16+

Фәнзилә Җәүһәрова: "Киләчәк буынны һөнәрчелек белән таныштыру мөһим"

Россия мәдәният министрлыгы каршында эшләп килә торган мәдәният фонды оешмасы теләктәшлеге белән Казанның Башкарма комитеты, республиканың “Сафьян” фольклорны һәм һөнәрчелекне өйрәнү үзәге Халык иҗаты хәзинәләре дигән күргәзмә оештырды.

Фәнзилә Җәүһәрова: "Киләчәк буынны һөнәрчелек белән таныштыру мөһим"

Россия мәдәният министрлыгы каршында эшләп килә торган мәдәният фонды оешмасы теләктәшлеге белән Казанның Башкарма комитеты, республиканың “Сафьян” фольклорны һәм һөнәрчелекне өйрәнү үзәге Халык иҗаты хәзинәләре дигән күргәзмә оештырды.

Татарстандагы төрле милләтләрнең дус, тату булып яшәүләре, йолалардагы, милли киемнәрдәге уртаклык – боларның барысын да чагылдырган экспонатларны “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә күреп була. Биредә “Халык иҗаты хәзинәләре” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов әйтүенчә, һөнәрчелек хәзер активлаша. Милли рухтагы эшләнмәләргә ихтыяҗ бар. Әнә “Мәдәниятләр мозаикасы” фестиваленә дә төрле төбәкләрдән дизайнерлар, эшмәкәрләр килә. Алар яңа эшләре өчен илһам эзли. Бу матурлык яшәсен өчен иң мөһиме – аны яшьләр өчен дә кызыклы итү. Күргәзмәнең ачылу тантанасы Динар Габдрахмановның уен коралларындагы чыгышлары, җыр, бию белән үрелеп барды.

Күргәзмә турында тулырак аны оештыруга зур өлеш керткән, проектның сәнгать җитәкчесе Фәнзилә ҖӘҮҺӘРОВА белән сөйләштек.
– Фәнзилә Хәкимовна, бу күргәзмәдәге экспонатлар нинди мәгънәгә ия?
– Россия мәдәният министрлыгы каршында эшләп килә торган мәдәният фонды оешмасы теләктәшлеге белән Казанның Башкарма комитеты, республиканың “Сафьян” фольклорны һәм һөнәрчелекне өйрәнү үзәге Халык иҗаты хәзинәләре дигән күргәзмә оештырды. Аңа кадәр июнь аенда республиканың тугыз районына экспедиция белән чыккан идек. Анда элеккеге халык һөнәрләрен барладык, төрле милли костюмнарны җыя алдык. Сүз уңаеннан, Казанда параллель рәвештә Татарстанда яшәүче халыкларның фольклор фестивале дә бара. Кыскасы, күргәзмәдә кайсы һөнәрләр бүгенгә кадәр сакланган, барысын да күрсәтергә тырыштык. Алар – күн мозикасы, күнгә чигү, нәзәкатьле чигү, талчыбык үрү, уен кораллары ясау. Осталарны барладык. Соңгы арада зәркән эшләнмәләре ясаучылар активлашты. Иҗтыяҗ да бар. Халык һөнәрләре техникумы белән тыгыз эшлибез. Күргәзмәне оештыруда минем командама, “Сәйдәш” үзәге директоры Артур Минһаҗевка зур рәхмәт.

– Күргәзмәдә тәкъдим ителгән мари, удмурт, башка халык киемнәрендә уртаклык сизелә.
– Күргәзмәдәге милли киемнәр ТАССРның 100 еллык тарихын, халыкның йөзен чагылдыра. Биредә 1945 елда кулдан ясалган тукымадан тегелгән чуваш костюмы да бар. Чынлап та киемнәр тукымалары, төсләре ягыннан охшаш. Бу Татарстанда төрле халыкларның күптәннән аралашып яшәвенә дә бәйле. Мари хатыннары үзләре тукыган тукыманы татарларга, башка милләтләргә дә саткан. Кеше үзләре җитештергән киндердән урын-җирләре, йорт бизәү әйберләре, туй күлмәкләренә кадәр теккән. Халык сәнгате үзе генә үсми. Республикадагы 115 милләт халкы дус, тату яши. Аларны еллар буена ныгып, үрелеп килгән җепләр бәйли. Безне аерып торган төп үзенчәлек – тел.

– Экспедиция вакытында нинди кызык фактларга тап булдыгыз?
– Иң гаҗәпләндергәне – руслар да безнең милли үрнәкләрне чигә. Татар халкының милли бизәкләрен, рухын башка милләтләр дә оста чагылдыра. Мәсәлән, рәссам Анастасия Шамова картиналарында татар һөнәрчеләрен бик оста тасвирлаган.

– Күргәзмә дәвамлы булырмы? 
– Бу күргәзмә сентябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Анда теләгән һәр кеше килә ала. Экскурсия кирәк булган очракта алдан гариза бирү сорала. Мондый күргәзмәләр булырга тиеш. Киләчәк буынны һөнәрчелек белән таныштыру, тарихны өйрәнү мөһим. Экспедиция вакытында осталарның эшләнмәләрне җитештерү ысуллары белән таныштык. Ноябрь ахырында бу мәгълүматларны туплап методик кулланма әзерләргә җыенабыз. Ул беренче чиратта, теге яки бу һөнәрчелек төрен сынап карарга җыенган кешегә ярдәм итәр дип уйлыйм. Остаханәләр үткәрүчеләрнең адресларын да бирәбез. Мәсәлән, Казанның Апанай мәчетендә өч ел Илнар Шәйхетдинов балаларны күн мозаикасына өйрәтә. Республика пенсия фонды 50 яшьтән узганнар өчен Халык һөнәрләре техникумында күн мозаикасы, рәсем ясау, чигү, башка кул эшләре буенча укулар оештыра.

Тагын укырган: Руслар татар һөнәрчелеге белән кызыксына

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading