16+

Урмай тагын талантларны җыйды

Күптән түгел Чуашстанның Урмай авылында Халыкара төрки дөньяның «Урмай-Зәлидә» дигән традицион мәдәният фестивале булып узды. Анда Төркия, Чиләбе, Самара, Әстерхан, Түбән Новгород калаларыннан килгән сәхнә осталары үз талантларын күрсәтте. Аның оештыручысы - Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гибатдинов белән аларның эшчәнлекләре турында сөйләштек.

Урмай тагын талантларны җыйды

Күптән түгел Чуашстанның Урмай авылында Халыкара төрки дөньяның «Урмай-Зәлидә» дигән традицион мәдәният фестивале булып узды. Анда Төркия, Чиләбе, Самара, Әстерхан, Түбән Новгород калаларыннан килгән сәхнә осталары үз талантларын күрсәтте. Аның оештыручысы - Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гибатдинов белән аларның эшчәнлекләре турында сөйләштек.

- Фәрит, авылыгызда 25 ел буе «Урмай моңы» фестивале үткәрелеп килде. «Ул башка булмаячак» дигәч, борчылучылар да булгандыр. Монысы аннан нәрсәсе белән аерыла? Ни өчен аның исеме «Урмай-Зәлидә» дип атала?
- Зәлидә - бию хәрәкәтенең бер төре ул. Ике кешенең әйләнүен «зәлидә» дип атыйлар. Бу чара төрки халыкларның фольклор этник мәдәниятен пропагандалавы белән үзенчәлекле. Безнең төрки халыклар бер-берсенә карап үсәргә тиеш. Быелгы фестивальдә йөздән артык башкаручы катнашты. Җырлы-биюле уеннардан торган конкурс биш төрдә узды. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендәге жюри катнашучыларга үз бәясен бирде. Бию төрендә Төркиядән килгән коллективка тиңнәр булмады. Җыр төрендә Урмайның «Мишәр» ансамбле җиңү яулады. Бәйгедә этнофутуризм дигән музыка юнәлеше дә кертелгән иде. Ул элекке фольклорны бүгенге авазлар белән заманча музыка уен коралларында яңгырату. Тик әлеге төрдә җиңү беркемгә дә елмаймады. Фестивальдә остаханәләр эшләде. Кунаклар Урмайда Сабан туе да карадылар. Татарстанның Тәтеш районы вәкилләре, сәнгать осталары да бәйрәмдә катнашты. Фестивальгә киләсе елга якут, гагауз кебек халыкларны да чакырырга исәп бар. Әлеге чараны оештырырга Чуашстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Чуашстанның милли-мәдәни мөхтәрияте, Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәм итте.
- Шактый гына катнашучыны кабул иткәнсез. Аларны урнаштыру өчен авылда кунакханәсе дә кирәк бит әле.
- Әйе, бездә кунакханәләр юк. Шуңа күрә кунакларны авыл халкы үз өйләрендә яшәтте.
- Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе буларак Сез башкарган эшләр шактый. Интернетта «Көмеш каләм» дигән конкурс та ачып җибәргәнсез.
- Ул конкурсны үзем тәкъдим иттем. Аны дүртенче тапкыр оештырабыз. Быелгысына 1950 елга хәтле төшкән фотосурәт белән берәр битлек язманы теләсә кем җибәрә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading