Театр артисты Илфат Гыйбадуллинның әнисе янында булып, хәл-әхвәл белештек.
Ф.Галиевның “Алмачуар”ында – Закир, П.Коэльоның “Алхимик”та – Илдус, М.Фәйзинең “Галиябану”ында – Садри, И.Юзеевның "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"да – Гөлүс...
2016 елдан бирле Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшләүче Илфат Гыйбадуллинның иҗат иткән рольләре өч дистәдән артык.
Кыюсыз авыл егете...
Үзе эшләгән театрга мөкиббән ул! Монысы Илфатның театрга сүнмәс мәхәббәте генә түгел, әнисенең дә олы әманәте! Артистның балачагына бәйле хатирәләрне барлар өчен туган җиренә – Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылына юл тоттык. Адәм баласының үзе белмәгән күп серләре нәкъ менә әнисе күңелендә саклана бит!
Гөлсинә ханым Гыйбадуллина сабыйлары канат очырган нигездән дүрт ел элек кенә күченгән. Тормышының бер сынавыдыр – яшьли ирсез калгач, сигез ел толлык хакын хаклап яшәгән әле. Язмышында язылган никахыдыр күрәсең, үзеннән 11 яшькә олырак Рәшит исемле авылдашына кияүгә чыккан.
– Мин дә, Илфат улым белән Гөлүсә кызымның әтиләре Ирек тә шушы авылдан. Без бер парта артында утырып укыдык. Бик яратышып өйләнештек. Шәһәргә китеп төпләнгән җиремнән аның хакына авылга кайттым. Хәер, авылны үзем дә ярата идем. Бик әйбәт гаиләдә, пар канат җылысын тоеп үстем, дүртәү идек. Әтием Әмир авылның бер дигән балта остасы! Әнием Әлфия гади колхозчы, элек Сабантуйлары җиттеме, авыл халкы кубарылып әнигә күлмәк тектерә иде. Модасы шул булгандыр инде, күлмәкләрне кесәле итеп, әнинең теккән күлмәге кесәсенә һәрчак бер уч көнбагыш салып җибәргәне истә, – ди Гөлсинә ханым.
Әңгәмәдәшемнең балачак хәтирәләренә яшеренгән бер хыялы улының бүгенгесендә чынга ашкан. Гаҗәп бит! Бертуган апасы Гөлфия авылда клуб мөдире булып эшләгәнгә дә сәхнәдә үскән кыз, мәктәп елларында авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрнең һәммәсендә дә катнаша. Кечкенәдән театр артисты буласы килә аның. Мәктәп директоры кулына сәнгать һәм мәдәният институтына юллама да тоттыргач, шәһәр шау-шуыннанмы куркып кала.
– Тәвәкәллек җитмәде. Булдыра алмам дип тә уйлаганмындыр. Ә бит үзем: “Эх, театрның ишек төбендә билет тикшерүче булып эшләсәм дә риза!” – дия идем, – ди әңгәмәдәшем. – Апа янында башта заводта эшләдем, аннары кибетчелеккә укыдым. Ирек белән дүрт елдан артык йөрдек. Ул хәрби хезмәтеннән соң авыл хуҗалыгы иснтитутын тәмамлагач өйләнештек. Агроном иде. Төп йорт килене мин. Бик егәрле, уңган гаиләгә килдем. Эшләп яшәгәнгә нык тормышлы иделәр. “Авылда иң беренчеләрдән машина, шәһәрдә фатир алдыгыз”, – дип әйтәләр дә... Барысын да үз көчебез белән бит. Каенатам белән каенанама рәхмәт, бүген икесе дә гүр ияләре, исән чакларында акча җыеп, Илфатны фатирлы иттеләр. Гөлүсә дә абыйсы янында тора, быел менә укуын тәмамлый инде, курчак театры артисты булырмы, укуын дәвам итәрме, дигәндәй. Югары белем алса да шат кына без. Балаларның холкы миңа охшап тыйнак та, тәвәкәллекләре әтиләре ягы! Икесе дә артистлыкка юл ярды бит – хыялымны чынга ашырдылар, – ди Гөлсинә ханым.
“Түгәрәк алма”
Башкалага күз карасыдай чибәр егет, бер дигән артист биргән ананың тулгак көннәренә күз салдык.
– Илфатны бик җиңел таптым. Хәзер уйлыйм, башкача туа да алмас иде ул, хәзер авырлык китермәгәнне! Бала тудыру йортында да елап тилмертмәде. Имезергә алып килгәндә башкаларныкы дәррәү елый, ә аның ник бер шымы чыксын! Имәсе урынга куенымда мыш-мыш килеп йоклый, ә мин үбеп туймый идем үзен. Әтисе белән “Түгәрәк алма” — дип тәмле исем дә куштык. Эшләп үсте, яшермим. Кечкенәдән артист иде. Кыланмышлары! Гел нидер сөйли, көлдерә торган иде. Иремнең абыйсы камера алып кайткан саен Илфатны төшергән, хәзер карыйбыз. Әле эт булып уйный, әле сарык, песи... Берәр күрше керсә, ул чыгып китүгә аныңча сөйли, кылана иде. Артистларга пародия ясаулары! Мәктәптә укыганда укытучылар да, сыйныфташларының әти-әниләре дә: “Улыңны башка һөнәргә әрәм итмә әле, артистлыкка җибәр!” – диләр иде. Сәхнәдә үсте бит, “Илфаттан көлеп, эчләр катты!” – дисәләр дә, унберенче сыйныфның соңгы имтиханын тапшырганчы артистлыкка күз салмадык. Бик соң уйлаштык, – ди Гөлсинә ханым.
Юллама сорап килгәч, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе маңгаен уа. Егет кыюсыз – укый алырмы, җитмәсә соң керешкәннәр – инде урыннар да беткән. Алай да фатиха бирәләр...
– Имтиханнарга әзерләнергә татар теле укытучысы Марат абыйсы ярдәм итте, аңа бик рәхмәтле без. Беренче имтиханга озын буйлы егетләр кебек зур-зур атлап, батыраеп кереп киткәне хәтеремдә. Биш сәгать көттем урамда. “90 балл!” – дип чыккач, куанып авылга очтык. Икенче көнгә әзерләнәсе! Монологларын ятлый да сыер саваммы, сөт аертаммы, тукталып торырга вакыт юк, ул миңа чыгып сөйли, эш арасында гына тыңлыйм. Икенче көнне поездга төшерәсе. Әтиләре бакыйлыкка күченгәч, үзем машина йөртергә керештем. Илфатны тимер юл тукталышына илтергә киттем, юлда яңгыр яварга кереште – чиләкләп ора, барырлык түгел. Килеп тә җиттек – поезд кузгалып та китте. Йөгерт икенче тукталышка! Анысына да чак өлгерде балакаем. Дүрт сәгатьтән хәбәр салды: “Әни, 100 балл куйдылар, мин түләүсез бүлеккә укырга эләгәм!” – ди. Андый куанычны беркайчан да кичергәнем юк иде. Бала шатлыгы иң тәмлесе, сеңлем.
– Ирегезнең иртә вафат булуы гына бик кызганыч...
– Ирек бик көчле агроном иде. Соңгы вакытларда хәмер белән кайнашты. Айныгач үзе дә бик кыенсына иде. “Бүтән эчмим”, – дигән вагъдәләре дә күп булды. Яшьлегем белән авырыксынмадым, түзелгән дә, сабыр да ителгән, үкенмим. Иртәрәк ташлап китте, саклап кала алмадым... Гөлүсә әтисенең: “Бу битеңнән виноград, икенче битеңнән алма тәме килә”, – дип яратканын сагынып сөйли. Илфатның да әтисенә хөрмәте зур, күңелендә якты хатирәләр генә. Әтисе аны күп эшкә өйрәтте, тормыш иткәндә һәрберсе кирәкле.
– Илфат сезне аңлап яши, дип беләм...
– Икенче тапкыр кияүгә чыгуыма ишарәлисезме?.. Төп йорт нужасы миңа калды, терлекләр дә күп, гомере буе кибеттә эшләдем. Каенанамның өч улын җирләдек... “Әни, җитәр инде батрак тормышы, кимет терлекләрне, сакла үзеңне”, – дия иде Илфат. “Улым, терәгем юк – миңа үлгәнче шушы язган. Икенче тормышка китсәм генә башкача яши алам, монда чакта миңа шушы “көй”, – дия идем. Аллаһы язган кеше килеп чыкты бит. Рәшит тә ике тапкыр тормыш корып, ике хатыны белән дә 16шар ел яшәгән. Беренче никахында ике баласы бар, икенче хатынының балаларын, оныкларын карашкан. Ватыгын төзәтергә кирәкме, көчем җитмәслеген күтәрергә-төшерергә дип ир-ат эшенә гел аны чакыра идем. “Улым, үземне аңлаган кешене очраттым бит әле”, – дигәч, Илфат хуплады гына. Рәшит абыйсына утырып Казанга киткәли иде, авыл кешесе, кемлеген болай да белә бит.
– Каенанагыз ничек кабул итте?
– Рәшитнең гел булышырга килеп йөргәнен күрә иде, сүзсез дә аңлады. Аны малына кызыга дип уйладымы икән, йортта кара тавыш чыгарды. “Әби, без гаеплеме? Ул да ялгыз, мин дә. Гөлсинә мине ошатты, мин аны. Үз малым үземә җиткән”, – дип Рәшит каенанам белән әйбәтләп сөйләшеп тә карады. Каенанам барыбер килештермәде. “Син болай яшәргә тиеш түгел!” – дия иде миңа Рәшит. Кавышканчы ике ел тыйнак кына очрашып йөрдек без. Каенанамның мине үз яныннан җибәрәсе килмәвен дә аңлыйм. Кызына бер генә көнгә кунакка киткән иде, Аллаһының миңа ярдәме иде – киемнәремнең кайберләрен генә алып, шул көнне Рәшит янына күчендем. Балалар төп йортта калды. Никахыбызга чакырдык, каенанам килмәде. Илфат белән Гөлүсә беренче көннәреннән үк Рәшит абыйлары белән бик дуслар. Каенанам исән чагында алар ялга кайтканда безнең янга килеп-китеп йөрделәр. Икесе дә Казанда иделәр бит инде. Ә мин каенанамны бер генә көнгә дә ташламадым, икенче көнне үк иртән килеп, йорттагы бөтен хезмәтне эшләп кайтып киттем. Ике ел элек кенә ул да бакыйлыкка күченде. Йортны балаларыма мирас итте. “Ирегем ни дияр? Оныкларым – минем нәсел!” — диде. Балаларның икесен дә үз канаты астында үстерде, бик ярата да иде.
– Ике оя балалары дуслармы?
– Бик дуслар! Рәшитнең кызы Әлфия исемле, минем әни исеме! Ул үз гаиләсе, әнисе белән Египетта яши. Әле ун көнгә алар янына Каһирәгә кунакка барып кайттык. Улы Рәис авылда зур гына өй җиткергән иде, төзүче ул, хатыны белән дүрт бала үстерәләр. Бик булган кешеләр. Осиново бистәсенә күченделәр, анда корган тормышлары да бик ипле, сөбханаллаһ! – ди Гөлсинә ханым.
Ә мин ике оя балаларын тигез күреп, пар канатлар белән сөйгән зирәклекләренә сокланам! Алар янында рәхәт икән, димәк, нигезләрендә чын яратудан туган татулык яши.
“Илфатка бер автобус халык”
Илфат Гыйбадуллинның ел саен туган авылына тетар артистларын алып кайтып, спектакль күрсәтүе күптәннән матур гадәткә әйләнгән. Авылдагы бәйрәмнәр дә ансыз үтми. Авылдашлары да ул уйнаган премьераларны калдырмый!
– Чәчәкләр алып берәр автобус төялешеп барабыз! Театр җитәкчелеге: “Илфатка дип тагын бер автобус халык килгән!” – дип шаярта безне күргәч. Ул сәхнәдә уйнаганда миндәге горурлык! Аллаһыма рәхмәтләрем чиксез. Илфат авылга кайткач, мине үз концетларында катнаштыра. Аның мине сәхнәгә зурлап чакыруларын ишетсәгез. Әни җанлы бала ул. “Нишләп элегерәк җырламадың?” – ди авылдашлар. Клуб мөдире Әлфинур апа берсендә өйгә үк каенанамнан сорарга килде. Ул да шул кеше юклыктан аптырап йөргәндер. Каенанам рөхсәт итмәде. Әлфинур апаның сүзен тыңлап, каенанамнан качып кына фестивальләргә барып, ике мәртәбә җырладым. Ишетелмиме?.. “Ирең үлгәннән бирле сәхнәдә”, – дип бер генә җөмлә әйтте. Аны да аңлыйм, гаепләмим, йөрәге янгандыр, бала хәсрәте бик яман, диләр. Менә шул хәсрәтләрне күрергә язмасын, – ди Гөлсинә ханым.
Илфатның 29 яшен тутырып та һаман да буйдыклыгы белән саубуллашырга теләмәвен, эш дип януы хакында да сүз кузгаттым.
– Ул миңа охшаган кызны эзли бугай. Белмим, нәкъ миндәй кыз табылырмы?.. Әйтеп куям инде үзенә дә. “Тизрәк тот эшне”, – дим. Күңеле ятмаган кызга өйләнә алмый, билгеле. Төп сүзем: “Үзең эшләгән театрга беркайчан да хыянәт итмә, балам!” – дим. Гади авыл егетен алар танытты! Дан-шөһрәтнең дә кадерен белергә кирәк, – ди ул. Хак сүзләр!
Фото: https://vk.com/id142979041
Комментарийлар