан соң 1933 елда Казанга педтехникумга укырга керә. Педтехникум шул елны бүлгәлиләр. Бибинур укуын Спас педагогика училищесында, ул вакытта Кузничиха районында дәвам итә. Укып бетергәч, Югары Ослан районы Мәмәтхуҗа авылына башлангыч класска укытырга җибәрәләр. Бераздан Мәмәтхуҗадагы мәктәпне Болгарга күчерәләр. Укытучылар исә монда яңа мәктәп салып чыгалар.
1949 елны Габдеразак абый белән кавышып яши башлыйлар. Алар да бу якларга күченеп килгән гаилә була. “Ул шулай күчеп йөри торган заман инде. Габдеразак бик акыллы кеше булды. 58 елга бер мәртәбә тырнак очы белән дә орынмады, авыр сүз дә әйтмәде. Гомер буе агроном булып эшләде. Икебезне дә халык бик яратты”, – дип сөйли Бибинур апа.
Читтән торып география бүлеген тәмамлап кайткан Бибинур гомер буе география һәм тарих фәнен укыта. 1949 елдан башлап 1971 елга кадәр мәктәп директоры булып эшли.
–Үземчә бик тырышып эшләдем. Иң яратмаган нәрсәм – урлау, ялган сөйләү булды. Бик хөрмәт иттеләр. Киңәшмә-җыелышта, партия оешма секретаре булгач, авылда сыер савырга кеше булмаса, бозаулый алмаса да йөгереп киләләр иде, – дип сөйли ул. Ул чакта укытучының, бигрәк тә мәктәп директорының сүзе көчле булган. Моннан тыш тавышланып яшәгән гаиләләр өчен дә Бибинур апаның сүзе кирәк була. Аның алдында тәмәке тартырга, сүгенергә дә куркалар.
Балаларны хезмәт тәрбиясе белән тәрбияләгән чор. Мәктәпнең аты, куяннары, яшелчә үстерергә җирләр була. Куяннарны үстереп хөкүмәткә тапшыралар, карлыганнарны сатып балаларны экскурсияләргә җибәрәләр. Әти-әнинең акчасы булмый. “Балалар бик әйбәт иде. Үзегез алтын, балаларыгыз алтын диделәр. Кыш чыгарга утынны үзебез хәзерлибез. Бер кеше дә зарланмады: укытучылар мәктәптә эшләргә, балалар укырга авыр дип беркайчан әйтмәде. Туйгөл Заһидулина, Мәрзия Җамалиева, Рәшидә Әхмәрова үзләре укытучы булып кайтып бергә эшли башладык. Очучыларыбыз да, табибларыбыз да бар, исәннәре белән күрешеп торабыз, балаларымның күбесе үлде инде. Анда башлангыч мәктәп тә юк хәзер. Бәйрәм җитсә шалтыраталар, дини бәйрәмне дә, үзебез бәйрәм иткән революция бәйрәмнәрен дә калдырмыйлар. Гомер аккан су кебек. Сез әле бала гына дим. “Бибинур апа, без дә 80 уздык”, диләр. Кызым Гөлнур, улым Рөстәмнең үзләренең оныклары бар. Без яшь чакта хөкүмәт эшенә чапкан. Һавада очып йөргәнбез, хәзерге акылым булса, улларым да, кызларым да күбрәк булыр иде. Гаилә бәхете өчен кайгырмаган, эш булсын дигәнмен. Хөкүмәткә ярарга тырышканбыз, рәхмәт хатлары күп кирәк булган бит. Без рәхмәткә эшләдек.
Шулай да Бибинур Шәйхелислам кызының мәгариф өлкәсендәге уңышларын, тырышлыкларын югары бәялиләр. Мәскәүгә съезд делегаты булып бара. Шунда Гагаринны күреп, фотоларга төшеп кайта. “Мәктәпнең беренче директоры дип язганнар газетага, юк, мин мәктәпнең өченче директоры”, – дип сөйли мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны әз генә дә төгәлсезлеккә борчылып.
Зиһене дә яхшы Бибинур апаның. Өйдәгеләр аның әле дә күп итеп китап укуын, аз йоклавын сөйли. Телевизорны күп карамый икән. Гимнастик күнегүләр ясап алырга да вакыт таба. Аягы сынганнан соң көйләп куелган тимер җайланмалар бүген әбигә күнегүләр ясарга да ярдәм итә. “Гомер булган кадәр сәламәтлек булсын дип тырышам”, – ди ул.
Комментарийлар