16+

Кәгазьдән сыннар

Кельвин Николлс - уникаль рәссам һәм скульптор. Аның сыннары (аларны күләмле картина дип тә булыр иде) гап-гади кәгазьдән ясала. Махсус рәвештә киселгән, ябыштырылган кәгазь эшләрдә бик көчле детальләштерү барлыкка килә. Кельвин нигездә аю, селәүсен, маймыл кебек кыргый хайваннарның, кошларның сурәтләрен ясый.

Кельвин Николлс Канадада яши һәм скульптура белән 1980 еллардан бирле шөгыльләнә. Хәзерге вакытта аның тупланмасында 70- тән артык эш бар. Һәрбер күләмле эшкә бик күп көч сарыф ителә. Иң элек каты җирлек алына, бер үк вакытта ул булачак эшнең контуры булып та тора. Җирлек эшкә ныклык бирә һәм аңа барлык калган кечкенә детальләр ялгана. Һәрбер деталь металл һәм агач эш кораллары белән киселә. Сынчы эш барышында һәрдаим сыннарга төшкән күләгәне күзәтеп тора. Эшнең төп өлешен тәмамлагач, автор, студия яктылыгы ярдәмендә, тагы да детальле һәм катлаулы образлар тудыра. Эшнең бу стадиясендә сын ахыргача эшләнеп бетерелә. Соңгы эш итеп, фотога төшерә. Кельвин Николлсның кәгазь сыннар белән үткәргән экспериментлары 1984 елда башлана. Аның беренче тупланмасы 1989 елда кыргый табигать фестивалендә күрсәтелә. Күргәзмәләрдәге уңышлары һәм елдан-ел үсеп баручы ихтыяҗ рәссамның карьера үсешендә зур роль уйный. Югары дәрәҗәдәге бүләкләре сынчыга киң ишекләр ача.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading