16+

Һәр заманның үз көе...

Соңгы вакытта элек язылган әсәрләр режиссерлар тарафыннан бүгенге көнгә яраклаштырып куела башлады. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ринат Әюпов Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклен дә заманча итеп куйган.

Һәр заманның үз көе...

Соңгы вакытта элек язылган әсәрләр режиссерлар тарафыннан бүгенге көнгә яраклаштырып куела башлады. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ринат Әюпов Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклен дә заманча итеп куйган.

Автор аны кабат бүгенге көнгә яраклаштырып, үзгәртеп язган. Спектакльдә бүгенге көн кадагында булган актуаль проблемалар, мәхәббәт темасы күтәрелә. Аның көен Луиза Батыр-Болгари язган. Биредә уйнаучыларның күбесе сәхнәгә беренче адымнарын гына атлый. Алар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсын гына тәмамлаган яшьләр. Спектакль элек язылганыннан шактый аерыла. Шуңа күрә аның беренче варианттагы куелышын сагынып утыручылар да булды. Ул чакта куйган режиссер Дамир Сираҗиев әсәрне Разил Вәлиевтән үз үтенече буенча яздырган була.
Бу юлы куелыштагы спектакль күбрәк җыр-биюгә корылган. Бию серләренә артистларны хореограф Сәлимә Әминова белән артист Илдус Габдрахманов өйрәткән. Яшьләрнең җыр-биюгә осталыклары гына түгел, уйнаганда актерлык сәләтләре дә күренә. Ә инде алар арасында артистлар Лилия Низамиева белән Альбина Гайзуллина үзләренең таланты белән аерылып тора.
Театр белгече, профессор Ильтани Илялова спектакль хакында үз фикерләре белән уртаклашты:
Мин бу спектакльне театрлаштырылган концерт, дип атар идем. Яшьләргә карар өчен күңелле спектакль. Анда бүгенге көн проблемалары, яшьләрнең эгоист булуы сурәтләнә. Тамашачы шундый җиңелчә, күңел ача торган спектакльләрне карарга ярата. Әмма бу фестивальләрдә катнашырлык спектакль түгел. Премьера барышында тавышның каты булуы гына бераз эчне пошырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading