16+

Быел БДИга үзгәрешләр кертелә

Быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәренең берничә варианттан дөрес җавап сайлап алу мөмкинлеген биргән тест өлеше булмаячак. Әлеге үзгәреш БДИ дөньясында узган елны ук башланган иде инде.

Быел БДИга үзгәрешләр кертелә

Быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәренең берничә варианттан дөрес җавап сайлап алу мөмкинлеген биргән тест өлеше булмаячак. Әлеге үзгәреш БДИ дөньясында узган елны ук башланган иде инде.

- Бу укучыларга үзләренең белемнәрен тулысынча күрсәтү өчен эшләнә. Еш кына җавап дөрес булмаса да, биремне чишү юлы, фикер йөртү дөрес юнәлештә булырга мөмкин бит. Тест өлешендә очраклы сайлап алу мөмкинлеге дә бар. Хәзерге вакытта чит телләр, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына тест өлеше саклана, - ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Быел контроль-исәпләү материалларын БДИ алдыннан гына аудиториядә бастыруны күз уңында тоткан имтихан уздыру пунктлары арттырылачак. Андый үзәкләр Казан шәһәрендә, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы районнарында булдырылачак.

Мәктәп укучылары 1нче февральгә кадәр имтиханнарда катнашу өчен гариза язарга һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне сайлап куярга тиеш. Имтихан тапшыру вакытлары әлегә проектта, якын арада алар расланачак.

БДИны вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге 21 марттан 6 майга кадәр мөмкин булачак. Бу этапта теләге булган һәркем катнаша ала. Ләкин сынауны тиешле вакыттан алдан бирү өчен мәктәпне быел тәмамлаучыларга педагогик совет рөхсәтен алу шарт. Ул укучының бурычлары булмавы (шул исәптән йомгаклау иншасы өчен дә) һәм уку планының тулысынча үтәлгән очрагында бер каршылыксыз бирелегә тиеш. Имтиханнарның төп өлеше 26 майдан 30 июньгә кадәр барачак дип планлаштырыла.

Министр БДИ буенча бусага узган елдагыча кала икәнен искәртеп китте: рус телен бирү өчен - 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математиканы тапшыру өчен - 27 балл җыярга кирәк. Физика, химия һәм биология фәннәреннән бусага 36 баллны тәшкил итә, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча - 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, чит телләрдән - 22.

Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading