16+

Чирләмик әле, яки “Омикрон”ны ничек кичердем?

Хәзер бар да башкача, элеккечә бер сәбәпсез салкын тиеп авырып та ятып булмый...

Чирләмик әле, яки “Омикрон”ны ничек кичердем?

Хәзер бар да башкача, элеккечә бер сәбәпсез салкын тиеп авырып та ятып булмый...

Уйламаганда температура күтәрелә, бер сәбәпсез тамак шешә, борын томалана, эч китә. Үпкәләр зарарланмый. Аунап-тәгәрәп 2-4 көн аунап ятасың. Яңа штамп “Омикрон”ның мәкерлеге дә шунда: вирусны кичергәннән соң да кабат дәвалану башлана.

Бар да организм ныклыгына бәйле, ничек башланган булса, шулай узып та китәргә мөмкин. Бер үк вакытта төрле авырулар да көчәергә, кемдә йөрәк, кемнең колакларына, башына зыян килү ихтималы зур. Мәскәүнең Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты профессоры Анатолий Альтштейн Россиядә “Омикрон” коронавирус штаммы белән авыручылар саны февраль башына кимиячәк, дип белдергән иде. Вирусолог сүзләренчә, яңа штамм зарарлану темпына түзмәячәк икән. Ләкин шикләнәм. Бик шикләнәм.

Беренче көн
Авырый башлагач, башта нишләп кисәк чирләп киткәнемнең сәбәпләрен барларга тотындым. Кеше арасында да күп йөрмәдем кебек. Үзем чирләп торам, үзем язарга утырдым әле. Кайчак авыруым язып та үтә. Без быел шулкадәр тау күп шудык, рәхәтләнеп кышның матурлыгы белән хозурландык. Саф һавада күп йөрдек. Беркөн, дөрес, җиллерәк иде. Аннан баланы мәктәптән алып кайтканда суыкта әни белән дә телефоннан сөйләшергә туры килде. Тамак шунда әчетеп киткән кебек булды. Балачакта моннан да күбрәк урамда уйный, хәтта, кар да ашый идек, югыйсә.

Беренче көнне төштән соң хәл китте. Температура күтәрелде. Җитмәсә, кунак егетебез дә бар. Өйдә дә маска киеп йөрергә калды. Кичкә хәл бөтенләй начарланды. Калтырата, теш-тешкә бәрелә. Махмырдан гына шулай калтырыйлар бугай дигән уйлар килде. Тик бирешергә ярамый.  Аякның тубыктан аскы ягы боз кебек булды. Тулай торакта кышкы суыкта тукталышта автобус көтеп туңып кайтканнан соң, кайнар суга аякны тыгып утырган вакытлар искә төште. Шулай эшләдем дә. Калтырау бетте. Температура төшерә тоорган дарулар эчтем дә йокларга яттым. Малайларны бер бүлмәгә, үзем аерым яттым. Әле ярый иремнең “сменалы эш” көне туры килде дип сөенәм. Диванны аркылыга буйга тәгәрәп йокладым. Кайчан торганны, кайчан ятканны да хәтерләмим. Тик төн буе исәпләп-хисаплап яттым. Исән-сау терелсәм, шуны-шуны эшләр идем, болай эшләмәс идем дим. Хәзер  элеккечә берни уйламыйча гына чирли торган вакыт түгел шул.

Икенче көн
Иртән, гадәттәгечә, дарулар эчелде. Хастаханәгә барырга вакыт юк. Алдан планлаштырылган эшләр бар иде. Төшке аш вакытына билгеләнгән интервьюны да кире кагарга туры килде. Өстәвенә дистантта укыйбыз. Зачет-имтиханнар бетсә дә, курс эше яклау комиссияләре бар. Барыбер катнашырга кирәк. Универга зачеткаларны тутыруның соңгы көне, ди. Анда “свежий» кыяфәт ясап, ашыгыч рәвештә кәгазьләр илтеп кайттым. Такси белән йөреш, акча да санап торыштан түгел. Анда да эконом классын сайлыйсызмы, комфорт белән барасызмы дип баш катырдылар. Авырмасам, йорт каршында такси көтеп тора торган кеше түгелмен дә үзем.

Аннан эшемне бетереп, бер сәүдә үзәгенә барып кредитымны ябып кайттым.  Кунак егетемне сыйларга кафега кереп чыктык. Аннан җәмәгать транпортында өйгә юнәлдек. Температуралы кеше шулай йөри булып чыга инде. Димәк, минем кебекләр бик күп. Аннан ике сәгатьтән артык онлайн яклау. Төнне бик начар чыктым. Бүген калтыратмады. Температура күтәрелми дә, бетми дә.  Төнге өчтә иремне уятып, укол кадаттырдым. Хәлем бик начар, сез дә чирли күрмәгез дип сөйләнәм. Шулай йокыга кителгән.

Өченче көн
Иртән чәй эчеп утырганда ирем  кредитларымны сорый. “Тагын нинди бурычларың бар?”, – ди. Миңа кызык та, кызганыч та булып китте. Чирнең азагын ничек буласын берничек тә белә алмыйбыз бит. Шунда үзе 5 мең акча сузып: “Хатын, акча биргәч, тереләсең син”, – диде. Минем авыз ерылды инде. Сырхауханәгә киттек. 2020 елда да каты чирләп поликлиникага йөрмәгән идек, бу юлы барырга уйладым.

Температуралы, йөткергән, борыны тыгылган, тамагы авырткан чирлеләрне аерым ишектән кабул итәләр. Керсәм, 20 якын кеше. Кәгазь тутырырга икәнлекне аңладым. Шул арада ишектән бер табиб чыгып беренче тапкыр килүчеләрне чакырды. Табиб компьютер артында озаклап тутырып утырмады. Исем-фамилияне кертте, эш урынын ачыклады да,  киләсе җомгага кадәр “больничный” язды. Дәвалау билгеләде. Барысы да “Госуслуга” сайтында күренәчәк икән. Тыңлады, сулыш юлының чиста түгеллеген җиткерде. Сатурация 98 – әйбәт. Венадан кан, борыннан анализ алдылар.  Барысы да бушка.  Акча сорасалар да, монда кадәр килгәч, түләргә дә риза идем. 15 минут үткәнче сырхауханә ишегеннән чыгып киттем. Кабат килергә язмасын.

Ә өйдә балалар торган. Берсе бәрәңге юды, икенчесе әрчеде. Кунак егетнең әниләре килгәнче мичкә бәлеш салдык. Температура 37дән югары тора. Даруханәдән бер көтү дарулар төяп чыктым. Алар барысы да гомум профилактика, борынга тамызу, тамак чайкаудан ары узмыйлар. Өйдә беркем калмады. Берәүләр – Сабага, икенчеләр Әтнәгә кайтып китте. Миннән йогып, чирли күрмәсеннәр, дип теләп калдым.

Дүртенче көн
Бүген иртәдән башлап ПЦР тестының нәтиҗәсен көтәм. Кабул итүче табиб төштән соң гына әзер була дигән иде. Кичке 4 соң гына ковидка уңай җавап килгән. Нәрсә-нәрсә, моны көтмәгән идем. Дәвалануны хәзер башкача үтәргә кирәклеген аңлап, таныш табибыма чыгып, яңа төр дарулар җыеп кайттым.   КТ үтәргә язылып куйдым, гәрчә аны үтәргә акча әрәм итмәскә куштылар. Яңа төр дарулар белән дәвалануны дәвам итәм. Халык медицинасы чараларыннан да файдаланам. Суыткычтан карлыганнар да чыкты. Лимон, имбир, балны болгатып куйдым.

Бишенче көн
КТга барып кайттым. Табиб үпкәләрең чиста диде, шөкер. Дәвалану дәвам итә. Гел ятып кына тормыйм, бүлмәләрне җилләтәм, юеш чүпрәк белән сөрткәләп йөрим. Кайчан дүшәмбе җитәр инде дим, өйдә маскадан йөреп тә ардырды. Саклану чараларын кулланмыйча да ярамый. Иммумунолог Ирина Ярцева беренче чиратта прививкалар турында онытмаска кушса да, социаль дистанцияне үтәргә кирәк, битлекләрне кулланырга һәм янәшәдәгеләргә игътибар белән карарга куша. “Әгәр дә яныгызда борын тартып, йөткереп йөргән кеше булса, шунда ук медицина битлеген кияргә кушыгыз. Яисә кешегә читтән торып эшләргә тәкъдим итәргә кирәк”, – ди ул. Ул билгеләп үткәнчә, организмның саклану функцияләренә стресслы хәлләр дә зыян сала. Моннан тыш, иммунитетны ныгытырга кирәк, дип өстәде белгеч. “Күбрәк йоклагыз һәм дөрес тукланырга тырышыгыз, бу да иммунитетны ныгытачак”, – дип киңәш итте Ярцева.

Салкын тиеп авырулар, тамак шешеп температура белән яту элек тә булды. Бервакыт без мәктәптә укыганда, сеңлем белән бик нык чирләдек. Өйдә бер атна авырганнан соң, әни район хастаханәсенә илтергә булды. Сөт тракторы кабинасында 4 кеше утырып бардык. Безгә кызык, чырык-чырык көләбез. Шунда Марсель абый мәрхүм (урыны җәннәттә булсын): “Гөлфия апа, бу кызларның кайсы җирләре авырта соң? – дип сорады. Бик авыручы балаларга ошамасак та, бер атна эчендә бик нык дәваладылар безне. Горчица, банка да куйдылар, укол да салдылар. Беренче банка салган көнне икәүләшеп көлүдән, банкаларыбыз тәгәрәп-тәгәрәп төште.

Бер атна эчендә терелеп тә бетмәгән килеш, әниләр менгәнне дә көтмичә больница тапочкаларыннан март аенда хастаханәгә килгән авылдашыбыз машинасына утырып, өйгә кайтып киттек. Кайтуыбыз сәбәбе – «Яшь журналистлар лига»сына чакырулы идем, ә минем анда бик тә барасым килгән иде. Ул чакта телефон юк, безнең кичке 6да өйгә килеп кергәнне күреп әнинең күзләре шакмак булды. 1994 ел иде бу. Икенче тапкыр Казанга укырга килгән елны август аенда тамак шешеп авырдым. Температура 40тан төшмәде, шул килеш Казанга укырга чыгып киттем. Республика бәйрәменәннән терелеп кайткан идем. Тик хәзер бар да башкача, элеккечә бер  сәбәпсез салкын тиеп авырып та ятып булмый. Чирләмәгез әле, сакланыгыз!
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading