16+

«Балаларны спектакль аша тәрбиялибез»

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры артистлары катнашмаган берәр фестиваль бармы икән? Кайсы гына илдә курчак театрлары фестивале үтмәсен, җитәкчеләре Роза Сәетнур кызы Җаббарова коллективны анда җибәрү җаен таба. Күптән түгел алар Төркиядә булып кайтты. Шул уңайдан без Татарстанның атказанган артисты Юрий ЧУКТИЕВ белән сөйләштек.

«Балаларны спектакль аша тәрбиялибез»

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры артистлары катнашмаган берәр фестиваль бармы икән? Кайсы гына илдә курчак театрлары фестивале үтмәсен, җитәкчеләре Роза Сәетнур кызы Җаббарова коллективны анда җибәрү җаен таба. Күптән түгел алар Төркиядә булып кайтты. Шул уңайдан без Татарстанның атказанган артисты Юрий ЧУКТИЕВ белән сөйләштек.

- Юра, Сез Төркиядә Халыкара курчак театрлары фестивалендә нинди спектакль белән катнаштыгыз? Тагын кайсы илләрдән коллективлар килгән иде?
- Без Төркиянең Искешәһәрендә булдык. Фестивальгә Һиндстан, Пакыстан, Кытай, Әзәрбайҗаннан килгәннәр иде. Безне бик яхшы каршы алдылар. Төрекләр бик кунакчыл халык. Анда С. Хөснинең «Камыр батыр» әкиятен алып барган идек. Мондый фестивальләрдә катнашу безнең өчен зур җаваплылык. Ул безгә үзебезне күрсәтүдән тыш, тәҗрибә алу өчен дә кирәк. Фестивальләрдә башка артистлар белән танышасың, үзеңә ниндидер яңалык аласың. Безгә шундый фестивальләрдә катнашырга мөмкинлек биргән өчен директорыбыз Роза Сәетнуровнага рәхмәтлебез.
- Төркиядәге курчак театры безнекеннән кай ягы белән аерыла?
- Анда дәүләт курчак театрлары юк, шәхсиләр генә. Аларда шәүлә театры популяр санала. Сәхнә артыннан ут бирелә, уйнаганда артистларның шәүләсе генә күренә. Төрек балалары аны тын да алмый карый. Безнекен дә бик ошаттылар, чөнки үзләрен төрекчә сәламләдек, уйнаганда төрек сүзләре дә кыстырып җибәрдек. Спектакльдә Көнчыгыш музыкасы яңгырауга, кул чаба башладылар. Безнең театр балаларга тәрбия бирә торган спектакльләр күрсәтүе белән аерылып тора. Башка илләр спектакльләрен төрекләрнең шәүлә театрына охшатып алып килгәннәр иде.
- Ялгышмасам, бездә әлегә курчак театры фестивале оештырылганы юк.
- Быел сентябрь аенда шундый фестивальне беренче мәртәбә Казанда да оештырырга җыенабыз. Аны әйбәт кенә уздырырбыз, дип уйлыйбыз, чөнки без күп фестивальләрне күрдек. Аннары рус төркеме ноябрьдә - Төркиягә, без Бакуга чакырулы.
- Сез спектакльләрне төрлечә уйныйсыз. Ширма артында да, үзегез алга чыгып та. Быел куелган «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә маскалардан идегез? Алай уйнау артистларга кыен сыман тоела.
- Әйе, суларга һава җитмәгәнлектән, анда уйнау авыррак. Әмма аны балалар бик яратып кабул итте. Быел «Тантана» фестивалендә шул спектакльдәге Бай роле өчен үземә «Иң яхшы курчак театры артисты» исемен дә бирделәр.
- Иң яхшы артистны балалар урамда таныймы икән?
- Балалар безне рольләребез белән исләрендә калдыра. Күбесенчә авыл балалары таный.
- Киләсе сезонда тагын нинди спектакль белән нәниләрне сөендерергә уйлыйсыз?
- Режиссерыбыз Илдус Нәсыйхович «Ана күзләре» дигән спектакль куярга җыена. Ул япончадан тәрҗемә ителгән.
- Театр репертуарында син уйнамаган бер генә спектакль дә юк. Моннан тыш артистларны юбилейлары белән котлаганда да зур курчаклар белән сәхнәдә еш чыгыш ясыйсың. Аларның идеясен кем тәкъдим итә?
- Әйе, унбиш ел эшләү дәверендә беркайчан да рольләргә кытлык булмады. Курчаклар белән котлау үзебезгә дә, тамашачыга да ошый. Салават булып чыгыш ясаганны аеруча яратып калганнар иде. Без ул чыгышларны үзебез дә уйлыйбыз, режиссерлар да ярдәм итәләр.
- Юра, курчак театры серләренә балаларны да өйрәтү теләге юкмы соң?
- Әлегә, вакытым булмау сәбәпле, ул хакта уйланганым юк. Ике ел элек төзелеш техникумын читтән торып тәмамладым. Тормышта бик кирәкле шөгыль. Ремонт эшләре, дизайн белән шөгыльләнәм.
- Син бит әле көрәшче дә. Быелгы театрлар Сабан туенда көрәшергә уйламыйсыңмы?
- Мин анда көрәшеп машина алдым инде. Шунысына да Ходайга рәхмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading