16+

Разил Вәлиев: «Киләчәктә проза, драматургия өлкәсендә дә нәрсәдер язармын төсле тоела»

Татарстан Милли китапханәсенең "Дәрья" әдәби кунакханәсендә халык шагыйре, Дәүләт Советының Фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев үз укучылары белән очрашты.

Разил Вәлиев: «Киләчәктә проза, драматургия  өлкәсендә дә нәрсәдер язармын төсле тоела»

Татарстан Милли китапханәсенең "Дәрья" әдәби кунакханәсендә халык шагыйре, Дәүләт Советының Фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев үз укучылары белән очрашты.

Тамашачыларның бирегә зал тутырып килүе очраклы түгел. Разил Исмәгыйль улы депутат буларак, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы хөрмәтле кешеләрнең берсе.

Кичә башлануга, милли киемнәрдәге кызлар Разил Вәлиевнең төрле чорда чыккан китапларын киштәләргә куеп чыктылар.

"Бу дөньяның мин бер кисәкчеге" дигән кичәнең әлеге бинада узуы очраклы түгел. Разил әфәнде шушы китапханәгә үзенең унбиш ел гомерен багышлаган. Үзе эшләгән чагында китапханә "Милли" дигән статус алган иде. Шуңа күрә ул: "Бу бина минем туган йортым шикелле. Һәр иҗат кешесе өчен ул кадерле йорт. Кичә дә кадерле булыр, чөнки монда бер-беребез белән күзгә-күз карап очрашабыз. Минем әлегә кадәр халык арасыннан чыкканым юк. Ходай биргән гомердә бөтенесен эшләп бетерергә кирәк. Мин һәр иртәне эшләгәннәремә йомгак ясыйм, аннары бүген эшлиселәрен язып куям. Миңа вакыт җитми. Киләчәктә проза, драматургия өлкәсендә дә нәрсәдер язармын төсле тоела", - диде.

Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиев якташы сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Разил Вәлиев шигырьләрен укыды.

Разил халык өчен, ил мәнфәгате өчен, халык өчен эшли. Чын мәгънәсендә дәүләт эшлеклесе. Табигатьтән аңа сабырлык, янып яшәү бирелгән, дип сөйләде халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

Халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла Разил Вәлиевнең шаянлыгын искә төшерде.

- Минем әсәр буенча куелган "Кичер мине, әнкәй" спектакле бара торган чак. Бервакыт Язучылар берлегендә минем берсеннән акча сорап торганны Разил ишетеп алды да: "Батулла пьессалары халыкны туйдырды, үзен туйдыра алмады", - дип куйды.

Кичә ахырында Разил Вәлиев: "Мин һәрвакыт үземнән көчле кешеләр белән дус булдым. Шуларның берсе Туфан абый иде",- дип ул күренекле драматургны да искә алды.

Кичәдә Разил Вәлиев әсәре буенча куелган спектакльләрдән дә җырлар яңгырады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading