16+

Камал театры тамашачыларын сәхнә артына сәяхәткә чакыра (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Камал театры үз тамашачыларын сәхнә артына сәяхәткә чакырды. «Дәрсе гыйбрәттер театр ...» дип аталган проект баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов идеясе буенча тормышка ашырылды, режиссеры - Илгиз Зәйниев. Текст авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. Тамашачылар сәхнә артын да, тамаша залын да, театрның башка урыннарын да күрә...

Камал театры тамашачыларын сәхнә артына сәяхәткә чакыра (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Камал театры үз тамашачыларын сәхнә артына сәяхәткә чакырды. «Дәрсе гыйбрәттер театр ...» дип аталган проект баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов идеясе буенча тормышка ашырылды, режиссеры - Илгиз Зәйниев. Текст авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. Тамашачылар сәхнә артын да, тамаша залын да, театрның башка урыннарын да күрә...

Сәяхәт театр тарихы белән таныштырудан башланып китә. Юлдашлар Алмаз Гәрәев белән Ришат Әхмәдуллин театрның үткән юлын күздән кичерергә ярдәм итәләр. 1906 елның 5 маенда киң җәмәгатьчелек өчен беренче спектакль уйнала. Ул 22 декабрьдә кабатлап күрсәтелә һәм театрның туган көне булып тарихка кереп кала. 1907 елда Мәскәүдә «Сәйяр» труппасы артистлары Ильяс Ашказарс­кийны театрдан куалар. Алмаз Сабирҗанов, Эмиль Талипов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ирек Кашапов, Ләйсән Фәйзуллина тамашачыны узган гасырга алып кайталар.



1932 елда Салих Сәйдәшев (Рамил Вәҗиев) белән Сара Садыйкованың (Гүзәл Гюлвердиева) бер-берсен күрмичә ишек аша гына сөйләшүләре - сәяхәтнең иң кызыклы мизгелләре. Тинчурин, спектакльгә музыка кирәк булгач, Сәйдәшевне бикләп куеп эшләтә. Бу очракта сәхнә алдындагы чокыр аерым бүлмә ролен үти. Сәйдәшев образындагы Йосыф Бикчәнтәев композиторның үзен күз алдына китереп бастыра. Ул Сара Садыйкованы көй язарга мәҗбүр итә.



1937 елда Тинчуриннан сорау алу күренеше аеруча тетрәндерә. Тикшерүченең (Олег Фазылҗанов) төрлечә мәсхәрәләүләренә дә түзә драматург (Фәнис Җиһанша). Ул тикшерүче кәгазенә кул куймый. Аны атарга, дигән хөкем карары чыгарыла һәм 1938 елда үтерелә.



1943 елда театрда «Гроза» спектакле куела. Анда Катерина ролен күренекле артист Фатыйма Ильская уйный. Тәнәфес вакытында почтальон аның кулына телеграмма китереп тоттыра. Улы фронтта һәлак булган. Шулвакыт спектакльне туктатырга, дисәләр дә, ул каршы килә, ахырына кадәр уйнап чыга. Ләйсән Рәхимова Ильскаяның кичерешләрен үз йөрәге аша үткәреп уйный.



Театрның танылган артисты Әзһәр Шакиров Мәскәүдә укыган чорда беренче тапкыр Камал театры спектаклен шунда каравын (1957 елгы декадада), анда СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловны күрүе турында журналист (Венера Шакирова) сөйли. 1962 елда яңа гына театрда эшли башлаган Марсель Сәлимҗановны өлкән артистлар Шамуков белән Ильская (Илдус Әхмәтҗанов, Фирая Әкбәрова) бик санларга теләми. Шул чагында яшь режиссерга Хәлил Әбҗәлилов ярдәмгә килә...
Театрга шимбә көннәрендә сәяхәт кылырга мөмкин булачак. Ул 1 сәгать 15 минут дәвам итә. Билет бәяләре - 300 сум.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading