Иҗат диңгезендә колач җәеп йөзү өчен артистка җаны-тәне белән намуслы хезмәт итәргә кирәк. Шул чагында гына аны тамашачы ярата, үз итә. Минзәлә Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Әлфидә ТЕРЯЕВА әнә шундыйлардан. Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында яшәүче Илһам абый өздереп гармунда уйный, халык театрында уйнап йөри....
Ул башта җырчы булу теләге белән Түбән Камадагы музыка училищесына укырга керә. Оста итеп җырлау белән бергә, үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнә. Әмма язмыш дигәнең аны башка юлдан җибәрә. Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, Минзәлә театрына китә ул. Әле анда килгәч тә, костюмер булам, дип хыяллана башлый. Ни өчен дисәң, эшли башлавының беренче көннәреннән үк өстенә декорация төшеп, аның башы тишелә. Театр директорының: «Юк, сеңлем, син барыбер артист буласың», - дигән сүзләреннән соң, ул уеннан кире кайта.
Әлфидә Теряева егерме сигез ел буе сәхнәдә. Авыллардан авылларга гастрольләргә йөргәндә
Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай»ында - Абыстай, Т.Миңнуллинның «Мулла»сында - Мөслимә, Э.Яһудинның «Мәхәббәт зилзилә»сендә Римма һ.б. күп кенә образлары аша тамашачы аны танып, яратып кала.
- Әлфидә ханым, еллар үткәч, кайбер әсәрләр актуальлеген югалта. Кичә язылган әсәрләр бүгенгә туры килмәскә мөмкин. Элек уйналган спектакльләрегез арасында бүген дә кабат куярлыгы бармы икән?
- Бар, әлбәттә, Рабит Батулланың «Каерылмасын канатың» дигән әсәре иде ул. Аңа Мәсгут Имашев бик матур җыр да язды.
«Аерыласызмыни, каерыласызмыни,
Әткәм-әнкәм ике канатым...»
дигән юллары бар иде аның. Ул җырны башкарганда үземнең дә бәгырьләр телгәләнә иде, чөнки аерылышу дигән күңелсез хәл турында әлеге спектакль. Узган гасырның 80 нче елларында язылса да, ул бүген дә актуаль.
- Үзегез уйнаган рольләр өчен оялырга туры килгәне юкмы?
- Була, кайчагында режиссер куйган таләптән читкә тайпылсаң, ояласың. Режиссер әйткән фикерне җиткерә алмадым дип уйлыйсың. Сәхнә кануннарын бозасы килми. Без тамашачыны рәнҗетүдән куркабыз, чөнки алар безнең өчен илаһи зат.
- Тәнкыйть кирәк дисәләр дә, матбугатта үзләренә карата әйтелгән фикер артист халкын ни өчендер үпкәләтә.
- Безнең өчен бигрәк тә театр тәнкыйтьчеләренең фикерләре мөһим. Рәүф Игъламов, Ильтани Илялова, Дания Гыймранова - сәнгать өлкәсендәге белгечләрнең каймаклары. Алардан тәнкыйтьне еш ишетәсе килә. Аннары үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карап уйнаган көнне ролең уңышлы чыга.
- Алдагы көннәрдә үзегезне нинди рольләрдә күрергә теләр идегез?
- Минем рус һәм татар классикасында уйныйсым килә. Яшь буын да шул чор белән кызыксынсын, дөнья тарихын өйрәнсен иде.
- Сәхнәдә уйнау дәверендә һәр артист кызыклы мизгелләр белән очрашмый калмый.
- Бервакыт М.Мосифуллинның «Акча кемгә кирәкми» дигән спектаклендә уйныйбыз. Мин анда сандыкны ачып, бөтен әйберне шуның эченә тутырырга тиеш. Карасам, сандык бикле. Белмим, әллә ачып куярга онытканнар, әллә шаяртканнар. Шул вакытта: «Ярар, картым, мин ачкычны алып чыгыйм әле», - дип, сәхнә артына кереп киттем дә тиз генә эзләп табып алып чыктым.
- Театрларыбызны тел сакчысы, дибез. Балалар өчен спектакльләр бармы репертуарыгызда?
- Без башка театрлар өчен дә тамашачы тәрбиялибез. «Сөннәтче бабай» спектакле мәктәп программасына да кертелгән. Бу спектакль бездә сигез ел бара. Ул безнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне чагылдыра. Балаларга әкиятләр дә күрсәтәбез. Юл кагыйдәләренә багышланган спектаклебез дә бар. Укучылар өчен көненә бишәр мәртәбә чыгыш ясыйбыз.
- Артист халкының баласы, гадәттә, театрда үсә. Шуңа күрә аңа бик бирелгәннәре генә әти-әнисе юлыннан китә. Үзегезнең балаларыгыз нинди һөнәр сайлады?
- Олы кызыбыз Гөлия К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында рәссам-бутафор булып эшли. Энҗе - психолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар