16+

Ваһапов фестиваленең юбилей концерты: “Советлар Союзы сәяхәт иткән кебек булдым”

Р. Ваһапов фестиваленә – 20 яшь! Ваһапов фонды юбилейны С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үткәрде.

Ваһапов фестиваленең юбилей концерты: “Советлар Союзы сәяхәт иткән кебек булдым”

Р. Ваһапов фестиваленә – 20 яшь! Ваһапов фонды юбилейны С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үткәрде.

Кайсы туган көн бүләксе үтсен инде? Ваһапов фонды юбилеенда да бүләкләнүчеләр күп булды. 

Ваһапов фестиваленең һәр концерты кебек юбилей тамашасы да зәвыклы үтте. Юбилей концерты булгач, үзенчәлекле, кабатланмас тамаша, сюрприз булырмы әллә дип өмет иттем. Әмма Ваһапов фонды тапталган юлдан тайпылмады, мөгез чыгармады. Ваһапов фестиваленең гадәти гала-концертларында болай да тере тавышка җырлыйлар, ә юбилейда катнашкан лауреатларны башка фонд проектларында да еш күргәнебез бар. Концерт башланганчы фойеда Рәшит Ваһапов башкаруында җырлар яңгырап торды. Концертта шул рухта узгач, вакыт машинасына утырып Советлар Союзы сәяхәт иткән кебек булдым. Худсовет тикшерүе аша үткән концерт Ваһапов фестиваленең юбилей тамашасына бик якын булыр иде, мөгаен. 

Бәйрәмдә республика җитәкчелеге, мәдәният һәм сәнгать әһелләре дә кунак булды. Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният эшлеклеләренә, фестиваль лауреатларына һәм оештыручыларына дәүләт, ведомство бүләкләре тапшырды: Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Рәнис Габбазовга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Ваһапов фонды коллективы Татарстан Рәисе рәхмәт хатына лаек булды. Фәрит Мөхәммәтшин фондны бәйрәм белән котлап, аның әһәмиятен ассызыклап үтте. 

– Күп кенә яшь башкаручылар өчен бу фестиваль профессиональ карьерага старт бирде, үз осталыкларын камилләштерергә, яңа офыкларны ачарга ярдәм итте. Фестиваль катлаулы халыкара чикләүләр чорында йомшак мәдәни дипломатия коралы, халыклар диалогында ныклы бәйләүче звено булып тора, Россия төбәкләре белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, дус дәүләтләр белән ышанычлы элемтәләрне һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә, – диде ул. 

Фонд җитәкчесе Рифат Фәттаховка берьюлы ике дуслык ордены бирелде. Берсен – Татарстанның Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ә икенчесен - Россия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Ришат Халиков тапшырды. Рифат Фәттахов ике республиканың җитәкчелегенә һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте.  

– 2004 елны татар җыр сәнгатендә бик авыр күренеш иде. Сәхнәне чуп-чар вак-төяк җырлар басып алган иде. Нәкъ шул вакытта Рәши Ваһапов фестивале барлыкка килде. Безнең беренче концерттан соң Равил абый Шәрәфиев: “Сез караңгылык патшалыгында яктылык нуры”, – диде. Без фестивалебез аша бик сәләтле яшь башкаручылар үсеп килә. Аларның репертуарында классик җырлар, Рәшит Ваһапов җырлары. Татар җыр сәнгате исән, аның бик матур киләчәге бар, – диде Рифат Фәттахов.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading