16+

Евровидениедән бер дә ким түгел

11 сентябрьдә Идел буе федераль округының «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр коллективлары фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Евровидениедән бер дә ким түгел

11 сентябрьдә Идел буе федераль округының «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр коллективлары фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Бәйгенең VI сезонында яңа талантлы иҗади коллективларның катнашуына, һәвәскәрләр тарафыннан куелган спектакльләрнең сыйфаты артуына зур өметләр баглыйлар.

-    Фестиваль Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге театр җәмәгатьчелеген берләштерә һәм округның иң масштаблы театр проекты булып тора. Проект яшьләр театр сәнгатен популярлаштыруга һәм яшьләрнең мәдәни күзаллавын киңәйтүгә, һәвәскәр коллективларга ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә, иң яхшы театр традицияләрен саклауга юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Инде узган сезонда фестивальдә 20 мең катнашучы исәпләнгән, иң яхшы театр коллективлары 200 мең тамашачы алдында чыгыш ясаган. Татарстан Республикасы тапшырылган гаризалар буенча былтыр лидер булган. Фестивальнең оештыру комитетына 371 гариза килгән. Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән барлыгы 1000нән артык гариза кабул ителгән. 

Фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр балалар (катнашучыларга 6-17 яшь) һәм яшьләр (18-35 яшь) театр коллективлары катнаша ала. Быел традицион номинацияләр сакланып калган: «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы сәнгать бизәлеше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле».

Быел региональ сайлап алу ике этапта узачак: читтән торып (видеоверсия карау) һәм турыдан-туры (иң яхшы спектакльләрне күрсәтү). Региональ сайлап алу этабында катнашу өчен гаризалар үзәкләштерелгән рәвештә театральноеприволжье.рф фестивале сайты аша («гариза бирергә» төймәсе) 2024 елның 15 ноябренә кадәр җибәрелергә тиеш. Бер театр коллективы фестивальдә катнашу өчен икедән артык гариза бирә алмый.

2025 елның гыйнвар-февраль айларында огруг этабы уздырылачак. Фестиваль лауреатлары 27 март көнне Ижауда игълан ителәчәк.

«Апуш» балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова «Театральное Приволжье» фестивалендә катнашу тәэсирләре белән уртаклашты. Студиянең шәкертләре 2023 елда 1нче урынга лаек булган, 2024 елда 2нче урынны яулаган. Җитәкче билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрне сайлау «Евровидение» тибында оештырылган, һәр төбәк иң көчле катнашучыларны билгеләп, баллар куя һәм лидерлар хәтта соңгы миннутта үзгәреп куярга мөмкин. Фестивальдә җиңү яулау исә һәр коллектив өчен зур дәрәҗә.  Фестиваль кысаларында «Апуш» балалар театр студиясендә тәрбияләнүчеләр гастрольләргә барган, шулай ук «ГИТИСфест» фестиваль-лабораториясендә катнашкан. 

Фото: https://vk.com/theatres.fest
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading