16+

“Җырыңны радиода акча түләп кенә җырлатырга кирәкми, аның мәгънәсе булырга тиеш”

«Тәртип» радиосының 10 еллыгы уңаеннан 17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге филармония залында “Тәртипле ун ел” дигән концерт көтелә.

“Җырыңны радиода акча түләп кенә җырлатырга кирәкми, аның мәгънәсе булырга тиеш”

«Тәртип» радиосының 10 еллыгы уңаеннан 17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге филармония залында “Тәртипле ун ел” дигән концерт көтелә.

– Әле кайчан гына бер еллыгын үткәргән идек. Ун ел узып та киткән. Шушы чор эчендә зыялы, затлы шәхесләр белән йөзләгән тапшырулар әзерләп, халкыбызга җиткердек. Бу – бик зур бәхет, – диде Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева концерт уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә. 

Ун еллык уңаеннан ул яшьләр өчен аерым бер матур чара оештырылачагын да хәбәр итте. 
– “Тәртип”нең шигаре – үткән белән көткән арасында күпер салу. Бүгенге көндә радиода яшь талантларга мәйданчык бирелә торган “Калеб яңа буын” дигән тапшыру чыгып килә. Милләткә хезмәт итә торган талантлы яшьләребез безнең бихисап, – диде баш мөхәррир. 

Концертка килгәндә, анда, Гаилә елы уңаеннан, гаиләләре белән чыгыш ясаучылар да булачак.  

Тел һәм әдәбият галиме, «Тәртип» радиосы тавышы Фоат Галимуллин «Тәртип» радиосы оештырган концертларның аеруча милли булуын билгеләп үтте.
– Ул концертларга милли киемле, түбәтәй һәм калфак кигән тамашачылар йөри. Уен-җырларда да катнашалар. Концертлар матур кичә кебек уза, – диде ул.

Татарстанның халык артисы Җәвит Шакиров “Тәртип”тә мәгънәле җырларга гына урын бирелүен билгеләп үтте. 
– Элек радиоларга җырларны сайлап кына, өтеренә кадәр тикшереп алалар иде. Шуңа мәгънәле җырлар күбрәк яңгырый иде. Һәм алар безнең мирасыбыз да. Ул җырлар телдән-телгә күчеп, хәзер дә бәйрәм табыннарында җырланалар. Җырыңны радиода акча түләп кенә җырлатырга кирәкми, аның мәгънәсе булырга тиеш. Аны бирүче кеше үзе канәгатьтер, әмма сине тыңлаган тамашачыга син нәрсә җиткерергә телисең, шуны уйлап бирергә кирәк, – диде ул. 

Ризәлә Исмәгыйлева радионың да төп максаты халыкка рухи азык бирүдә дип ассызыклап үтте. Шырдый-бырдый белән дә үтә ул эфир вакыты, әмма без җырларыбыз белән тапшыруларыбызның тамашачыларның рухын сәламәтләндерә торган дәва булуын телибез, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading