16+

СӘГАТЬ СУКТЫ!

Көтмәгәндә безләрнең дә Сукты бугай сәгате: Күтәрергә булдым әле Татарымның сәнгатен! Кем әйтмешли, җиң сызганып, Тотындым бу эшкә мин. Фигаро күк чапсам чаптым - Җитештем бар төшкә мин! Мактануны яратмыймын, Артык тыйнак шуңа мин: Кайда сәнгать - шунда халык, Кайда сәхнә - шунда мин! Сәхнәләрдә мине күргәч, Исе китте һәркемнең:...

СӘГАТЬ СУКТЫ!

Көтмәгәндә безләрнең дә Сукты бугай сәгате: Күтәрергә булдым әле Татарымның сәнгатен! Кем әйтмешли, җиң сызганып, Тотындым бу эшкә мин. Фигаро күк чапсам чаптым - Җитештем бар төшкә мин! Мактануны яратмыймын, Артык тыйнак шуңа мин: Кайда сәнгать - шунда халык, Кайда сәхнә - шунда мин! Сәхнәләрдә мине күргәч, Исе китте һәркемнең:...

Көтмәгәндә безләрнең дә
Сукты бугай сәгате:
Күтәрергә булдым әле
Татарымның сәнгатен!

Кем әйтмешли, җиң сызганып,
Тотындым бу эшкә мин.
Фигаро күк чапсам чаптым -
Җитештем бар төшкә мин!

Мактануны яратмыймын,
Артык тыйнак шуңа мин:
Кайда сәнгать - шунда халык,
Кайда сәхнә - шунда мин!

Сәхнәләрдә мине күргәч,
Исе китте һәркемнең:
«Браво!» дип, «Афәрин!» дип,
Алкышлыйлар һәр көнне!

Көен, сүзен үзем язып,
Үзем чыгып җырлагач,
Хәтта Илназ Баһ кул чапты -
Җырлавымны тыңлагач.

Татар сәнгате өчен дип,
Башкаемны эшләтәм:
Үзем җырлыйм үзем биим -
Башкаемда эшләпә.

Ду китереп биеп, җырлап,
Талантымны раслаем.
Бу җәһәттән минем остаз -
Җырчы Мунир Рахмаев!

Ничек чыгыйм сәхнәгә дип,
Һич аптырап тормыймын -
Латыйповлар кебек мин дә
Джинсы киеп җырлыймын!

Корсагым бар, йөз - түгәрәк,
Һиндчә беләм әз генә...
Әйдә икәү җырлыйбыз дип,
Яннан китми Әлфинә.

Котылдым Әзһамовадан -
Яхшысынмыйм дип кенә;
Бер казанга ике тәкә
Башы сыймый дип кенә...

Калышмаска исәбем бар
Ләйлә Дәүләтовадан:
Фидан Гаффар белән җырлап,
Кайтмак булам Уфадан!

Югары сәнгать бит инде
Телевидение дә.
Шул турыда уйладым мин
Төне буе өемдә.

Гел позитив кына булмый,
Негатив та кирәк дип...
Гел елмайту да туйдыра,
Елату да кирәк дип,
Үзгәрешләр ясап аттым
Нокта куеп уйларга:
«Елмай» дигән тапшыруны
Әйләндердем «Ела»га!

Эфирда да, экранда да -
Бөтен җирдә - мин хәзер:
Кирәксә - Хуҗа Насретдин,
Кирәк икән - Мюнхаузен!

Бөтен җирдә - бер үк чырай
Диеп сүгәрсез инде,
Сәнгать өчен шулай кирәк -
Моңа күнәрсез инде.

Тиатырда тәртип хәзер -
Һичбер этлек монда юк:
Үз пьесамны үзем куям,
Үзем уйныйм шунда ук!

Бүтәннәрнең пьесаларын
Ник куймыйсың, дисәләр.
Борыннарына төртәмен -
Чит илский пьесалар.

Сәнгать чәчәк атсын өчен,
Ни генә эшләмимен:
Йоклап яткан чакларда да
Бер генә төшләнмимен.

Тамырдан үзгәртәсем бар
Бу сәнгати дөньяны...
Кемдер касыкка төртте дә...
...Киттем шулчак уянып.

Коллегия утырышы
Тәмам ителгән икән.
Сәнгать, сәнгать дия торгач,
Йоклап кителгән икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading