16+

Камал театры спектакльләрен сатып алырга да мөмкин

Быелгы сезонда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры афишалары яңарды.

Камал театры спектакльләрен сатып алырга да мөмкин

Быелгы сезонда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры афишалары яңарды.

Рәсми сайтлары да үзгәрде,
логотиплары да башка. Гомумән, программадан башлап, бөтен
реклама продукциясе үзгәрә.

Яңалыклар турында без театр директоры Илфир Якупов белән
сөйләштек.

- Илфир әфәнде, афишаларда фирүзә һәм көрән төсләр өстенлек
итә. Ни өчен нәкъ менә шул төсләргә тукталдыгыз?

- Безнең театр һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Репертуар гына түгел,
башка өлкәләрдә дә үзгәрешләр кертәбез. Афишаларны эшләү өчен
дизайнер Наталья Агаповага мөрәҗәгать иттек. Фирүзә төсе
Кабан күлен хәтерләтә, ә күлнең яр буенда кораб сыман Камал
театры бинасы. Дизайнер ул төсне сайлаганда «Зәңгәр шәл»
спектаклен дә күздә тоткан. Яңа стильдәге афишалар татар
мәдәниятенең купшылыгын, бизәкләргә бай булуын күрсәтә. Ул
20 30 нчы еллар афишаларында да ачык чагыла.

- Сайт яңаруы нидән гыйбарәт?

- Сайтта интернет-кибет ачып җибәрдек. Анда әлегә
«Әлдермештән Әлмәндәр», «Люстра», «Ахырзаман», «Кара чикмән»
спектакльләре сатыла. Алга таба башкаларын да куярга
ниятлибез. Моны бигрәк тә читтә яшәүчеләр сорый. Ул язмаларны
бер айга гына сатып алырга да була. Шулай ук интернет-кибет
аша театр чыгарган дисклар белән китапларны алырга да мөмкин
булачак.

- Инде быелгы сезон ачылыр вакыт җитте. Тамашачыны нинди
спектакльләр белән сөендерергә уйлыйсыз?

- Атна башында кече сәхнәбездә Швейцария режиссеры куйган
«Әтрәк әләм» дигән спектакль күрсәтелде. 2 октябрьдә,
гадәттәгечә, «Зәңгәр шәл» спектакле белән сезон ачыла. 3 4
октябрьдә Илгиз Зәйни куйган «Галиябану»ның премьерасы
булачак, җырлы биюле спектакль.

Быел кече сәхнә репертуарын да күбрәк спектакльләр белән
баетырга уйлап торабыз. Салават Юзеевның «Хафалы биюләр»
пьесасы буенча Рамил Гәрәев куйган спектакльне 24 25 октябрьдә
күрергә мөмкин булачак. 7 ноябрьдә Марсель Сәлимҗановның
туган көненә Фәрит Бикчәнтәев Мольерның «Дон Жуан»ын әзерли.
Безнең репертуарда дөнья әдәбияты да булырга тиеш. Ноябрьдә
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә
Гәрәевага 75 яшь тула. Шул уңайдан Фәрит Бикчәнтәев «Исәнме,
улым» дигән ике кешелек спектакль әзерли. Рольләрдә Наилә
Гәрәева белән Рамил Вәҗиев уйный. Актрисаның юбилей кичәсе
декабрь аенда узачак. Декабрьдә кече сәхнәдә Илгиз Зәйнинең
балалар өчен «Кәҗә, сарык һәм башкалар» дигән әсәрен
Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов белән хатыны
Сәлимә Әминова сәхнәләштерә. Алар бу эшкә үзләре теләп
алынды. Теләкләре бар икән, куйсыннар. Аны узган ел Лилия
Әхмәтова куя башлаган иде, әмма гаилә проблемалары килеп
чыгып, эш тукталды. Февраль аенда Мәскәү режиссеры Алексей
Огарев Островскийның «Урман» әсәрен куячак. Аның эш алымнары
безгә дә, артистларга да ошады. Островский әсәрләре гомер-
гомергә театр репертуарында булган, ул безнең өчен чит автор
түгел. Шулай ук Илгиз Зәйни пьесасы буенча апрель-май
айларына «Әлли-бәлли-бәү» дигән спектакль әзерләргә
исәплибез. Ул Туфан Миңнуллинга багышлана.

- Коллективта ниндирәк үзгәрешләр күзәтелә?

- Бездән яшь артистлар - Айгөл Нәҗипова, Лиана Әхмәрова,
Гөлназ Минкина китеп барды. Кыш көне мәдәният һәм сәнгать
университетыннан Айгөл Абашева дигән кызны алган идек инде.
Ул тумышы белән Пермь якларыннан.

- Кайсы төбәкләргә гастрольләр планлаштырылган?

- 10 сентябрьдән 17сенә кадәр Уфада булачакбыз, Мәҗит Гафури
исемендәге һәм «Нур» театры биналарында эшлибез. 5 сентябрьдә
Екатеринбургка «Реальный театр» фестиваленә «Хуҗа Насретдин»
спектакле белән барырга ниятлибез. Апрель аенда Санкт-
Петербургка барырга тырышабыз.

- Билет бәяләре үзгәрдеме?

- Юк, элеккечә 150 сумнан 1000 сумга кадәр, үзгә¬решсез
калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading