16+

Разил Вәлиев: «Китапханәгә кергәч, туганың белән очрашкан кебек буласың»

Китапханәчеләр көне уңаеннан, Милли китапханә ишегалдында Лобачевский һәйкәле янында бәйрәм узды. Китапханәчеләрне тәбрикләргә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев килде.

- Казан император университеты ректоры Лобачевский үзен беренче чиратта китапханәче дип санаган. СССР таркалса да, китапханәләр үзләренең умыртка баганаларын саклап калды. Россиянең теләсә кайсы төбәгендә китапханәгә кергәч, туганың белән очрашкан кебек буласың. Хәзер төрле китап­ханәләр барлыкка килде, укучылар анда төрле мәгълүмат ала. Күптән түгел Милли китапханәдә Президент Рөстәм Миңнеханов булып китте, яңа Милли китапханә төзү идеясе тормышка ашыр, дип уйлыйм, - диде ул һәм Милли китапханәгә яңа гына табадан төшкән «Тукай ядкәрләрдә» дигән китап бүләк итте.
Китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина китапханәчеләргә Мәдәният министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановның «Пар ат» шигырен укуын тамашачы яратып тыңлады. Тукай шигырьләрен уку йортларыннан килгән студентлар да укыды. Тантананы әлеге китапханәдә бүлек мөдире булып эшләүче Фирдәвес Имамова алып барды. Китапханә хезмәткәрләренең кул эшләреннән күргәзмәне дә кызыксынып карадылар. Чара китапханәдә «Тукай безнең күңелләрдә» дигән түгәрәк өстәл белән дәвам итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading