Питрәч районының Көек бистәсендә мәктәптә укучыларга урыннар җитмәү проблемасы хәл ителгән. 1 сентябрь көнне «Алгоритм» лицее теләк белдергән барлык балаларны кабул итәчәк. Хәзерге вакытта бинаның эчке мәйданнарын үзгәртеп кору башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, Көек бистәсендә 323 балага мәктәптә урын җитмәгән иде, шуларның 176сы - беренче сыйныфка укырга керүчеләр. Ата-аналар ризасызлык белдереп, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итте. Күпсанлы киңәшмәләрдән соң, кичә проблеманы хәл итү юлы табылды. «Алгоритм» лицее гариза биргән барлык укучыларны сыйдырачак. Сыйныфларда 33-36 бала белем алачак. Укыту сыйфатына бу тискәре йогынты ясамаячак, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева.
Шул ук вакытта «Алгоритм» лицеенда өстәмә класслар булдыру – проблеманы вакытлыча гына хәл итүе көн кебек ачык. Белем йортында инде хәзерге вакытта укучылар саны билгеләнгәннән икеләтә күбрәк. Яңа мәктәп төзелерме юкмы, анысы алга таба хәл ителәчәк, дип белдерде Татьяна Алексеева. Татарстанда бүгенге көндә мәктәпкәчә һәм гомумбелем уку йортлары төзелешен финанслауның өч чыганагы бар: «Мәгариф» илкүләм проекты, ТР бюджеты, Авыл территорияләрен үстерү программасы.
Гомумән алганда, белем йортлары белән тәэмин ителеш Татарстанда уңышлы гына башкарылып килә. Узган елда республикада 11 мәктәп төзелгән, 7,5 мең укучыга урыннар булдырылган. Агымдагы елда шулай ук 11 мәктәп һәм бер өстәмә корпус кулланышка тапшырылачак, алар 9,9 мең укучыны сыйдырачак.
Мәктәптә урынннар җитмәү проблемасы бүгенге көндә әйтеп үтелгән Питрәч районында һәм Әлмәттә генә бар. Әлмәтнең инженер лицеена быел 220 гариза кабул ителгән, 192 укучыга урын табылган, калган 28 укучы шәһәрнең башка мәктәпләренә урнаштырылачак.
Гүзәл Насыйбуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар