16+

Татарстанның ел укытучысы белән әңгәмә: замана балалары алар нинди?

Ир-ат укытучылар саны арта, бу һөнәрнең популярлашуы белән бәйле.

Татарстанның ел укытучысы белән әңгәмә: замана балалары алар нинди?

Ир-ат укытучылар саны арта, бу һөнәрнең популярлашуы белән бәйле.

Нәселендә атаклы укытучылар булмаса да, ул үзен нәкъ менә шушы һөнәрдә тапкан. Меңләгән төзүчеләр арасында югалып калганчы дип, мөгаллимлектә иң-иңе булуны өстен күргән. 30 яшьлек физика укытучысы Радик Хәбиров ныклы адымнар белән үз алдына куйган хыял-максатларын тормышка ашыру юнәлешендә атлый. Шактый гына һөнәри бәйгеләрдә җиңүләре белән мактана алган мөгаллим, күптән түгел яңа үрне – «Татарстанның ел укытучысы» исемен яулады. Көзен Саратов өлкәсендә узачак бөтенроссия конкурсы финалында республика данын яклау хәзер аның кулында. Кыю, амбицияле, физикага гашыйк һәм балаларны да үз предметына гашыйк итә белгән, менә дигән итеп татарча сөйләшүче Радик Хәбиров белән укытучылык һөнәренең сикәлтәле юллары турында сөйләштек.

– Сез үзегез иң башта инженер-төзүчегә укып, бу юнәлештә эшләп карап, аннары укытучылыкка килгән кеше. Әмма ешрак киресенчә була – укытучылар башка тармакларга китә. Моның төп сәбәбе нәрсәдә дип саныйсыз?
– Бу бик киң сорау. Укытучы ни өчен үз һөнәрен алмаштыра дигәндә, һәр очракны аерым карарга кирәк. Бәлки кемнедер балалар белән эшләү куркытадыр, шул курку хисен җиңә алмыйча, алар бу юнәлештә эшен башлап та җибәрә алмый. Икенчеләр эшли башлавын-башлый, әмма көткәннәре чынбарлык белән туры килмәскә, китапларда язылганның гамәлдәге белән килешеп бетмәскә мөмкин. Шул рәвешле дә һөнәрдән китүчеләр бардыр.  Кайбер укытучыларга эшен башлап җибәргәндә таяну ноктасы, ярдәм, аралашу җитми. Ул күзгә-күз очрашкан проблемалар бер үзенә генә хас дип уйлыйдыр. Шул ук вакытта укытучыларны әзерләү һәм аларны мәктәптә тотып калу ысуллары күп. Төрле грантлар, университетта төрле әзерлек юнәлешләре дә бар. Гомумән, Татарстан мәгариф системасы хәзер алга бара, шуңа күрә бу өлкәдә эшләү ул – казаныш, горурланырга сәбәп. Укытучы хөрмәткә ия һөнәр иясе булып тора. Шуңа күрә бүген башка өлкәләрдән укытучылыкка килгән кешеләр дә күбәйгән кебек тоела. Аларның һәрберсе бу тармакка яңа алымнар, үз тәҗрибәсен алып килә. 

– Соңгы вакытта мәктәпләргә ир-атлар кайта башлады. Алай да, хатын-кызлар бермә-бер күбрәк. Ир-атка хатын-кызлар арасында эшләү авыр түгелме?
– Укытучы һөнәре ниндидер гендерлык шартларына бәйле түгел, универсаль һөнәр булып тора. Әмма килешәм, сез билгеләп үткән тенденция бар, мәктәптә күбрәк хатын-кызларны күрәбез. Шулай да ир-атлар артып бара. Бу һөнәрнең популярлашуы белән бәйле. Мәгариф өлкәсендә үзеңне табу, үз сәләтләреңне куллану өчен шартлар булдырыла. Шуңа күрә мәктәптә эшләү, ул үзеңә нокта кую дигән сүз түгел, киресенчә, үзеңне алга таба үстерүне күздә тота. Яхшы белгеч булсаң, үз өлкәңне белсәң, дәресеңне, предметыңны яхшы итеп аңлата алсаң, син һәрвакыт ихтыяҗлы булып каласың. Мәктәпләр арасында аерым бер укытучыларны үзенә җәлеп итү, үзендә эшләтү буенча көндәшлек тә күзәтелә хәтта. Шуңа күрә үз һөнәреңне белеп, аңа бирелеп эшләсәң, беркайчан да эшсез калмассың. Бу укытучылыкка гына түгел, теләсә нинди һөнәргә хас әйбер.  
Гомумән алганда, ир-атларның мәктәпләрдә артуы ул – уңай күренеш. Чөнки балалар да ир-ат укытучыны бераз башкача күрә. Әти-әниләр белән аралашканда да, кайбер сораулар икенче төрле, җиңелрәк хәл ителә. 

– Ир-ат укытучыларның күбәюе укытучылыкта акча мәсьәләсе бераз җайлану күрсәткечеме? Гаилә башлыгы булган ир-атка укытучы хезмәт хакы тормыш алып барырга җитәме?
– Әгәр дә үзеңнең һөнәреңә бирелеп, белеп, аңлап, тырышып эшләсәң, уңай динамикаң булса, җитәкчелек моны күрсә, теләсә нинди укытучы, ир-ат булсынмы ул, хатын-кызмы, лаеклы матди дәрәҗәгә чыга ала дип уйлыйм. Чөнки, әйткәнемчә, яхшы укытучыны үзендә күрү өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итәргә әзер мәктәпләр бар.

– Сез, укытучы булып эшләү дәверендә, берничә мәктәп алмаштырган кеше. Үз урыныгызны, яхшырак шартлар эзлисезме?
– Беренче эшли башлаган мәктәптә мин декрет вакансиясендә генә исәпләнә идем. Шуңа күрә төп укытучы чыккач, мин башка мәктәпкә күчтем. Ул мәктәптә шактый гына эшләдем. Нигездә, өлкән сыйныфлар, 7-11ләр белән эш иттем, алар белән имтиханнарга да әзерләндек, төрле проектларда да катнаштык. Әмма көннәрнең берендә миңа сәләтле балалар өчен лицейдан шалтыраттылар. Сәләтле балалар белән эшләү системасы, аларның ничек фикер йөртүе кызык булып тоелды. Шул рәвешле шушы лицейга күчтем, берничә ел шунда эшләдем. Ул система белән якыннан танышкач, үзенчәлекләрен аңлагач, алга барасым килде. Хәзерге эшли торган мәктәбемдә башлангыч мәктәп бик көчле. Физиканы 5-6 сыйныфтан ук өйрәтә башладым, аларга формулаларсыз гына, фәнемне закон, күренеш буларак аңлатырга тырышам. Һәрбер эшләгән мәктәптә минем өчен кызыклы үзенчәлекләр, укытучылыкның төрле кырларын күрү мөмкинлеге бар иде. Гомумән, мәгариф өлкәсенә төрле призмалар аша карап, тулаем картинаны булдырасы килә.

– Билгеле булганча, хәзерге вакытта мәктәпләрдә барыннан бигрәк техник юнәлешләрдә белем бирүчеләр, үзегез кебек физиклар, математиклар, химия укытучылары җитми. Бу вәзгыять нәрсә белән бәйле һәм аны үзгәртү өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?
– Укытучыларны мәктәптә тотып калу өчен шартлар булдырылган инде. Монда студент чактагы төрле грантларны да, эшли башлагач, яшь укытучылар өчен булдырылган ярдәм чараларын да,  яшь белгечләр өчен оештырылган тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны уртага салып сөйләшү чараларын да әйтеп була. Техник юнәлешкә кызыксынуны уяту дигәндә исә,  балалар күзендә фәннең кыйммәтен арттырырга кирәк. Моның өчен алынган белемнәрнең практикада кулланылышын күрсәтү мөһим. Төрле гамәли конференцияләрдә, проектлар эшләүдә  катнашкан балада фәнгә кызыксыну барлыкка килә, ул алга таба да бу юнәлештә эзләнү эшләре алып барачак дигән сүз. Шушы юллар белән техник өлкә үсеш алыр дип саныйм.
– Бүгенге балалар белән эшләү бик авыр диючеләр бар. Замана балалары алар нинди?
– Замана балалары бик көчле мәгълүмати ташкында яши. Кайсы якка карама, реклама, яңалык, радио, телевидение, интернет, гаджетлардан мәгълүмат өермәсе ишелә. Балаларга бу мәгълүмати агымда югалып калмыйча, яшәргә туры килә. Шуңа күрә алар озаклап бер әйбергә игътибарын юнәлтеп тора алмый. Баш миенә килгән мәгълүматны алар шул ук мизгелдә кирәк һәм кирәк түгелгә бүлә. Кирәк түгел икән, шунда ук аны алып ташлый. Кирәк дип саный икән, бераз игътибарлырак була. Шушы үзенчәлекне истә тотып, балаларга яңа мәгълүмат биргәндә, аларны бераз шаккаттырырга, яңалык кертергә тырышасың. Игътибарын җәлеп иткәч, кызыксыну тугач, баланың мотивациясе арта, шул чакта инде әкрен генә темага күчәргә мөмкин. 
Сез күп кенә һөнәри бәйгеләрдә катнашкан, шактый гына җиңүләр яулаган кеше. Бу ниндидер амбицияләрегезне тормышка ашыру ысулымы? 
Конкурсларда катнашу ул – башка укытучылар белән ниндидер коммуникация кору ысулы. Яңа танышлар барлыкка килә, фикер уртаклашасың, үзеңнең фикерләреңне киң массага җиткерәсең. Бу – илһам бирүче бер фактор. Икенчедән, бәйге ул һөнәри үсеш өчен ярдәм итә торган мәйданчык. Аның өчен син әзерләнәсең, уйлыйсың, тырышасың, нәрсәдер укыйсың, эзләнәсең һәм бу процесслар нәтиҗәсендә җиңсәң дә, җиңмәсәң дә, башка кеше булып чыгасың. Конкурста шулай ук бик зур тәҗрибә җыясың, аннары шуны балалар янына кайтып кулланасың. Конкурс ул конскурс өчен генә түгел, ул яңа белем, яңа тәҗрибә өчен кирәк.

– Һөнәри бәйгеләр бер яктан шәхес буларак үсү, һөнәри яктан чарлау ысулы булса, икенче яктан уку процессына комачаулый кебек. Сезнең үзегезнең укытырга вакытыгыз каламы? 
– Әлбәттә, теләсә нинди конкурста катнашу вакытны ала. Медальнең икенче ягы да бар дигәндәй. Әмма балаларга, коллегаларга зур рәхмәт. Чөнки мин булмаганда, коллегаларым алмаштырып тора. Балалар да аңлау белән кабул итә. “Сез кайчан кайтасыз?”, “Без сезне сагындык”, “Җиңүләр телибез”, дип язалар. Мондый теләктәшлек булмаса, берни дә барып чыкмас иде.  

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading