Театр тарихында нәселләре белән үзләреннән якты эз калдырган шәхесләр бар. Тумашевлар гаиләсе әнә шундыйлардан. Бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган режиссер Кәшифә Тумашеваның эшен дәвам иткән улы Равил Рәхим улы Тумашевка шушы көннәрдә 90 яшь тула.
Казахстанның Семипалат шәһәрендә дөньяга аваз салган Равил ун яшеннән әтисеннән кала. Кәшифә апа Мәскәүдә белем алу максатыннан, балаларын да шунда алып китеп, балалар йортына урнаштыра. Шул елларда үзләрен спектакльләргә, репетицияләргә йөртә. Казанга кайткач, балалар театрдан аерылмыйча үсә. Киләчәккә якты хыяллар белән мәктәпне тәмамлаган егетне алда зур сынаулар көткән булып чыга. Шул ук елны илебез күген кара болыт каплый. Егет сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп бара. Анда күргәннәрен Равил абый сәгатьләр буе туктамый сөйли.
1943 елның июлендә Р.Тумашев рация аша шифрлы телеграмма ала. Әлеге мөһим хәбәрне командование штабына илтеп тә җиткерә. Үзебезнең сугышчыларны немецлар һөҗүменнән саклап калган 20 яшьлек кече лейтенантны «За отвагу» медале белән бүләклиләр. Шунда ул генерал Рокоссовский белән дә очраша. Кыю йөрәкле бу батыр егетнең күкрәгенә соңрак «Кызыл йолдыз» ордены да тагалар. Сугыш тәмамланганнан соң да бер ел Польшада танк бригадасында хезмәт итә ул.
Фронт юлларын үткән егет башка һөнәр сайларга йөргәндә сеңлесе Зөмәррә аңа: «Син режиссер булырга тиешсең», - дип үзенең таләбен куя. Әйе, ялгышмаган Зөмәррә апа. Абыйсының сәнгать кешесе буласын алдан күрә белгән ул. Театрларда эшләү дәверендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Тумашев 80 спектакль куйган. Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектакле өчен ул республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.
Аның хакында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова болай дип сөйли: «Равил абый минем беренче укытучым, режиссерым булды. Зур әсәрләр куеп, баш рольләрне безгә бирә иде ул. «Кыр казлары артыннан» спектакленең җыры бүген дә халык арасында популярлыгын җуймый. Равил абый күп артистларның талантларын ачты. Без аннан зур дәрес алдык. Мин аңа бик рәхмәтле. Үзе теләгәнчә, йөзгә хәтле яшәсен».
Р.Тумашев бүген дә кул кушырып утырмый. Классик әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп җыентык та чыгарган. Танылган шәхесләрнең портретларын ясый.
Равил Тумашевның юбилее алдыннан үзе белән очрашып, аның үткәннәрен хәтердә яңарттык.
- Равил абый, заманында Сезне өлкә комитетына җитәкче урыннарга да тәкъдим иткәннәр. Ул чакларда партия кая кушса, шунда барырга тиеш булсалар да, Сез театрдан беркая да китмәгәнсез.
- Әйе, минем җитәкче булып утырырга теләгем юк иде. Мин әле әзер түгел, дип җавап бирдем аларга. Фәкать иҗат белән шөгыльләнәсем килде.
- Сез куйган спектакльләрдә уйнаган артистлар бүген күренекле актерлар. Аларның талантын үстерү режиссерга нык бәйле икәнен беләбез.
- Бервакыт «Туганнар» спектаклен куйганда Исламия белән Хәлил Мәхмүтовларны кыз һәм егет ролендә уйнарга алдым. Шуннан кайткач өйләнешеп тә куйдылар.
- Үзегезнең ярты гасыр бергә гомер иткән хатыныгыз Диләрә Гариф кызы университетта татар теле кафедрасын җитәкләгән галим, профессор иде. Яшьлек елларында ул Сезнең күңелегезне ничек яулый алды икән?
- Минем Мәскәүдә укып йөргән чак. Кассага чиратсыз гына килдем дә кассирдан ике билет сорадым. Шунда чират торган бер кыз миңа: «Егет, Сезгә ничек оят түгел», - дип куйды. Икенче көнне әлеге кыз белән поездда Мәскәүгә хәтле бергә барырга туры килде. Ул анда укып йөри икән. Шуннан сөйләшеп киттек. Мин поляк телен яхшы белгәнгә күрә, аңа славян телләре белгечлеге аласым килүен әйттем. Бу Диләрә белән очрашу өчен үзенә күрә бер сәбәп тә иде. Аның янына университетка киттем. Шуннан соң еш кына очраша башладык. Аннары гаилә корып җибәрдек. Бик тату гомер кичердек без. Ул да сәнгатьне яратты. Пианинода Бетховен, Моцарт, Бах көйләрен уйнарга ярата торган иде. Ул арабыздан киткәннән соң, миңа бик моңсу булып калды. Бүгенге көндә янымда гаиләсе белән улым Айдар яши. Ул - икътисадчы. Кызым Ләйсән КФУда рус теле кафедрасы мөдире. Оныкларым - Сәйяр медицина институтында эшли, Аяз - юрист. Балаларны тәрбияләүдә Диләрәнең йогынтысы күбрәк булды. Ул мин куйган спектакльләрне дә һәрвакыт карап барды.
- Равил абый, Сез соңгы тапкыр моннан ун ел элек К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сандугачлар килгән безгә» дигән спектакль куйган идегез. Әгәр бүген дә үзегезгә шундый тәкъдим булса, нинди әсәр сайлар идегез?
- Мин У.Шекспирның «Веронаның ике яшь егете» дигән пьесасын тәрҗемә иттем. Ул мәхәббәткә һәм дуслыкка тугрылык турында. Әнә шуны сәхнәләштерер идем йә булмаса башка режиссерларның аны куюларын теләр идем.
- Сез бүген дә хезмәткә атлыгып торасыз. Авыруларга бирешмичә, тормыштан ямь табып яшисез. Озак яшәүнең сере нидә дип уйлыйсыз?
- Адәм баласы идеаллар белән яшәргә, куйган максатына омтылырга тиеш. Аннары кешеләрне яратырга кирәк. Укытучыларым мине шулай өйрәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар