16+

"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..."

Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.

"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..."

Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.

Уфа шәһәреннән ерак түгел генә Нагаево бистәсендә үз көче белән тырышып салган 80 квадрат метрлы бер катлы йортында ипле генә көн күрә. Җәмәгате Айгөл белән 3 бала үстерәләр. Ә “Мунча ташы”ннан китүе, чынлап та гаиләсе хакына.
— Һөнәрем белән мин урманчы. Яшьлегемдә “Мунча ташы”на килеп эләктем тә, баштарак гел юл йөрелде, аннары фатир арендаладым. Гамил абый ярдәме белән бер бүлмәле фатир алгач, бер-бер артлы 3 балабыз туды, кысанайды. Туган ягымда йорт сала башладык. Пандемия чорында концертлар тукталгач, сәхнәдәгеләрнең эшләре кирегә китте бит. Башкалар заводларга эшкә береккәннәр, ә мин беркая да теркәлмәгән... Эшсез ята алмый идем, гаиләне туендырырга кирәк. Без җыенып Башкортстанга кузгалдык. Үз һөнәремә әйләнеп кайттым мин. Нагаевода агач-куак үсентеләре сату белән шөгыльләнүче “Версаль” бакчачылык үзәгенә эшкә кердем. Урам чатына басып, агач-куак үсентеләре саттым. 2020 елда хәтта курьер булып та эшләдем. Телефоннан азык-төлек сатып алырга заказ бирәләр дә, мин ишек төпләренә үк илтеп бирә идем. Үз йортың белән тору җиңел түгел, өчесе дә ир-бала, әти тәрбиясе дә бик кирәк. Төзисе-корасы... Әле менә мунча сала башлаган идем, һаман очлап чыга алмыйбыз. 

— Акча бүлешә алмыйча, талашып китмәдең, димәк?..
— Юк, билгеле. Дөньялар аруланып киткәч, Гамил абый кабат чакырды. Гаиләм — Башкортстанда, мин гел юлда, мондый гаиләнең тәртибе буламы? Айгөлгә дә берүзенә генә өч баланы тәрбияләве авыр, бу да төп сәбәп. Алдан да әйткә килдем. Яшереп эшләмәдем, йорт җиткерүем, гаиләм хәлләре, бөтенесе дә күз алдында. Коллектив алдына басып бөтенесен дә бәйнә-бәйнә аңлатырга тырыштым. Һәрберсе бала үстергән, гаилә туендырган ир-атлар, аңладылар, дип беләм. Гамил абый белән көн аралаш диярлек, шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. 

— Эшкә кердеңме әле, Рөстәм? 
— “Туган  тел” каналы сәхнә йолдызларына багышланган 15-20 минутлык тапшыру алып барырга чакырганнар иде, әлегә шунда. Юбилейларда эшлим, концертлар да алып баргалыйм.

— Туганнарың, әниең ничек кабул итте?
— Без өч бала. Олы абыем Альберт миннән 10 яшькә олырак, ул да, Алия сеңлем дә гаиләсе белән Уфада яшиләр. Алар да шатланды: “Бергәрәк яшисе килә”, — диделәр. Әнием дә сөенде. Ул башта ук та каршы иде. Әни үзе дә бит сәхнә кешесе, аңлый иде. Әтием, миңа 9 яшь чагында юл һаләкәтендә һәлак булды. Әни белән алар икесе бер туфрактан — Чакмагыш районының Үрнәк авылында театрлар уйнап, сәнгатькә гашыйк булып үскәннәр. Әтием тикшерүче булып эшләде. Район үзәгендә бик мәзәк кенә юл һаләкәте ясап, ике машина бәрелешә. Ничек килеп чыкканлыгын да озак еллар аңламадык без, әни дә артыннан йөрмәде. Шаһитлар: “Рәдиф гаепле түгел. Ул үз аякларында чыгып басты ”, — дисәләр дә, гаепне әти өстенә аударып калдыралар. Дөресен дәлилләргә үлгән кешенең теле юк бит. Әтинең эченә кан сауган була. Олы улыма карыйм да шушы яшьтән мин әтисез үстем дип уйлыйм. Саматка — 9, Муратка — 4, Раянга 1,5 яшь. Балаларымны әти тәрбиясенә тансыкламасыннар, дим. Бәлки “Мунча ташы”на әйләнеп тә кайтырга туры килер, тик хәзер түгел, соңрак.

— Сезгә бер кыз да кирәк икән...
— Шулай дип төрттерүчеләр күп... Әле боларын аякка бастырырга кирәк! Исән булыйк!..

Фото: Шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

35

0

0

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Яратам уйнавын, молодец Ростэм Исэн сау булып сэхнэдэ янадан курергэ язсын

    • аватар Без имени

      4

      0

      Мунча ташындагы ин яратып караган артист син ул Рөстәм!! Син киткәч барганым да юк хәзер!! Кире

      • аватар Без имени

        3

        0

        Ростэм,исэн сау,тигезлектэ устерегез балаларыгызны,мунча ташына эйлэнеп кайтырсыз,диеп ышанып калабыз,бик кунелле булса да,сезне югалтасыбыз килми...

        • аватар Без имени

          2

          0

          Мунча ташы бик кызык иде шушы яшь өч егет- Рөстәм, Әлфис, Илгиз кушылгач! Нишлисең бит, тормыш... Бу балага уңышлар, яшәү көче, исәнлек, уңышлар телим. Һидая апагыз, Чаллы.

          Мөһим

          loading