16+

Яз кояшы күңелләрдә

Шатлык килгәндә синең белән бергә рәхәтләнеп көлешер, шатланышыр кешене табып була ул. Ә менә сиңа килгән күңелсезлекне ихластан бүлешер кешене табу кыен бүген. Һәркемнең үз мәшәкате, үз гозерләре башыннан ашкан. Ул яктан бик күп нәрсәне заманага сылтыйбыз - вакыт юк, эш күп.

Яз кояшы күңелләрдә

Шатлык килгәндә синең белән бергә рәхәтләнеп көлешер, шатланышыр кешене табып була ул. Ә менә сиңа килгән күңелсезлекне ихластан бүлешер кешене табу кыен бүген. Һәркемнең үз мәшәкате, үз гозерләре башыннан ашкан. Ул яктан бик күп нәрсәне заманага сылтыйбыз - вакыт юк, эш күп.

Әмма арабызда кеше хакын үзенекеннән дә алда куеп, ихластан ярдәмгә атлыгып торучылар бар, Аллага шөкер. Хезмәттәшебез Люция Хәбибуллинаны әнә шул сирәкләр рәтенә керт­сәң, хата булмастыр. Аңа гадәттә чәйләп алырга тү­гел, гозер кыстырып ки­лүчеләр күбрәк. Кемнең кемдә эше бар дип тормый Люция - үзенең эшләрен кырыйга алып куя да кеше мәшәкате белән чабарга тотына. Профессиональ сыйфат кына түгел ул аның, күбрәк - күңел халәте. Халык медицинасы буенча кирәкле төнәтмәләрне ясарлык үлән-мазар да иртәгәсе көнгә табыла, рәнҗетелгән, яклау тапмаган укучылар гозере дә Люция башлангычы белән хәл ителә.
Люция Хәбибуллина турында укучыга сөйләп тору да урынсыздыр кебек - аны гади укучы да, Казанның мәдәният-сәнгать тармагында хезмәт куйган «каймагы» да белә, бик тә үз итә. Башкалабызның театрлары турында әйтеп тә торасы юк - анда һәркем диярлек Люциянең ахирәт дусты.
Иҗатта кайнап яшәүче Люциянең бүген туган көне - гомер бәйрәме икәнен дә күпләр беләдер. Хатын-кызның яшен сорамыйлар, күңеле матурлар каршында еллар көчсез ул. 1996 елдан бирле «Шәһри Казан» газетасы журналисты булган Люция Хәбибуллина белән дә шул ук хәл - еллар аңа бары тик матурлык, күңел көрлеге, сәламәтлек кенә алып килә күрсен. Тагын бик күп еллар матур хезмәт итеп, зур уңышларга ирешеп, гел шатланып яшәргә язсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading