16+

“Ул болай тиз китәргә тиеш түгел иде!”

Айдар абый Хафизов та китеп барды. Аңа 77 яшь иде. Үлем сәбәбе пневмония диелә. Соңгы көннәрдә артист реанимациядә булган.

“Ул болай тиз китәргә тиеш түгел иде!”

Айдар абый Хафизов та китеп барды. Аңа 77 яшь иде. Үлем сәбәбе пневмония диелә. Соңгы көннәрдә артист реанимациядә булган.

Әле берничә көн элек кенә Айдар ага хезмәттәше Хәлим Җәләлов белән телефоннан сөйләшкән булган.
- Ә, Җәләлетдин, рәхмәт шалтыратуыңа, ди. Ничек мин әйтәм, җиңеллек бармы? Табиб керә инде, карый, ди. Алга китеш бармы соң, дим. Табиб керә инде, карый, ди кабат. Мин моны артык сүз белән интектерергә кирәк түгеллеген аңладым. Син иркәләнеп ятма анда, мин әйтәм. Чык, шахматта уйнап бетерәсе партия бар, дим. Шуннан көлеп куйды. Ярар, Җәләлетдин, уйнарбыз, диде. Бу безнең соңгы сөйләшү булды. Без нәкъ 60 ел элек аның белән бергә театр училищесына укырга кергән идек. Ике ел укыдык. Ул безнең арада аерылып тора. Ыспай киенгән, кыяфәт тә матур иде. Ул бик тырыш кеше иде. Ике курс бетергәч, аны армиягә алдылар. Ул армиядән кайтканда, без инде укып бетереп, эшли башлаган идек. Ул аннары Илдар Хәйруллиннар белән Марсель Хәкимович курсында эшли башлады. Филармониядә дә эшләде, күчмә театрда да эшләп алды. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда режиссер булып та эшләде. 1978 елда ул театрга килде. Беренче эше аның “Китмәгез, тургайлар” спектаклендә Азамат роле иде, - дип искә алды Хәлим абый мәрхүм хакында.

Татарстан мәдәният министры урынбасары  Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, Айдар Хафизов 80 ләп роль башкарган һәм режиссер буларак та үзен яхшы яктан күрсәткән.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Айдар Хафизовның язучылар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булуын ассызыклады.
- Шуңа күрәдер дә ул һәрвакытта да Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән иҗат кичәләрен, аларны искә алу кичәләрендә режиссер буларак эшләде. Бер эше икенче эшенә бервакытта да охшамаган иде. Һәр эше аерылып торды, - диде Данил Салихов.

Ул алай тиз китәргә тиеш түгел иде. Чөнки Айдар абый тормышны бик яратты. Инде 70 яшен узгач та ул үзе өчен яңа һөнәр үзләштереп, умарталар тота башлады. Бу хакта кайбер матбугат чараларында язмалар да күренгәләде.

Аның белән бергә укыган Илдар Хәйруллин да “Ул болай тиз китәргә тиеш түгел иде!”, дип берничә кат кабатлады.
- Ул тормышны ярата идек. Без аның “больничный” алып, ятканын хәтерләмибез. Ул тормышка гашыйк иде. Тормышны төрләндерә, тормышын баета иде. Иҗат итте, бакчасын үстерде, Иделдә балыгын тотты. Җитмештән узгач эшсез тора алмый торган Айдар умартачылык белән шөгыльләнеп, гаиләсен, без хезмәттәшләрен бал белән тәэмин итеп торды. Ул бик көчле, сәләмәт нәселдән. Әтисе 90 ны, әнисе 100 яшьне узып, дөньядан китте, - диде Илдар Хәйруллин Айдар Хафизовны озатканда.

Хафизовлар гаиләләре белән иҗади гаилә. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында гына да алар берничә. Мисалга, Айдар аганың сеңлесе Рушания Юкачева.
- Безнең Хафизлар нәселе агачы бик зур. Ботаклары бик күп. Хафизовлар нәселен үзсүзле, үҗәт дип йөртәләр. Безгә шундый кушамат тагылган. Әйе, үзсүзле. Айдар абый үҗәт. Мин аны начар сыйфат дип уйламыйм. Үҗәт булып ул үзенә бирелгән эшне җиренә җиткереп, башкарып чыга иде. Үзсүзле булып, үз фикерен әйтә белә торган кеше иде. Мин бик горурлана идем, горурланам һәм горурланачакмын!, - диде Рушания ханым.
Айдар Хафизовны туган авылы Питрәч районы Күн авылына җирләделәр.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading