16+

Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова: “Миңа әтинең иҗаты алтыннан кыйммәт”

Аның күргәннәре, белгәннәре үзе тоташ бер ачы тәҗрибә...

Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова:  “Миңа әтинең иҗаты алтыннан кыйммәт”

Аның күргәннәре, белгәннәре үзе тоташ бер ачы тәҗрибә...

Безнең буын студентлары галим, халык язучысы, республиканың Г.Тукай бүләге лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевтан белем алуы белән бәхетле. Милләтебезнең асыл сыйфатларын үзенә туплаган, горур, күпләргә үрнәк булырдай әдип иде ул. Аны ничек хөрмәт иткәннәрен, халыкның мәхәббәтен  Актаныш якларына фольклор экспедициясенә баргач үз күзләребез белән күрдек. Әлеге сәфәр турында истәлек “Ачы тәҗрибә”нең беренче китабында дөнья күрде. Аның басылган китаплары беркайчан да укучылар кулыннан төшмәде. 
Мөхәммәт Мәһдиев 65 ел яшәү дәверендә әдәбиятыбызга бик зур мирас калдырды. Быел аның тууына 95 ел тула. 
Бүгенге көндә кызы  тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гәүһәр Хәсәнова әтисенең мирасын барлау юнәлешендә бик күп эш башкара. Без аның белән әнә шул хакта сөйләштек, үткәннәрне хәтердә яңарттык.

 
  ─  Гәүһәр ханым, сүзебезне Мөхәммәт абыйны искә алудан башлыйк әле. Студентларының хөрмәтле укытучысы, халыкның яраткан язучысы гаиләдә нинди әти булды? Балаларына нинди таләпләр куела иде?

 ─ Безнең әти кырыс иде. “Яратам” дигән сүз безнең гаиләдә “киң кулланышта” түгел иде, ләкин яратуны без тоеп үстек. Кырыслык нидә соң?  ─  диярсез. Кушылган эшне эшләргә. Шыңшу-качу юк. Беренче чиратта үз-үзеңә ышан, башкаларга салынма. Уртак эш булса, барыбыз да бергә эшлибез. Мәктәп эшенә кысылу юк: алган “икелеләрең” барысы да синеке, үзең хәл ит. Кирәкмәгән нәрсә алырга акча бирү юк: кирәкле әйбергә бар, башкасын дәлилләп сора. Өйдә катгый  канун: тик татарча сөйләшергә (бу дәү әтиләр гаиләсендә дә шулай иде), бу канунның файдасын мин үскәч аңладым һәм гомерем буе әти-әнигә һәм дәү әти-дәү әнигә рәхмәт укыйм. Өйдә эти-әнигә каршы сүз әйтү юк, әйтсәң – нәтиҗәсен кабул ит. Әти – баш.
Үсмер чакта бәхәсләр туа, билгеле. Андый очракта әти сүз белән аңлатып, бәхәскә нокта куя иде. Без беркайчан да әти эштән кайтмыйча кичке ашны ашамадык. Бу ─ әтигә карата хөрмәт билгесе инде. Ул кайткач, бергә утырып ашыйбыз, ул нидер сөйли, безнең дә көн нәтиҗәләре шунда барлана иде. Тагын бер канун: әтине үзенең эш бүлмәсендә язып утырганда борчырга ярамый. (Дәү әти (Гомәр Бәширов) эшләгәндә дә шулай иде. Җәйләрен без Искәндәр белән аларның Аккош күлендәге бакчаларында яшәдек). Әнә шундый дөрес кануннар эчендә үскәнбез. Күп очракта таләпләр ачыктан-ачык куелмый иде. Чын педагог беркайчан да: ”Тегене эшләмә, менә моны эшлә”, ─  дип тормый. Ул тормыштагы мисалларыбелән сине үстерә, шуннан, үзең аңлыйсың: кайсы яхшы, кайсы начар... Кич соңга калып йөрмәскә, тоткарлансаң, телефоннан хәбәр ит. Күршеләр белән дус яшә, олыларга ихтирамлы бул. Авылны яратырга кирәк, чөнки чыгышыбыз, тарихыбыз, әби-бабайларыбыз шуннан. Туганнарга мөнәсәбәт аерым рәвештә әйбәт булырга тиеш. Болар барысы да безгә турыдан-туры әйтелмәсә дә, эчке тоемлау буенча үтәлде. 

  ─ Мәктәпне тәмамлап, уку йортына кергәндә һәм һөнәр сайлаганда әтиегез катнаштымы?
  ─ Мин башта укырга кая барырга белмәдем. Кечерәк сыйныфларда археология кызыксындырды. Әниебез химбиолог иде (Казан университетын тәмамлаган). Ул: “Бәлки, берәр техник уку йортын сайларга кирәктер”, ─  дигәч, университетның  мехмат факультетына укырга кердем. (Мәктәптә югары сыйныфларда математиканы бик яраткан идем.) Шуннан соң беренче сессиядә математик анализ фәненнән берничә тапкыр кереп тә зачет бирә алмагач, югалып калдым. Оят та булды, үземә ышанычым да бетте. Әни белән киңәшкәннән соң: “Укый алмыйм, нишлим”,─ дип әтигә хат яздым (ул командировкада иде).  “Гәүһәр, әгәр укуыңны дәвам итәргә көчең җитмәсә, дөнья бетми, кит. Тормышта андый гына хәлләр була ”, ─  дип җавап язды ул. Кайткач, миңа бер ай ял бирде дә, университетның Лобачевский исемендәге китапханәсенә эшкә урнаштырды. Инде яңа уку елында мин рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. IV курсны тәмамлаганда (сессия бик авыр булды, 6 имтихан тапшырдык), укытучыларның бер-икесе әтидән: “Мухаммет Сунгатович, студентка Магдеева, случайно, не Ваша дочь?” ─ дип сораган. (Моны инде горурланып әйтәм: әти белән бер факультетта булсак та, ул мине кайгыртмады, мин аннан ярдәм сорамадым. “3”ләр дә алдым, “5” кә дә укыдым, барысы үземнеке, әти артына качмадым.  Аннары аспирантура тәмамлап, пединститутта эшләп алганнан соң, Татарстан китап нәшриятына киттем. Мөхәррир эшен бик яратып башкардым һәм бу эшне әлегә кадәр яратам.

─ Бервакыт Туфан Миңнуллин Сезнең турыда: “Әгәр мин русча сөйләшсәм, нәкъ Гәүһәр тәрҗемә иткән кебек сөйләр идем”, ─ дигән иде. Тәрҗемә эше белән кайчан һәм ничек шөгыльләнә башладыгыз?
─ Нәшриятта эшләгән чакта бер танышым “Идел” журналына татарчадан русчага берничә текст тәрҗемә итүемне үтенде. Тәрҗемә эшенә шулай керештем. Бераздан минем тәрҗемәләремне мактый башлагач, күңел күтәрелеп китте. Бу өлкәдә татарча яхшы белүем ярдәм итте, чөнки бала чактан ук татарча китаплар укып үстек, өйдә дөнья һәм рус әдәбияты әсәрләренең тәрҗемәләре дә бар иде. Һәм иң мөһиме китап нәшриятында эшләгәндә, миңа русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр редакцияләргә туры килде. Бу инде татар теленең лексик байлыгына ишек ачу булган.

─ Сез озак еллар әтиегезнең мирасын барлап, аларны нәшер итеп игелекле хезмәт башкарасыз. Бу очракта филолог булуыгыз да ярдәм итми калмагандыр. Әйтик, “Ачы тәҗрибә” китабының беренче китабы чыкканнан соң укучы аның дәвамын көтә башлады. Сезнең ярдәм белән ул дөнья күрде. Аның кулъязмасы төгәлләнгән идеме? 
─ Әти аның кайбер өлешләрен газеталарда бастырды, әмма тәмамлап өлгерә алмады. Кулъязмалары тулысынча булмаса да, калды. Ул  архивны пөхтә итеп җыеп бара иде. Икенче китапны җыйганда мин кулъязмага гына нигезләнмәдем. Башта әтинең бөтен басылган китапларын, мәкаләләрен, әсәрләрен бербөтен бер библиографиягә тупладым. Шулай итеп “Ачы тәҗрибә” тематикасына турыдан-туры караган язмалар алгы планга чыкты. Араларында “Ачы тәҗрибә”нең беренче китабына кадәр күп еллар элек язылганныры да бар иде. Әтинең күргәннәре, белгәннәре үзе тоташ бер ачы тәҗрибә... Сталин чоры михнәтләре, ач, ялангач балачак, мәктәптә эшләгән чактагы вакыйгалар һәм башкалар.  Шуларны туплап, “Ачы тәҗрибә авазы” дигән бүлеккә тезеп чыктым. Һәм, минемчә, ул бүлек нәкъ “Ачы тәҗрибә” китабының концепциясенә туры килде һәм аны тулыландырды. Шулай итеп, “Ачы тәҗрибә” тулы ике томлык булды.
2019 елда күп кенә игелекле кешеләрнең инициативасы һәм ярдәме белән  М.Мәһдиевнең 10 томлыгы нәшер ителде. Анда классик әсәрләре белән беррәттән, киң таралыш алмаган хикәяләре керде. Әтинең архивында  материаллар тагын калды әле. Шушы башкарган эшләрем белән әтигә булган бурычымны өлешчә генә булса да үтәдем, рухы шат булгандыр, ─ дип ышанасы килә.

─ Ничек уйлыйсыз, үзе исән булса, нәрсә әйтер иде икән? 
─  Әти исән булса... шатланыр иде, минемчә. Бәлки үзе башкача төзегән булыр иде. Кайсыдыр хикәяләрен кертмәс иде, мөгаен, ләкин мин инде бу мәсьәләдә үзем хәл иттем. Миңа әтинең иҗаты  алтыннан  кыйммәтрәк.

─ Үзегезнең дә берәр әсәр язып караганыгыз булмадымы?
─ Үземне сынар өчен татарча бер-ике хикәя язып караган идем. ”Гәүһәр үзе турында менә ниләр язган...”,─ дигән сүзләр ишетеп аптырадым да тукталып калдым.

─ Мөхәммәт Мәһдиевнең мондый сүзләре бар: “Кеше рухының астын-өскә китереп айкаучы, җимерүче, сүтүче иң зур нәрсә? Минемчә, элек алар өчәү иде: мәхәббәт, нәфрәт, максат. Тагын бер зур хис бар: үкенү”. Үкенгән чаклары булдымы аның?
─ Булды. Заманында ул “Тукай” романы язарга теләгән иде. Әти Тукай иҗатын, шәхесен, мохитен тулы белүче галим иде. Ләкин Тукай турында Ибраһим Нуруллин язасы булгач, аның белән сөйләшеп алды да, махсус тотынмады. Еллар үткәч: “Эх, язасым калган икән, нигә икебезгә дә язмаска инде?..”, ─ дип бик үкенгән иде.

─ Аның сезгә әйтеп калдырган соңгы васыяте дә булмый калмагандыр.  
 ─  Миңа таш куйсагыз, “галим һәм язучы”, дип языгыз, - диде. “Әниегезне саклагыз, мине бик карады”, ”Минем янәшәмдә аның өчен урын калдырырсыз”, ─   диде.

 ─  Мәһдиевнең оныклары кайларда белем алды?
 ─ Минем кызым Зөһрә белән улым Әнвәр чит телләр факультетында укыды. Әмма үз һөнәрләре буенча эшләмиләр. Энем Искәндәрнең кызы Мәрьям Америкада үсте. Әтисе аңа татар телен оныттырмады. Ул берничә тел белә.

 ─  Мөхәммәт Мәһдиев исемен мәңгеләштерү юнәлешендә ниләр эшләнде?
 ─ Арчадагы бер урамга исеме бирелде, Арча уртасындагы мәйданда бюсты куелды (Г.Тукай, Г. Камал, Г. Бәширов, Г. Ахуновлар белән беррәттән), туган авылы Гөберчәктә музее бар, урамга исем бирелде. Сикертән мәктәбендә һәр елны Мәһдиев укулары үткәрелә. Казанда үзе яшәгән йортка истәлек такта кую турында сүз бара.

 ─ Моннан берничә ел элек М.Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән “Без кырык беренче ел балалары” дигән фильм чыккан иде. Сез аны ничек кабул иттегез?
 ─  Фильмны яратучылар да булды, тәнкыйть сүзләре дә ишетелде. Ләкин фильм – ул башка төр әсәр һәм нәкъ әдәбият чыганагы буенча бара алмый, чөнки аның тууына башка иҗатчылар катнаша (сценарий авторы, режиссер, артистлар һ.б.). Миңа фильм ошады. Ул “Мәһдиев галәменә” ишек ачу булды. Матур, талантлы артистлар, күңелнең нечкә кылларына кагыла торган музыка, паузалар... Аклы-каралы итеп төшерү дә бик дөрес ысул, минемчә.

 ─ Быел язучының тагын бер әсәренә нигезләнеп төшерелә торган кино турында ишетеп беләбез. Аны кайчан күреп булачак?
 ─ Әйе, “Кеше китә ─ җыры кала” әсәре буенча фильм Теләче районында төшерелә башлады. Ул 20 серияле булачак. Баш рольләрдә Әлмәт драма театрыннан Ләйсән Әхмәдиева, Илсур Хәертдинов, Г. Кариев театрыннан Илназ Хәбибуллин, Әтнәдән Сиринә Хисмәтуллина уйный.  Шулай ук Г. Камал исемендәге театрдан танылган артистлар да катнаша. Сериалның режиссеры – яшь һәм тәҗрибәле Александр Далматов татар әдәбиятын нечкә тоемлаучы, аеруча Мәһдиев әсәрләрен яратучы кеше. Аның әйтүенчә, ел ахырына эшләр тәмамланырга тиеш. Тамашачылар сериалны киләсе ел башында күрә алачак, Алла боерса.

Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading