16+

Шагыйрь дә күбәләк түгел бит, чәчәк белән генә туена алмый

“Каләм тоткан -хур булмас “ - дигән безнең акыллы халык. Хак сүзләр.

Шагыйрь дә күбәләк түгел бит, чәчәк белән генә туена алмый

“Каләм тоткан -хур булмас “ - дигән безнең акыллы халык. Хак сүзләр.

Кулына каләм тоткан кеше әйтер сүзе күп, дөньяны башка төрле күрә белүче, битараф булмаган рухы бай  кеше бит ул. Тик бик еш кына рухи байлык белән материаль байлык тәңгәл килми.  Каләм ияләре никадәр генә талантлы-танылган булса да, байлар рәтенә керә алмый. Ә менә соңгы елларда  республикабызда  үткәрелә торган  конкурс-ярышлар  каләм ияләрен материаль яктан да баета башлады. Җиңүчеләр саллы гына суммалар белән бүләкләнә. “Шагыйрь дә күбәләк түгел бит,  чәчәк белән генә туена алмый", -  дигән иде бер танылган шагыйрә, очрашудан чәчәк тотып кайтып килгәндә. - Аның да ашыйсы килә”.

 Яңа ел алды, декабрь азагы ел буе эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясар вакыт. Шуның белән күңелле дә, кызык та ул. “Татмедиа” АҖ филиалы  “Казан утлары” журналы да “”Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”-  дип исемләнгән,  Россиядә укытучылар һәм остазлар елы кысаларында уздырылган татар телендәге әдәби  әсәрләр конкурсына йомгак ясады бүген. Татарстан Республикасы каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә (рәисе Марат Әхмәтов) оештырылган конкурс хәерле сәгатьтә башланган. Укытучысы турында җылы сүзләр әйтергә теләүчеләр бик күп булган. Хәтта Төркия, Сүрия кебек  чит илләрдәге, Чувашия, Башкортстан кебек күрше республикаларда, Ульяновск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез дә актив катнашкан.  Абруйлы жюри бик катлаулы мәсьәлә, зур эш алдында калган. Конкурста мәктәп укучылары өчен аерым номинация һәм анда катнашучыларның саны күп булу милли әдәбиятыбызның киләчәгенә өмет уята. Яшь каләм ияләре белән бергә конкурста инде танылган әдипләребезнең дә катнашып җиңүе әлеге әдәби ярышның абруен, дәрәҗәсен арттыра.

Сабан туйда көрәшне малайлар башлаган кебек, монда да да тантананы  җиңүче балаларны котлап башлау бик дөрес гамәл булды. Теләче районы Баландыш мәктәбеннән Назлыгөл Гайнетдинова, Мамадыш районы Усәли авылыннан Рәдиф Миңнеханов, Мамадыш Җәнлек совхозы мәктәбеннән Әмир Фәрхуллин бүгенге көнне гомерләре буе онытмас. Казанга килеп комиссия Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы урынбасары Марат Әхмәтов кулыннан бүләк алу бәхетенә ирештеләр бит! Хәер, өлкән җиңүчеләр дә  лаеклы бүләкләрен алганда дулкынлануларын  яшереп кала алмады. Менә алар җиңүчеләр.

Хикәя номинациясендә:

 1 урын Ркаил Зәйдулла (Казан)

2 урын Гөлүсә Батталова Әтнә, Күәм)

3 урын Әнисә Зәйнуллина. (Казан)

Повесть номинациясе:

1 урын Әлфирә Галиева  (Аксубай, Яңа Дума)

 2 урын Асия Юнысова (Казан)

3 урын Гөлинә Гыймадова (Казан)

 Моннан тыш, һәр номинациядә өчәр кызыксындыру бүләкләре дә бар иде.  Алар да лаеклы ияләрен тапкан.

Мондый ярыш-конкурслар  яңа исемнәр дә ача. Монысында да шулай булган. Конкурска килгән әсәрләрнең иң яхшылары ел буе “Казан утлары” журналында басылып килгән.

Конкурска килгән яңа әсәрләр меңъеллык әдәбиятыбызны берәүне дә битараф калдырмый торган укылышлы яхшы әсәрләр белән баетыр дип ышанасы килә.  Киләчәктә дә булсын иде мондый  бик күпләрне кулына каләм алып үз сүзен әйтергә өндәүче, туган телебез сагында торучы конкурс - ярышлар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading