Белгечләр фаразлавынча, психик тайпылышларга бәйле авырулар 2020 елда дөньядагы иң популяр биш авыру исемлегендә булачак. Кыскасы, акрынлап юләрләнә барабыз.
Ни өчен психик авырулар арта бара, моңа нәрсә тәэсир итә? Үзеңне ничек кулда тотарга? Болар хакында Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, Европа табигый фәннәр академиясе әгъзасы Римма Нәбиуллина белән сөйләштек.
Соңгы 100 елда психик тайпылышлар аркасында килеп чыккан авырулар 70 тапкырга артты. Әмма шизофрения кебек катлаулы авырулар күбәйгән дип уйларга кирәкми, андый очраклар саны элеккечә калды. Ә менә шизофрениягә охшаган психоз дәрәҗәсендәге тайпылышлар еш күзәтелә. Төрле синтетик наркотиклар, спайслар куллану да кешенең психикасына начар тәэсир итә. Сәер яңгырар, әмма хәзер наркотиклар сыйфатсыз. Психикага сизелерлек зыян салу өчен наркотикларны бер тапкыр кулланып карау да җитә. Психик авыруларның арту сәбәпләре турында сөйләгәндә невротик дәрәҗәдәге психик тайпылышлар турында да әйтергә кирәк. Гади итеп аңлатканда, җәмгыятьнең тиз кызып китүчәнгә әйләнүе күзәтелә. Белгечләр, илдә яшәүчеләрнең 70-80 процентында төрле дәрәҗәдәге психик тайпылышлар күзәтелә, ди.
- Барыбыз да психик яктан тотрыксыз булып чыгабыз, димәк?
- Хәзерге заманда чынлап та психик яктан тулысынча сәламәт кешене очратуы авыр. Галимнәр кешедә очрый торган барлык авырулар да психик тайпылышлар аркасында килеп чыга дигән фикердә. Авыру барлыкка килү стрессларга, эмоцияләргә бәйле. Әйтик, кешенең ашказанында җәрәхәт дигән диагноз куялар икән, бу авыруның башлангычы нерв системасына бәйле. Эмоцияләр кешенең тәнендә чагылыш таба.
- Кешенең хис-кичерешләре авыруларга тәэсир итә димәкче буласызмы?
- Әлбәттә. Кеше айлар буена озакка сузылган стресс кичерә, еллар буе борчылып, үзеннән-үзе канәгатьсез булып яши икән, организм таушала, түзми. Кайда нечкә, шунда өзелә дигәндәй, иң сизгер органга зыян килә. Нәтиҗәдә, кешедә инфаркт, инсульт, башка авырулар күзәтелергә мөмкин. Барлык авырулар да беренче чиратта нерв системасына бәйле. Гади генә салкын тиюне алыйк. Арыган, эшләп туйган кешеләр грипп белән авырый башлый. Организм шул рәвешле азрак ял таләп итә.
- Ә балалар ни өчен еш салкын тидереп авырый икән алайса? Нерв системалары какшамаган бит диюем.
- Кечкенә кешенең дә нерв системасы тотрыклы түгел, организмы җитлекмәгән. Шуңа да бала бакчага, мәктәпкә көн дә йөреп ара. Ишеткәнегез дә бардыр, кайбер чакта балалар, авырыйсы килә, дип тә әйтәләр. Еш кына әти-әни игътибары җитмәгәннән дә авырудан «файда» эзлиләр. Шуңа да балаларны бик күп түгәрәкләргә йөртеп, артык йөкләмәскә кирәк. Шул ук вакытта, бушлык та калырга тиеш түгел. Алтын урталыкны табу мөһим.
Журналистлар да массакүләм мәгълүмат чаралары аша позитив, файдалы язмалары белән халыкны дәваласын иде. Куркыта, хафага сала торган язмалар иртәге көнгә ышанычны киметә.
- Киңәшләрегезне истә тотарбыз. Буш вакыт дигәннән, пенсиягә чыккан кешеләр еш очрашадыр мондый халәт белән.
- Әйе, кеше йөгерә, эшли һәм кинәт берни эшлисе юк, бушлык. Шуңа да, төрле авыруларга урын калмасын өчен, пенсиядәге кеше үзенә шөгыль табарга тиеш. Беркая да эшләмәүче хуҗабикәләргә дә кагыла бу.
- Балаларның буш вакытларын компьютерда үткәрүләре дә уңай тәэсир итмидер?
- Без кечкенә чакта көн бик озын тоела иде. Хәзер йокыдан торасың, кич була, тиз уза вакыт. Моны балалар да сизә. Төрле гаджетлар, интернетта озак утыру кешене транс халәтенә кертә. Нәтиҗәдә, көн кыска тоела, кешедә агрессия арта. Минем бер пациентым кызык кына тәҗрибә дә үткәргән иде. Улының телефонында уйнап караган. Җиңелгәннән соң, яндагы кешегә сугасы, ачуны ничек тә басасы килде, ди ул. Кыскасы, гаджет уеннары агрессияне арттыра, матур, яхшы мультфильмнар да аз хәзер. Үзебез, мәсәлән, өйдә телевизор карамаска тырышабыз. Ул безнең өчен ватылган. Баланың игътибарын башкага юнәлтергә кирәк.
Кешенең тынычлыгын ала торган тагын бер сәбәп - биопсихосоциаль аспект белән бәйле. Ягъни кеше еш кына кирәгеннән артыгын куллана. Реклама, мода артыннан иярә. Ул «доширак» ашарга мөмкин, ә менә кулында соңгы модель айфон булачак. Казан дәүләт медицина академиясендә психология һәм наркология кафедрасы җитәкчесе Анатолий Карпов сәламәт кешенең тәнен рухи кыйммәтләр әйләндереп алырга тиеш дип саный. Еш кына киресенчә килеп чыга. Материаль кыйммәтләр, акча артыннан куу өстен чыга. Ә бурыч, кредит түләргә акча каян алыйм дигән кешенең, ял белми эшләгәннәрнең күңел тынычлыгы турында уйларга вакыты калмый. Кеше гел йөгерә, ашыга, киләчәктән курка, үткәнен уйлый, бүгенге көн белән яшәми. Барысы да стресска китерә. Күңел, кешенең рухи дөньясы мондый ыгы-зыгыга ияләнмәгән.
- Безнең халык та психотерапевтларга барырга ияләнмәгән кебек. Мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
- Ни хикмәт, хәзерге заманда тәҗрибәле психотерапевтларга еш йөриләр. Ирләр арасында мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк. Чит илдә һәр кешенең шәхси психотерапевты. Төрле белгечләрне йөреп чыкканнан соң безгә килеп күңел тынычлыгы тапкан кешеләр шактый. Кеше депрессияне үзе җиңә алмый икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хатын-кыз гаиләдә мохитне тудыручы. Ул тыныч, сабыр икән, аның янындагы кешеләр дә шундый булачак. Гаиләдә ир ир булып калырга тиеш. Авыр эшләрне үз өстенә алып, хатын-кыз аны үзен ир итеп тою мөмкинлегеннән мәхрүм итмәсен.
1. «Кеше яхшы кәеф, изге ниятләр белән, үзен бәхетле тоеп, тормыштан канәгать булып яши икән - ул сәламәт, авырмаячак та. Ә начар уйларга бирелеп, тискәре кичерешләр белән яшәгән кеше чирләргә тиз бирешә. Галимнәр күптән раслады бит инде. Озак еллар үпкә саклап яшәгән кешеләрдә яман шеш ешрак күзәтелә».
2. «Курку, тискәре эмоцияләр белән яшәп булмый. Көн саен без тыныч күгебез, матур табигатебезгә, тагын бик күп яхшылыклар өчен шөкер итәргә тиеш. Тик ни өчендер кеше яхшылыктан бигрәк, начарлыкны күрә. Кризисны һәркем үзе тудыра».
Психотерапевт Римма Нәбиуллинадан үз-үзеңне тынычландыру алымы
Медитация, аффирмация алымын көненә бер тапкыр булса да куллану файдалы. Моның өчен тынычлыкта калып, тирән итеп сулыш алырга кирәк. Сулыш алганда барлык уңай кичерешләр, яхшылык сезгә керә дип хис итегез. Аннары, акрын гына, сулышны чыгарасың. Бу чакта начарлык, негатив сездән чыгып китә. Шул рәвешле чистарынасың. Бер минутта кеше 16 тапкыр сулыш ала. Бу процедураны биш минут кабатласаң да файдалы. Аннары позитив уйлар уйлагыз. Нәрсә турында хыялланасыз, шуны кабатлагыз. Ләкин теләгегезне киләчәк заманда түгел, хәзерге заманда әйтергә кирәк. Әйтик, мин сәламәт булачакмын дип түгел, ә мин исән-сау, көннән-көн сәламәтләнә барам, дип кабатлау дөрес. Менә шул фразалар сезнең баш миегезгә депрессиягә каршы кулланыла торган чаралар кебек тәэсир итә. Тик еш кына кеше үзен кайгыртырга теләми, бер дару төймәсе эчеп кенә борчуларыннан котылмакчы була. Эчке дөнья белән гармониядә яшәү мөһим. Эшләүче кешеләргә төшке аш вакытында 20 минут чын-чынлап ял итеп алу, мөмкинлек булса, ятып тору активлыкны тагын дүрт сәгатькә арттыра. Һәрчак елмаеп йөреп булмый анысы, хисләрне яшермәскә кирәк. Ләкин үзеңне кулда тотып калу, чыгырдан чыкмас өчен бу күнегүнең файдасы тими калмас.
Комментарийлар