16+

Йолдызлар Яңа елны ничек каршылый?

Динә ЗАкирова, скрипкачы: - Без Илнур (Камал театры актеры Илнур Закиров - Динәнең ире) белән Кыш бабай һәм Кар кызы булып эшлибез. Яңа ел кичендә дә эшләрбез, мөгаен. Бәйрәмнәр - безнең өчен «урак өсте» ул. Ун көн ял вакытында театрда да иң шәп спектакльләр куела, тамашачы бик күп йөри бит....

Йолдызлар Яңа елны ничек каршылый?

Динә ЗАкирова, скрипкачы: - Без Илнур (Камал театры актеры Илнур Закиров - Динәнең ире) белән Кыш бабай һәм Кар кызы булып эшлибез. Яңа ел кичендә дә эшләрбез, мөгаен. Бәйрәмнәр - безнең өчен «урак өсте» ул. Ун көн ял вакытында театрда да иң шәп спектакльләр куела, тамашачы бик күп йөри бит....


Динә ЗАкирова, скрипкачы:

- Без Илнур (Камал театры актеры Илнур Закиров - Динәнең ире) белән Кыш бабай һәм Кар кызы булып эшлибез. Яңа ел кичендә дә эшләрбез, мөгаен. Бәйрәмнәр - безнең өчен «урак өсте» ул. Ун көн ял вакытында театрда да иң шәп спектакльләр куела, тамашачы бик күп йөри бит. Яңа ел төнендә, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, күршеләрне дә котлап йөрергә җыенабыз.
Бәйрәм табынына, гадәттә, эченә алма, әфлисун тутырылган, фольга белән төрелгән каз пешерәбез. Мин һәрвакыт яңа төрле салатлар ясарга тырышам. Ләкин Яңа ел табынын традицион «Тун астындагы сельдь балыгы», «Оливье» салатларыннан башка күз алдына да китерү кыен. Киләсе ел символы маймыл җиләк-җимеш, яшелчә яратканга, табында алар мулдан булачак. Өйдә исерткеч эчемлекләр тотмыйбыз, Яңа ел бәйрәмен дә балалар шампан шәрабе белән каршы алачакбыз.

Гүзәлем Миңнеханова, җырчы:

- Кияүгә чыкканнан бирле, барлык бәйрәмнәр дә туганнар белән үтә. Ике ел рәттән Яңа елны Салаватның әти-әниләре белән каршы алдык. Быел минем әти-әниләргә кайтабыз. Яңа ел каникулы кунактан кунакка йөреп үтә. Кечкенә вакытта ел саен әтинең эшеннән Кыш бабай белән Кар кызы килә иде. Без аларның килүенә бер ай алдан җырлар әзерләп, шигырьләр ятлый идек. Кыш бабай чыгыш ясаган өчен бүләкләр бирә иде. Бер елны миңа үзем кадәр зур энциклопедия бүләк иттеләр. Ул вакытта Кыш бабайга ышанмый идем инде, китапны да әти-әниләр алып биргәнен белдем. Ләкин сеңлемә әйтмәдем, Яңа ел могҗизасына ышанычын саклап калдым.

Гөлсирин Абдуллина, җырчы:


- Бәйрәмне әти-әнием, энеләрем, сеңелләрем белән каршы алачакмын. Каникулларда ял юк, бар куәт белән концертларга әзерләнәм. Ел саен безне котларга Кыш бабай белән Кар кызы килә. Алар гына түгел, без дә кунакларга төрле бүләкләр әзерлибез. Яңа ел төнендә сәгать телләре унике сукканын көтәбез дә соңыннан гаилә белән урамга, чыршы бәйрәмен карарга чыгабыз.

Раяз Фасыйхов, җырчы:

- Безнең бу арада «чемоданлы кәеф». 30 декабрь көнне Грузиягә китәбез. Яңа елны да шунда, гаилә белән каршы алырга исәп. Бәйрәм төнендә беркайчан да эшләгәнем юк. Андый көнгә калырга Алла сакласын!

Эмиль Талипов, Камал театры актеры:

- Яңа ел - минем өчен гаилә бәйрәме. Аны якыннарым, туганнарым, әти-әнием белән үткәрәм. Апаларым әзерләгән ризыклардан рәхәтләнеп авыз итәм. Зур бәйрәмнәрдә эшләүгә, гомумән, каршы. Әз генә вакытым булса да, тынычрак җирдә булырга тырышам. Шау-шудан туясың. Инде беркая да барасы килми башлый. Кыш бабайга мин әле дә ышанам, Яңа ел төнендә теләкләр телим. Могҗизаларга ышану күңелле бит, алар тормышны бизи.

Резидә Сәләхова, Тинчурин театры актеры:

- Яңа елны ничек каршы алачагыбыз соңгы көнне генә билгеле була, гадәттә. Ә 1 гыйнвар көне инде планлаштырылган - Артемның туган ягы Мөслим районының Яңа Усы авылына кунакка кайтабыз. Артем кечкенәдән уйнап үскән дуслары белән Яңа елның беренче көнен гел авылда, мунча кереп үткәрә. Бу традициягә берничек тә каршы килеп булмый.

Динар Хөснетдинов, Әлмәт театры актеры:

- Соңгы вакытта бүтән шәһәрдә яшәгәнгә, Яңа елны өйдә каршылап булмый. Кайвакыт 31е көнне дә спектакльләр куялар. Ләкин мөмкинлек булган саен, өйгә ашкынам, минемчә, Яңа елга гаилә белән керергә кирәк. Кечкенә вакытта өйдәгеләрне декабрьнең бере җитүгә: «Әйдәгез, чыршы куябыз!» - дип аптыратып бетерә идем. Аны үземчә бизәү, уенчыклар элү шундый кызык иде. Хәзер абыйның кызы Мәрьям, чыршы бизибез, дип аптырата. Аңа карыйм да үземне искә төшерәм. Бу җаваплы вазифаны да үзенә тапшырдым. Өебездә беркайчан да чын чыршы булганы юк. Һәр гаилә ел саен яңа чыршы куя башласа, бездә ылыслы урман да калмаячак бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading