16+

Вакыты җитте: Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды

44 елдан соң истәлекле такта ачылды. Азмы бу, күпме... Шунысы хак: бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерергә беркайчан да соң түгел. Казанда ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Вакыты җитте: Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды

44 елдан соң истәлекле такта ачылды. Азмы бу, күпме... Шунысы хак: бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерергә беркайчан да соң түгел. Казанда ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Мемориаль такта Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча, нәкъ Нурулла мәчетенә каршы урнашкан бинага куелды. Чара Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды.
– Зифа Басыйрова кабатланмас матур тавышка ия булган җырчы. Татар дәүләт драма театрында Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт», «Изге әманәт», «Биш бүләк» спектакльләрендә төп рольләрне башкарып, халык күңеленә кереп калды, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Зифа Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим авылында гап-гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Илдә барган бөтен авыр чорларны легендар җырчы үз иңнәрендә кичергән. Зифа Басыйрова ятимлек ачысын 10 яшендә үк татыган. Ул ачлык еллары, сугыш афәте, язмыш сынауларына сынмаган шәхес. Әти-әниләре вафатыннан соң, кечкенә кыз балалар йортына эләгә. 14 яшенә кадәр шунда тәрбияләнә. Шулай да Зифа Басыйрованың иҗатка булган мәхәббәте тормыш авырлыкларыннан көчлерәк булган. 
– Зифа Басыйрованың тормыш юлы авыр булуга карамастан, ул үз юлын тапкан. Зифа апаның җырларын балачактан тыңлап үстек. Өйдә аның башкаруында җырлар яңгырап тора иде. Истәлек тактасы ачылу – зур вакыйга, – диде “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Зифа Басыйрова 20 ел Камал исемендәге театрда, 10 ел Татар дәүләт филармониясендә эшли. Ул оста актриса гына түгел, моңлы, көчле тавышлы җырчы да булган.
– Беренче һөнәри адымнарымны Зифа апа җитәкчелегендә ясарга насыйп булды. Ул вакытларны сагынып искә алам. Фотоальбомымда Зифа апаның: “Искә алып карарсың, Луара”, – дип язылган сурәтләре иң кадерлеләре. Зифа апа театрда да бик күп еллар хезмәт куйды. Ул ир-ат рольләрен дә бик оста башкарган. Яшь вакытта Зифа апаның театрда эшләгән чорларын сорашмавыма үкенәм. Ул беркайчан төшенкелеккә бирелмәде, зарланмады. Шат күңелле, кояш кебек якты иде, – ди Камал театры музее мөдире, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова.

Зифа Басыйрованың ире репрессия дулкынына эләгә. Ул җәзаларга түзә алмыйча акылдан шаша. Зифа Басыйрованы да кулга аласы булганнар. Аны бу афәттән йөкле булуы гына коткарып кала. Җырчыга баланың гомерен саклау өчен иреннән баш тартырга туры килә. Зифа Басыйрова Хәсән Туфанның кодагые да булган икән.
– Зифа апаның улы Рафаэль абый Хәсән Туфанның кызы Гөлгенә апага өйләнгән иде. Алар Тимур һәм Эдуард исемле уллар үстерделәр. Зифа апа бөтен Советлар Союзы буенча чыгыш ясады. Сугыш елларында госпитальләрдә дә җырлаган. Бу истәлекле тактаны ачуда ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт әйтәм, – диде Зифа Басыйрованың туганы Альянаст Хәмидуллин.

Чарада Зифа Басыйрова турында истәлекләр җыйган Флүр Баһаутдинов архив документларын өйрәнеп, китап та чыгарган. Ул әйтеп үткәнчә, җырчының гастрольләргә йөргән чемоданы Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында тора. Мемориаль тактаның авторы Зөлфия Мөхәммәтҗанова да Зифа Басыйрованың җырларын тыңлап, илһам алган.

Истәлек тактасы ике як урамнан да күренеп тора. Җырчының иҗатташ дуслары да такта ачылуга бик шат.
–  Гөлшат Зәйнәшева белән Зифа апа бик дус иде.  Бер чарада Зифа апага баянда уйнадым. Тавышы яңгырап тора иде. Ул мине бик якын итте. Хәтта өенә кунакка да чакырды. Зифа апа ярдәме белән Хәсән Туфан белән бер мәҗлестә утыра алдым. Бу шәхесләребезне онытырга хокукыбыз юк. Алар милләтне тәрбияләгәннәр бит, – диде Хәйдәр Сафин. 

Истәлекле такта ачу тантанасына Зифа Басыйрованың якташлары да килгән иде. Мөслим районы җирлеге башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов истәлек тактасын кую, җырчыны искә алу яшь буынга да кирәк дип искәртте. Казанда да җырчы турында онытмыйлар. Совет районындагы урам Зифа Басыйрова исемен йөртә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading