16+

Композитор Лилия Таһирова: «Җырларны сыйфат, мәгънә буенча сайлый торган худсоветлар җитми безгә»

14 кул, бер-берсенә үрелеп, фортепьяно клавишаларыннан йөгерәләр. Бармаклар артыннан күз иярми, залга сихри көй агыла. Бу искиткеч күренешне сүз белән генә аңлатып булмый, күрергә, тоярга, тыңларга кирәк. Җитәкчеләре Татарстан һәм Мари Эл республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Александр Маклыгин кулы астында алты талантлы музыкант кыз могҗиза тудыра.

Композитор Лилия Таһирова: «Җырларны сыйфат, мәгънә буенча сайлый торган худсоветлар җитми безгә»

14 кул, бер-берсенә үрелеп, фортепьяно клавишаларыннан йөгерәләр. Бармаклар артыннан күз иярми, залга сихри көй агыла. Бу искиткеч күренешне сүз белән генә аңлатып булмый, күрергә, тоярга, тыңларга кирәк. Җитәкчеләре Татарстан һәм Мари Эл республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Александр Маклыгин кулы астында алты талантлы музыкант кыз могҗиза тудыра.

Һәрберсенең үз образы, үз төрткесе, үз алымы. «Импровиз-рояль» әнә шулай тамашачыны гаҗәеп шоулары белән таң калдыра. Чит илләрдә, Россия төбәкләрендә концертны караганнар, бу тамашага дөньяда да тиңнәр юк, ул уникаль, диләр. Без исә шушы ансамбльнең талантлы солистларының берсе, Россия композиторлар берлеге әгъзасы, бик күп көйләр авторы композитор Лилия Таһирова белән таныштык.

Лилия ханым үзе Әлмәт ягыннан. Әтисе гитарада уйнаган, гомумән, нәселләрендә үзешчән баянчылар, гармунчылар җитәрлек.
- Әти миңа кечкенә чагымда бик кыйммәтле профессиональ фортепиано алып бирде. Әнинең: «Өйрәнергә гадие дә ярап торган булыр иде», - дигәненә дә, «юк, өйрәнә икән, яхшысында өйрәнсен», - дип, үз сүзендә торды. Мин уйный алмаган чагымда, гел «уйный белмәсәң, инструментны интектермә», дип, мине ымсындырып тора иде. Тагын да күбрәк көч туплап, барыбер өйрәнәм, дип тырышып уйный башлый идем, - дип искә ала Лилия ханым балачагын. Ял көннәрендә дә, беркем дә комачауламасын, дип, музыка мәктәбенә барып, алтышар сәгать шөгыльләнә торган булган ул. Әлмәттә музыка училищесын тәмамлагач та, Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергән. Бик талантлы остаз Анатолий Луппов җитәкчелегендә белем алган.

Лилия ханымның көйләрен тыңлагач ук, Таһирова кулы сизелә, ди белгечләр. Композиторның стиленә борынгы әби-бабаларыбыз тормышын гәүдәләндерү, татар тарихын чагылдыру, бормалылык, миллилек хас, шул ук вакытта джаз стилендә, күтәренке, күңелле җырлар да иҗат итә ул. Күп кенә җырларга аранжировкалар ясый. Спектакль өчен көйләр дә яза. Әйткәнемчә, «Импровиз рояль» ансамблендә уйный.

- Беренче тапкыр концертыбызны Сүриядә тәкъдим иттек. Өченче чыгыштан ук, зал безне аягүрә басып алкышлады. Кая гына барсак та, безне бик җылы каршы алалар. Музыка, мәдәният минем өчен вакытлыча шөгыль генә түгел, ул - яшәү рәвешем, - ди композитор.
Лилия Таһирова менә инде 20 елдан артык яшь талантлар әзерли.

- Мәдәният өлкәсендә бәйгеләр җитәрлек. Әйтик, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова исемендәге фестивальләр. Ел саен бер үк әсәрләрне башкарырга туры килә. Мин исә бу әсәрләргә яңалык кертергә тырышам, аларны башкача яңгыратыр­га өйрәтәм, аранжировкалар ясыйм, ди Лилия Ромелевна. Ул үзе дә күп кенә бәйгеләрдә жюри әгъзасы.
Талантлы балалар бик күп. Музыка баланың иҗади фикерләү сәләтен арттыра, сөйләмне үстерә, музыкаль сәләт, белем балага үскәч тә кирәк булачак, хәтта киләчәген бу өлкә белән бәйләмәсә дә. Тик педагог укучыны кызыксындырып карап та, баланың кызыксынуы юк икән, аны ирексезләп өйрәтергә ярамый.
Киләчәктә аның физик яктан мөмкинлекләре чикле сәләтле балалар белән эшләү теләге бар.

Лилия Таһирова әсәрләрен язганда илһам килгәнне көтеп утырмый. Көй төрле чакта туарга мөмкин. Әйтик, төнлә йоклап китә алмаганда, таң атканда, авылда өлкән яшьтәгеләрнең мөнәҗәтләрен тыңлаганнан соң. Лилия ханым көйләр генә түгел, җыр сүзләре дә иҗат итә. Үзе моңлы җырласа да, сәхнәдә автор-башкаручы булып чыгыш ясарга теләми.
- Профессиональ композиторлар күбесе шулай шәп әсәр язсалар да, халык кабул итәрме икән дип, тәкъдим итәргә шикләнеп торалар, ә күпләр үзләре өчен яздырылган сыйфатсыз җырларны да бар дөньяга чыгара. Эстрадада чүп-чар артык күп. җырларны сыйфат, мәгънә буенча сайлый торган худсоветлар җитми безгә, - дип, фикерләре белән уртаклашты композитор. Сүз уңаеннан, «Болгар радиосы» шундый худсовет булдыр­ган. Худсовет рәисе - композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев. «Болгар радиосы»ның музыкаль репертуарын сайлаучылар арасында «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире шагыйрә Гөлнара Сабирова да бар.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading