16+

«Моңлы тамчы» дәвамлы булыр

Кукмара муниципаль районында әнә шундый исемдәге балаларның фольклор фестивале узды. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән 300 бала катнашты. Аның биредә үткәрелүе очраклы түгел. Кукмара районында биш төрле милләт вәкиле яши. Катнашучылар башта авылларда фольклор ансамбльләренең чыгышларын карадылар. Фойеда алар гамәли-сәнгать күргәзмәсе белән таныша алды. Балаларны бигрәк тә борынгы әйберләр кызыксындырды....

Кукмара муниципаль районында әнә шундый исемдәге балаларның фольклор фестивале узды. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән 300 бала катнашты. Аның биредә үткәрелүе очраклы түгел. Кукмара районында биш төрле милләт вәкиле яши. Катнашучылар башта авылларда фольклор ансамбльләренең чыгышларын карадылар. Фойеда алар гамәли-сәнгать күргәзмәсе белән таныша алды. Балаларны бигрәк тә борынгы әйберләр кызыксындырды. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше дә чагылды биредә. Катнашучылар сәхнәдә үзләренең авыллары, танылган кешеләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Төрле милләт балалары үзләрендә уза торган бәйрәм күренешен дә тәкъдим итте.
Мәдәният йортында узган йомгаклау концертында мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина әлеге фестивальнең кирәклеген әйтеп үтте. Беренче мәртәбә «Моңлы тамчы» фестивален оештыручылар аның киләчәктә дә дәвамлы булачагына ышаныч белдерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading