Казанда “Икътисад иминлеген тәэмин итү системасында ришвәтчелеккә каршы көрәш” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Татарстанның коррупциягә каршы көрәш алымнары уңай мисал итеп күрсәтелде, чыгышларда ришвәтчеләргә карата законнарны кырысландыру зарурлыгы еш яңгырады.
Скопировать ссылку
Казанда “Икътисад иминлеген тәэмин итү системасында ришвәтчелеккә каршы көрәш” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Татарстанның коррупциягә каршы көрәш алымнары уңай мисал итеп күрсәтелде, чыгышларда ришвәтчеләргә карата законнарны кырысландыру зарурлыгы еш яңгырады.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Иҗтимагый палата, Сәүдә-сәнәгать палатасы, “Россия юристлары ассоциациясе”нең Татарстан төбәк бүлеге, Дөнья яшьләре клубы җәмәгать оешмасы теләктәшлегендә, Татарстанның иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре советы белән “Агробизнес кадрлары әзерлеген күтәрү татар институты” тарафыннан оештырылды.
— Республиканың иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең ришвәтчелеккә каршы тору буенча I нче советы 2017 елның 23 ноябрендә узган иде. 2020 елдан ул халыкара чарага әверелде. Турыдан-туры һәм видеоэлемтә аша бара торган конференциянең монысында инде Россиянең төрле шәһәрләреннән-200, шулай ук БДБ илләреннән 20 эксперт катнаша,-диде “Агробизнес кадрлары әзерлеген күтәрү татар институты” ның ректоры вазифасын башкаручы Николай Титов.
Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев республикадагы 2,5 мең иҗтимагый оешманың ришвәтчелеккә каршы көрәштә актив катнашуларын мактап сөйләделәр.
Президент грантлары бар, ул ел саен бирелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш проектларын шушы грантлар конкурсына тәкъдим итү кирәк, чөнки грант отып, эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк алып барып була,-дип киңәш итте Зилә Вәлиева, конференциядә катнашучы иҗтимагый оешмалар әйдаманнарына.
Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Равия Шрша искәрткәнчә, республикада ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында кабул ителгән махсус программа нигезендә гамәлгә ашырыла.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов, Мәскәүдән юристлар Мансур Юсупов белән Петр Дорогов, Ташкент юридик университеты доценты Эльбек Мусаев видеоэлемтәгә чыгып, ришвәтчелеккә каршы барлык илләрнең бергәләшеп көрәшүе кирәклеген әйттеләр. Тимур хәзрәт Ибраһимов белән Анатолий атакай сүзләре белән әйтсәк, “ришвәтчелек -олы гонаһ, аның җавабын барыбер тотарга туры киләчәк”.
Татарстанның коррупциягә каршы көрәш алымнары уңай мисал итеп күрсәтелде, чыгышларда ришвәтчеләргә карата законнарны кырысландыру зарурлыгы еш яңгырады. Халыкара конференция докладлары һәм чыгышлары гадәттәгечә, китап-җыентык рәвешендә бастырып чыгарылачак.
Комментарийлар