16+

Урал тауларында татар булуыбызга сөенеп йөрдек

Халкыбыз бу хыялын җырларына юкка гына салмаган инде. Тик күпләр өчен ул чынлап та чынга ашмаган хыял гына булып кала.

Урал тауларында татар булуыбызга сөенеп йөрдек

Халкыбыз бу хыялын җырларына юкка гына салмаган инде. Тик күпләр өчен ул чынлап та чынга ашмаган хыял гына булып кала.

 Җәлил һәм Тукай эзләреннән ...Уралны урап

 Менәргә иде Урал тауларына....

Ә менә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татарстан республикасы татар төбәкчеләре (алыштыргысыз җитәкчеләре Альберт Борһанов) менә инде берничә ел рәттән Урал, Себер якларында яшәүче милләттәшләребез белән күзгә-күз очрашып, эш тәҗрибәләре белән уртаклаша. Татарстаннан читтә яшәгән татарларыбызның милли рухын күтәрүгә үзеннән зур саллы өлеш кертә.

Менә быел да бер төркем тарих тузаннарында казынып, шунда хакыйкать энҗеләрен табарга яратучылар 25 сентябрь кичендә YII Бөтенроссия Урал (татар) төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын уздыру максаты белән, уңайлы автобуска утырып, озын озак юлга кузгалдылар. 12 сәгать бардык. Ә иртән безне Пермь каласы көтә иде инде. Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 40 тан артык җирле тарихларын өйрәнүчеләр бер мәйданга җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Кайлардан гына килмәгәннәр алар: Кемерово, Оренбург, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан район- шәһәрләреннән. 

"Без тынычта аттан артык эшлибез..."
 Пермьдә татар мәдәнияты көннәре каланың тиздән булачак 300 еллыгына багышланган иде. Фәнни гамәли конференциядә дә сүз башлыча шул хакта һәм Урал заводларын, рудникларын төзүдә татарларның роле турында барды. Кызыклы гына фәнни әһәмиятләре шактый зур булган чыгышлар тыңладык. Конференцияне оештыруда һәм уздыруда инде шактый олы яшьтә булуына карамастан егетләр шикелле төз гәүдәле, тирән фикерле якташыбыз Апас районында туган Данир ага Закировның ролен билгеләп үтәргә кирәк. Ул Пермь шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе. Бу якның сугыш һәм хезмәт батырлары турында күп кенә китаплар нәшер иткән.

Кайберләрен тәкъдим итәргә Казанга конгресска да килгән иде. Бер сүз белән әйткәндә, үз эшен яратып, җан атып шуңа башкаларны да яраттырып яши ул. Конференциянең уңышлы булуы өчен аңа һәм башка оештыручыларга зур рәхмәт, Пермьлылар кунакчыл икәнлекләрен тагын бер тапкыр күрсәттеләр. Конференция узган китапханә фойесында самавырлар кайнап, милли ашлы өстәлләр Рәүф Мулләхмәтовлар бу якларда гына пешерелә торган зур как бәлеш ясап килгәннәр иде. Бу Бөтенроссия конференциясенең быелгысы Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына, Татарстан төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган иде.

Бу якларда милли рухыбызны сакларга тырышу сизелеп тора. Моны кич белән булган үзешчән сәнгать осталары концертында да тойдык. "Гүзәл Чулман" фольклор ансамбле егет-кызлары осталыгына сокландык. Конференциягә Хезмәт Герое шахтер Георгий Меркулов та, элеккеге шахтер, хәзерге көндә Новокузнецк шәһәре мәчете имам-хатыйбы Әнвәр Аширов та килгән иде. Аларның чыгышы Данир әфәнденең шахтерларга багышланган китабын тулыландырды.
Конференция төгәлләнгәч безне Пермь буенча кызыклы сәяхәт көтә иде. Каланың үзенчәлекле урыннарында булдык. "Тозлы колак" дигән сын янында уздырыштан сурәткә төштек.Аны татар кешесе рәссам-сынчы Рөстәм Исмәгыйлев ясаган икәнен белгәч, милләтебез өчен кабат горурлык хисләре тойдык.

Өеннән чыгып киткән мосафир,бигрәк тә, хәләл ризыклар белән генә тукланучылар өчен ашау-эчү мәсьәләсе дә кечкенә әйбер түгел. Пермьлеләр монысын да алдан ук кайгыртканнар. Шәһәрдә күптән түгел генә ачылган "Сиеста" кафесында тукландык.
— Мәчеттән ерак урнашмагач, без хәләл ризыклар әзерлибез. Олысы да, кечесе дә яратып ашыйлар, - диде кафе хуҗасы Римма ханым Хисмәтуллина. Әнвәр хәзрәт Коръән сурәләре укыгач, Мәүлет мәҗлесенә охшап калды кичке ашыбыз. "Их, менә исемен дә үзебезчә матур, татарча иттереп үзгәртсәләр!" - дип уйладык һәм моны хуҗабикәгә дә әйттек. Кем белә бит, бәлки, кабат килгәндә шулай булыр да. 
 
Хәтәр барда татар бар...
Пермьдә ике кич кунганнан соң Серов шәһәренә юл тоттык. Свердловск өлкәсе. Ул яклардагы хәбәрләр белән дә даими танышып алар башкарган эшләргә хәерхаһлы булып тора идек, инде менә үзләрен барып күрергә дә насыйп булды. Төньяк Уралга сыенып утырган бу шәһәргә (дөресен әйтсәң, ул репрессияләнеп, илләреннән - җирләреннән куылганнарныкы) моннан нәкъ 90 ел элек 1932 елда) Муса Җәлил килеп чыккан булган. Ул биредәге татар матбугатының эше белән кызыксынып, аны үстерү өчен киңәшләрен бирергә дип килә ул монда Уралга. Ә инде узган ел бирегә мәңгелеккә бюст булып калка. Шәһәрнең балалар китапханәсе янына. Без аның һәйкәленә ал канәферләр куйдык. Балалар язучысы буларак үземнең татар һәм рус телендәге китабымны бүләк иттем. Директоры бик сөенеп, он лайн очрашу әзерләрбез дип калды.
Серов шәһәрендә дә конференция бик эчтәлекле һәм мәгънәле узды. Шәһәрнең"Чулпан" татар башкорт мәдәнияты үзәге җитәкчесе Розалия Синцова үзен эшенең остасы һәм милләтен яратучы итеп күрсәтте. Ул узган ел Омскидагы конференциядә үзләренең Җәлилгә бюст куярга җыенулары турында әйткән иде ул. Быел үз тырышлыклары һәм Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән ул тормышка ашырылган. Урал заводларын төзүдә татарларның роле, Уралга сөрелгән татарлар язмышы турында гыйбрәтле чыгышлар тыңладык. Шәһәрнең балалар китапханәсендә милли әдәбият, шәхесләрнең роле турында түгәрәк өстәл узды. Анда һәркем үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Репрессияләнгәннәр һәм 1941 -44 елларда эвакуацияләнгән госпитальләрдә яралардан һәм авырулардан вафат булганнар каберлегендә дә булдык. Балалар эзләнү отряды җитәкчесе Алексей Мызников үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләде.

Гранит плитәдән татар фамилияләре эзләдек. Алар шактый иде. Әйе, хәтәр барда -татар бар. Ул берничек тә читтә кала алмый. Ә кичен "Без - Урал татарлары!" дигән II ачык фестиваль конкурс лауреатлары һәм дипломатлары катнашында концерт программасы булды. Серовлылар үзләре дә бик талантлы икән: хәтта олы яшьтәге әби-бабайлар да милли көйләребезгә биеп-җырлап калырга ашыкты. Казаннан Гөлшат Имамиева чыгышы да милләттәшләребезнең күңел кылларын тибрәтте. 

Бер горурлык хисе
 Икенче көнне Екатеринбург шәһәренә килдек. Анда да фәнни конференция узды. Татар төбәкчеләренең чыгышлары Уралдагы милләттәшләребезгә бик файдалы булгандыр дип уйлыйбыз. Алар урыннардагы милли проблемаларга һәм аларны чишү юлларына багышланган иде. Татарстан Республикасы илчелегендә булып. Татарстан флагы һәм гербы янында сурәткә төшкәндә дә горурлык хисе кичердек. Конференциядә катнашкан җирле милләттәшләребездә дә шундый ук тойгылар булгандыр.

Ә инде бертуган Агафуровлар йортын карагач, ул Екатеринбург каласын чын мәгънәсендә бизәп тора милләтебез өчен тагын бер тапкыр ( инде ничәнче кат!) горурлык хисләре кичердек. Патша армиясенә солдатка барып, хезмәтен тәмамлагач, данлыклы сәүдәгәр булган бу Лаештан киткән егет. Халкыбызның хезмәт төбе хөрмәт дигән мәкале бик урынлы инде монда.

 Кичен Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәренә киттек. Безне анда шулай ук якташыбыз Кама Тамагы егете каланың "Рамазан" мәчете имам-хатыйбы Илдар әфәнде Сафин сарыклар суеп, пылаулар пешереп, кечкенә генә булса да мәчетендә ( зурысы төзелеп килә, нигезе салынган инде) мул өстәлләр әзерләп көтә иде. 

 — Сез Туфан абыйлар эшен дәвам итүче бит! - дип бик хөрмәтләп каршы алды безне Туфан якташы. Җиде ел элек Уралга килеп төпләнгән, хатыны бу яктан. Килү белән төбәктә Ислам динен көчәйтергә тотынган. Кайбер уңышлары да бар. Бүген мәчеткә җомга намазына 60лап мөселман йөри, тирә-як авыл-калалардан да киләләр икән.

Шуларның берсе Ансар абзый минем якташым булып чыкты. Хәзрәт: "Буалар да бар," - дигәч, "кайсыгыз, кайдан?"- дип сораган идем, әниемнең туган авылы Вольностаннан икән. Моннан бик күп еллар элек килгән булган бу якларга. Хатыны вафат. Хәзер аның рухына дога кылырга дип мәчеткә йөри башлаган. Күзләре моңлы, яшьле. Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил. Ярый инде, юанырга-җыелырга мәчетләре бар. Аның өчен барысы да Илдар хәзрәткә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.

Менә берничә ел инде төбәкчеләрнең саллы җайлы арбасына мин дә хәбәрче буларак утырып йөрим. Чакрымнар узган саен күңел биштәремдә җылы хисләр, каләмем очында матур сүзләр ишәя, милләтем өчен горурлык арта. Моның өчен әлеге көннән-көн киңрәк колач ала торган хәрәкәтнең җитәкчесе профессор Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка рәхмәтләремнең иң олысы.

Бер гасырлык белем учагы
 Урал-Себер якларыннан төбәкчеләр белән конференцияләр уздырып кайтканда ул һәрвакыт төшеп калып авылына юл ала иде. Шул чагында аның туган авылын болай нык яратканына сокланып Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Бәгәрәк Тамак дигән бу татар бу авылын барып күрү теләге туган иде күңелемдә. Быелгы сәяхәттә менә ул да насыйп булды. Чынлап та, бик матур авыл икән бит ул ике елга: Синара һәм Бәгәрәкнең бергә кушылган урынында урман тауларга сыенып утырган .

Авыл мәктәбенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада катнаштык. Мәктәп диварына аның беренче директоры Җамалалетдин Камалов хөрмәтенә куелган мемориаль такта ачылуның шаһитлары булдык. 1922 елда мәктәпне башлап җибәргән бу мөхтәрәм мөгаллим Альберт Борхановның бабасы икән бит. 1937 елда репрессиянең канлы тегермәненә эләгеп, хаксызга һәлак булган. Тарихның ак тапларын оныкларның данлы эшләре бизи. Әлеге истәлек тактасы бер Җамалетдин абзыйга гына түгел, ә милләт балаларын белемле итәргә теләп, йөрәкләрен бүлеп бирергә әзер торган барлык мөгаллимнәргә дә дип кабул ителә. Сөеп тә, сынап та карап директор агай безгә: "Хаклыкның югалуына юл куймагыз, киләчәкнең якты өметле булуы өчен тырышыгыз!" - дия кебек.

Истәлек тактасын ачу тантанасына аның авторы рәссам- архитектор Валерий Хәмитовның да кайтуы ямь өстенә нур булды. Лаеклы алкышларның күп өлеше аңа һәм бабасын данлаган оныкка яңгырады. Алар хаксызга рәнҗетелгән Җамалетдин аганың рухын да шатландыргандыр дип ышанасы килә.
 Мәктәпнең актлар залында узган конференциядә Альберт Борханов редакциясендә нәшер ителеп дөнья күргән "Урал регионы татарлары:тарих һәм чынбарлык" дигән китабын тәкъдим итү дә булды. Аңа бер гасырлык мәктәптә төрле елларда укыткан мөгаллимнәр, укучылар да катнашты. Бүген дә әлеге мәктәптә 184 бала белем ала. Бай тарихлы Бәгәрәк Тамак киләчәккә карап өмет белән яши. Авылда Тукай мәйданы бар, мәчет төзелеп ята.

Көндез мәктәптә башланган чара кичен клубта зур бәйрәм булып дәвам итте. Автор-башкаручы Рамил Чурагулов бу матур авылга багышлап җыр да иҗат иткән. Аны беренче тапкыр автор авызыннан ишетүләренә карамастан, күңелләренә бик хуш килде авыл халкының. Төбәк тарихын өйрәнүче, Әгерҗе кызы Рәзилә Хәмидуллинаны да бу матур табигатьле һәм күркәм холыклы халыклы авыл җыр язарга илһамландырган. Аны да алкышлап кабул иттек. Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева да Казаннан махсус килеп милли аһәңнәребезгә сусаган халкыбызның күңелен милли моңнарыбыз белән баетты. Татар матбугаты белән дә таныштырып, китапларыбызны бүләк итеп калдырдык.

"Ай, Мөслим, инде нишлим?!"
 Мөслим мәктәбендә узган очрашу, фәнни конференция дә күңелләрне айкады. Өлкәннәр хәтерлиләрдер, 1957 елда "Маяк" җитештерү берләшмәсендә авария булып, радиация елгага агып төшеп, үзенең мәкерле эшен эшли башлый. Баштарак кешеләр ни булганын, нидән чирләүләрен, күпләп үлгәннәрен аңламыйлар. Ләкин ныклап тикшерә башлагач, бу җирләрнең яшәү өчен бөтенләй яраксыз, куркыныч икәнлеге ачыклана. Тиз арада авылны күчерү мәсьәләсе килеп баса. Татар авылларыннан кала башкаларын күчерә дә башлыйлар. Язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм тагын шундый милләтпәрвәр фидакарьләрнең кат-кат язылган хатлары, чыгышларыннан соң гына Мөслим авылы да элеккеге урыныннан кузгала. 2008 елда ике генә чакрымга күчеп хәзер ул "Мөслим тимер юл станциясе 2" дип атала.

Яшәү өчен барлык уңайлыкларны да тудырырга тырышканнар инде гаепне йолар өчен. Бистәдә 2500ләп халык яши, каланыкына биргесез зур, матур мәктәптә 325 бала белем ала. Быел беренче сыйныфка 35 сабый укырга кергән. Янәшәдә генә бассейн бар, Мәдәният үзәге төзелеп ята. Ләкин халык күзендәге моң- сагышны күрми мөмкин түгел. Бу авылда егетләр өйләнә, кызлар кияүгә чыга алмый икән. Һәркем киләчәк буынының, нәселенең сау- сәламәт булуын тели. Күзгә күренмәс, кулга беленмәс булса да радиактив нурланыш үзенең мәкерле эшен дистә еллар дәвамында бүген дә эшли. Бу авылның ун зираты бар диделәр. Әле бүген дә яшәү өчен көрәшеп урын өстендә ятучылары да шактый.

Без бу күпне күргән, күпне кичергән Мөслим мәктәбенә аз гына булса да кәефләрен күтәрергә теләп, үзебезнең китапларыбызны бүләк итеп калдырдык. Ә инде төркемебездәге игелекле җан, алтын куллы егет гармуннарга икенче тормыш бирүче оста Расих Сабирҗанов мәктәпкә баян тапшырды. Мәктәпнең бусагасын атлап керү белән колакларыбызны татар моңы иркәләгән иде. Инде Казан бүләге баян моңы да кушылгач, ул тагын да еракларга таралыр. Мәктәп директоры Зөлфия Вәлиева һәм бердәм коллектив безне якын туганнарыдый каршы алып, татарның кунакчыл булуын исбатлап, хөрмәтләп озаттылар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлдәге язу берәүне дә битараф калдырмагандыр. Бу һәйкәл 2011 елда элеккеге радиацияле Мөслим авылыннан күчерелгән. Бу дөньяда уйлап эшләмәсәң, сак кыланмасаң, һәйкәлләр дә тынычлыкта калмый икән бит. 

Бүген бар җиһанга атом коралы белән янаучылар булуын берничек тә аңлап булмый. Аларны менә шул күз яшьләре белән сугарылган Мөслим җиренә алып барып күрсәтергә иде бүген. 

Кичен Чиләбегә кайтып урнаштык. Юк, җырдагыча чиләнергә түгел, тарихи урыннарына карап сокланырга һәм үткәнен тирәнрәк өйрәнергә. Чиләбедә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдык, фотога төштек. Җәлил һәйкәле дә бар татарлар күпләп яши торган бу көньяк Урал каласында. Аңа да чәчәкләр куйдык.

Казахстан чигенә 15 чакрым 
Иртәгесен безне Троицк көтә иде. Элегрәк мин аны Тукай булган Җаек каласы дип белә идем. Наданлыгым аркасында шулай ялгыш уйлаганмын. Җаек ул Уральск, Казахстан җирендә. Ә Троицк ул Рәсәйдә Чиләбе өлкәсендә икән бит, Казахстан чигенә 15 чакырым бар әле. Ә Тукай анда да булган, кала бүген дә аның эзләрен саклый. 1912 елның җәендә ныклап чирли башлагач, дуслары сәүдәгәр Яушевлар аны үзләренә кунакка кымыз эчеп дәваланырга чакыралар. Ләкин бөегебезнең чире дәвалаудан узган, бик нык азган була инде.

Шулай да ул анда өч ай тора. Яшьләр белән очраша, төрле кичәләрдә катнаша. Үзәктәге бер йортка "Монда Тукай булды." - дигән истәлек тактасы да куелган, һәйкәл дә бар. Бу урында "ул беркем белмәгәннәргә бу һәйкәлләр нигә кирәк инде?!" - дияр. Юк, болай уйларга да ярамый. Шушы тирәдән узган берәү һәйкәлдәге язуларны укыр да кем икәнен беләсе килеп, интернетка керер, үзе белән дә танышыр шигырьләре белән дә. Татар дигән бөек милләт барлыгын, аның талантлы улы булуын да хәтерендә калдырыр.

Троицк ул - сәүдәгәрләр шәһәре. Атаклы Мәкәрҗә ярминкәсе булган кебек троица вакытында җыела торган шушы кала ярминкәсе дә булган. Екатеринбургта Агафуровларга сокланган булсак, монда Яушевларга баш идек. Каланың иң матур бизәкләп-сырлап эшләгән йортлары аларныкы. Башкача була да алмый: матурлык ярата торган, хезмәт сөючән татарларныкы бит алар. Башкаларга үрнәк булырга тиеш! Ә инде пассажлары бүгенге сәүдә үзәкләреннән һич кенә дә калышмый. Кызыл кирпечтән мәңгелек итеп ныклап салынган. Гасыр башында ук булса да (1911 ел ) бүген дә бераз косметик ремонт ясасаң, менә дигән мәһабәт бина. Димәк, Тукай да күреп соклангандыр аңа.Татарларның булганлыгына гасырларны кичкән һәйкәл. Дөрес, бүген ташландык хәлдә диярлек. Бәлки, кирәге дә чыгып куяр әле, заманалар гел үзгәреп тора бит.

Сизгәнсездер инде, без Уралда башны югары күтәреп, татар булуыбызга сөенеп йөрдек. Троицк каласының борынгы мөселман зиратында да хәтта. Капкадан керүгә үк бар төрки мөселманнарына билгеле атаклы дин галиме ишан Зәйнулла Рәсүлов кабере каршы ала. Ул әдәбиятыбызның танылган әдибе Атилла Расихның әтисе, ә инде быел туганын эзләп барып, Ерак Көнчыгыштагы Артем каласында вафат булып чит җир туфрагында җирләнгән Фәридә Рәсүлованың бабасы. Бу хакта безнең газетабызда берничә язма чыкты. Халкыбызны иманлы -исламлы итү өчен күп көч куйган шәхес. Аның һәм башка дин әһелләре каберләрен безгә Троицк шәһәре мәчете имамы Данис Әхмәтшин күрсәтеп йөрде. Шәһәрдә ишан исемен йөрткән "Рәсүлия" мәдрәсәсе дә бар. Аның ишеген дә ачып кердек. Анда бүген дә ике йөздән артык егет- кыз ислам нигезләрен өйрәнә. Калада узган конференциядә дә бу хакта тәфсилле сөйләнде. Троицкидагы китапханә дә Тукай исемен йөртә, аңа да китаплар калдырдык.

Чиләбегә.Чиләнергә түгел 
 Чиләбедәге 81нче урта мәктәп Муса Җәлил исемендә. Анда да үз укучыларына милли тәрбия бирергә тырышып йөрүче кешеләр эшли. шундый янып йөрүчеләрнең берсе Марат Әхәтов директор урынбасары, хуҗа булып сөенеп күрсәтеп йөрде. Акыллы фикерле яшь иптәш Чиләбе шәһәрендә татар телен саклап калу, яшь буын вәкилләренә ана телен өйрәтү максаты белән яши. Татар теле факультатив рәвешендә булса да, ике сәгать укытыла. Татар теленең кабинеты, милли ансамбльләре дә бар. Татар теленнән олимпиадалар уздырыла, Җәлил укуларында катнашалар. Киләчәктә мәктәп бинасын мемориаль такта да бизәр әле дип тә өметләнә. Шуңа да без Казанлылар бүләк иткән кәләпүш егеткә бик килешеп тора. Чөнки ул аңа лаек. Киләчәктә зуррак эшләргә дә рухландырыр. Марат Әхмәтовка бер ярдәм дә кирәк: егет кандидатлык диссертациясе язган, бер әйбәт фәнни җитәкче кирәк үзенә. Кемнәр булдыра, булышыйк әле милләтебезнең асыл егетенә. Бергә булыйк! Бигрәк тә, бүгенгедәй хәвефле хәтәрле заманда.
«Бергә булыйк!» - безгә булган бер җиребездә очрашу саен кабатладылар. Аларның, читтәге татарларның, бик тә безнең белән бер арбада буласы килә. Казанга да Мәккәгә карагандай зур өметләр баглап торалар. Әйе, рус иле уртасында үз милләтеңне, динеңне, телеңне, гореф-гадәтләреңне саклап калу бер дә җиңел түгел. Шуңа да мондый очрашу-аралашулар бездән дә бигрәк аларга, читтәге милләттәшләребезгә кирәк. Үзләрен татардай зур бөек халыкның бер күзәнәге итеп тоярга һәм шуңардан алдагы тормыш, яшәү өчен көч алырга. Менә шуны яхшы аңлаганга Бөтендөнья Татар Конгрессы каршындагы төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе чын мәгънәсендә утны - суны кичкән (әфганчы) тирән белемле тарихчы Альберт Борханов үз тирәсенә тарих дип җан аткан талантлыларны җыеп озын ерак юлга кузгала да инде. Киләчәгебезнең булуын һәм матур булуын тели ул. Ә киләчәк үткәнен белгәннеке генә була, ди безнең акыллы халык мәкале.

Казан - Пермь - Екатеринбург - Серов - Каменск-Уральск, - Троицк - Чиләбе - Казан. 
 

 

 
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йолдыз апа, шәп язгансыз 👍

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йолдыз, шундый зур эшләр башкарып, озын юллар узып, матур истәлекле урыннарда булып кайткансыз! Язмагызда сезнең белән мин дә йөредем! Рәхмәт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Собханалла, бигрэк тирэн эчтэлекле,кинкырлы язма булган бу. Авторга бик зур рэхмэт. Узем дэ анын белэн ботен Уралны гиздем. Татарлар кайда да югалмаган, хаман башка миллэтлэргэ урнэк булып яшилэр икэн бит! Шундый экспедициялэр оештырылмаса, алар турында язылмаса, берни белми яшэр идек эле. Эшегездэ унышар телим. Тагын барыгыз,тагыг языгыз.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик тирән эчтәлекле, алай гына да түгел, Йолдыз дустым, үз язмаң белән бөтереп алып киттең дә шул якларда йөртеп алып кайттык!!! Көчле дә инде үзең! Сөбеханалла, күз тимәсен! Рәхмәт сиңа!!! Иҗат чишмәң мәңге саекмасын! Сәламәт бул!!!

          Мөһим

          loading