Хәзер дә күңелем кушкан һәм әһәмиятле санаган проектларны гына эшләргә тырышам. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ел дәвамында гаиләләрдә кадерләп сакланган, якын кешеләренең истәлеге булган сугыш тарихын чагылдырган әйберләр турында сәхифә алып бардык. Материаллар бик күп килде, алар арасында кадерләп саклап килгән фотографияләр, хатлар, газеталар, хәтта 1945 елның 9 май газетасы да, әтиләренә батырлык күрсәткән өчен бүләк ителгән сәгатьләре, немец самолетыннан коеп ясалган кашык, Сталиннан килгән телеграммалар һ.б. бар иде. Укучыбыз Илгиз Гыйззәтуллин әтисенең 1941 елдан башлап 1945 елга кадәр алып барган фронт көндәлеген алып килде. Моның кадәр бай хатирәләрне, тарихи экспонатларны музейда да табып бетереп булмыйдыр. Шуңа күрә журналистиканы язмышым миңа бүләк иткән өлкә дип саныйм.
«Республика җитәкчеләре басма матбугатны укый»
- «Добро и зло российской журналистики» китабында матбугатның бүгенгесе һәм киләчәге өчен шулкадәр көенәсез...
- PR белән пропаганда журналистиканы кысрыклый, ә сыйфатлы журналистика сүнеп бара. Мәсьәләне вакытында күтәрмәсәк, игътибар юнәлтмәсәк, соңга калуыбыз да бар.
- Басма матбугатның киләчәге бармы?
- Аны электрон матбугат кысрыклап чыгарачак, дигән фикерләр ишетәбез. Төрле катлам укучылар бар. Бер төркем укучылар басма матбугатны бәяли, аңа ышанып карый, чөнки басма матбугат әйтелгән, язылганнар өчен үзендә җаваплылык тоя, ниндидер кушаматлар артына яшеренеп яла ягу белән шөгыльләнми. Китабымны әзерләгәндә, республика җитәкчеләренең - Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең шактый өлеше басма матбугат чаралары белән танышып баруларын ачыклап, куандым.
Финнар интернетны фаст-фуд дип атый. Анда тиз-тиз генә тамак ялгар өчен керәләр (ягъни яңалыклар белән танышу), ә газеталарны ресторан дип атыйлар, анда ризыкларны үз эшенең осталары әзерли, ризыкланудан ләззәт, канәгатьлек алып чыгасың, диләр. Финляндиядә булганда, тышкы эшләр министры хезмәткәре Анна-Мария Лукко безгә әйткәнчә, финнар газета укуга көненә уртача 1,5 сәгать сарыф итә.
Балалар хәзер веб серфинг күренешенә дучар: бер ссылканы ачып, икенчесенә керәләр, анда бер ролик карап, кыска гына текст укыйлар да башкасына күчәләр. Андый балалар озын текстлар укый алмас хәлгә җитә. Юкса барлык акыллы китаплар озын язылган: «Война и мир», Коръән.
Комментарийлар