16+

«Мәктәп директоры – 2015» бәйгесе җиңүчесе Нияз Гафиятуллин: «Үземне түгел, гимназиябезне танытасы килде»

Казанның 19 нчы гимназия директоры Нияз Гафиятуллин «Мәктәп директоры - 2015» бөтенроссия конкурсында икенче урынга лаек булган.

«Мәктәп директоры – 2015» бәйгесе җиңүчесе Нияз Гафиятуллин: «Үземне түгел, гимназиябезне танытасы килде»

Казанның 19 нчы гимназия директоры Нияз Гафиятуллин «Мәктәп директоры - 2015» бөтенроссия конкурсында икенче урынга лаек булган.

Якташыбызның әлеге җиңүе - республика мәгарифе тарихында беренчесе.

29 яшьлек Нияз Гафиятуллин мәктәп директоры булып бишенче ел гына хезмәт куя, аңа кадәр ул гимназиядә физика укытучысы булып эшләгән. «ШК» газетасы журналисты Дилбәр Гарифуллинага сөйләгәнчә, Ниязның башка төбәкләрдә яшәүче дуслары әлеге бәйгедә элегрәк катнашкан һәм аны да чакырган булган.

- Мин әлегә яшь, тәҗрибәм дә җитеп бетмәс, андый бәйгеләрдә катнашырга иртәрәк әле, дип, ул вакытта баш тарттым. Мәктәбебездә кызыклы инновацион яңа проектлар күп, нишләп әле аларны башкаларга да күрсәтмәскә, дип, быел мин дә тәвәккәлләдем. Иң беренче чиратта үземне түгел, гимназиябезне күрсәтәсе, танытасы килде, - ди ул.

Конкурста Россиянең 75 төбәгеннән 635 кеше катнашкан. Читтән торып үткәрелгән этапның беренче өлешендә эссе язганнар, шуның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 80 директорны сайлап алганнар. Алар үзләре турында өч минутлык видео төшереп җибәрергә тиеш булган. Аннан 30 кеше икенче турга үткән. Өч өлештән торган биремнәр нәтиҗәсендә, 10 кеше сайлап алынган һәм алар суперфиналда көч сынашкан. Бирем буенча, финалчылар үзләреннән соң мәктәп директоры булып калачак кешегә мөрәҗәгать язарга тиеш була. Моның өчен ун минут вакыт бирелгән. Нәтиҗәдә Нияз Гафиятуллин икенче урынга лаек дип табылган. (Беренче урынга Ямал-Ненецк автоном округының Надым шәһәреннән килгән директор лаек була.) Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшыр­ганнар.

- Иң зур бүләк Мәскәү халыкара мәгариф салонында катнашу хокукын алу, без анда үзебезнең гимназияне тәкъдим итәчәкбез, - ди Нияз. - Барып кайту чыгымнарын да күтәрәчәкләр.
Нияз Гафиятуллин татар телен бик камил белә, Чаллының татар гимназиясен көмеш медаль белән тәмамлаган . 2011 елда «Ел укытучысы» исеменә лаек булган.
Шунысын да әйтергә кирәк: «Мәктәп директоры» бәйгесендә әлегә кадәр Татарстаннан финалга да узучы булмаган. Иннополис университеты каршындагы мәктәп директоры Марат Рамазанов утыз финалист арасына кергән.

PS. «Россия ел тәрбиячесе - 2015» бәйгесенең «Педагогика-хезмәттәшлек» номинациясендә якташыбыз - Бөгелмә шәһәреннән Людмила Барабошкина җиңгән. Әлеге номинациядә Россиянең иң яхшы 65 тәрбиячесе көч сынашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading