16+

«Дон Жуан»ы элекке булса да, күтәргән мәсьәләләре хәзерге

Шушы көннәрдә Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тамашачы хозурына Ж.-Батист Мольер әсәре буенча куелган "Дон Жуан" спектакле тәкъдим ителде. Ул дөнья күләмендә билгеле әсәрләрнең берсе. Аны төрле театрларда, төрле чорда сәхнәгә куйганнар.

«Дон Жуан»ы элекке булса да,  күтәргән мәсьәләләре хәзерге

Шушы көннәрдә Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тамашачы хозурына Ж.-Батист Мольер әсәре буенча куелган "Дон Жуан" спектакле тәкъдим ителде. Ул дөнья күләмендә билгеле әсәрләрнең берсе. Аны төрле театрларда, төрле чорда сәхнәгә куйганнар.

Камал сәхнәсендә әсәрне баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде.
Сәхнәдә иң элек заманча декорация күзгә ташлана. Аны Сергей Скоморохов эшләгән. Диварларда экран сыман төрле күренешләрнең алышынып торуы тамашачыны җәлеп итми калмагандыр.
Дон Жуан хыялый, үзенең максатына ирешү өчен юлында очраган теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыгарга әзер.

Аллага ышанмый яшәүче, бернидән курыкмаучы бәндәләр теләсә кайсы дәвердә булган. Спектакльдә икейөзлелек, алдау, үзеңне өстен санау кебек проблемалар күтәрелә. Режиссер биредә яшәү һәм үлем белән уйнау сәбәпләренә, хатын - кызларны үзенә каратып юлдан яздыруның чишелмәгән серләренә тамашачының игътибарын юнәлтә. Дон Жуан җәмгыятьтәге нормаларга каршы килгән гамәлләр кылып, кешеләрне хурларга ярата.

Спектакльдә Дон Жуанны уйнаган Радик Бариев, Сганарель - Искәндәр Хәйруллин, Элвира - Люция Хәмитова, Гусман - Хәлим Җәләлов, Пьеро -Алмаз Сабирҗанов һ. б.ларның уены яратып кабул ителде.

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне сәхнәләштергәндә мәхәббәт, намус, иман мәсьәләләрен алга куйган. Әсәр күптән язылуга карамастан, анда күтәрелгән проблемалар һәр чор өчен актуаль булып санала. Ул теләсә кайсы илдә уза торган театр фестивалендә катнашырлык спектакль.


Спектакль хакында үз фикерләре белән яшь режиссер Илшат Рәхимбай уртаклашты.

- Спектакль бик үзенчәлекле. Көчле тәэсир итә торган. Ул дөньяга карашны үзгәртә. Башкаларга охшамаган. Сәхнәдә бар нәрсәгә ышанасың. Анда режиссерның осталыгы күренеп тора. Бик четрекле итеп эшләнгән. Хәтта ут куючылары да Мәскәүдән чакырылган. Ул тамашачының да зәвыгын үстерә.

Фото: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading