16+

Айгөл Шәйхетдинова: “Аерылышырга гариза бирәм дигән көнне нәтиҗәгә килдек”

Татар эстрадасының җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар моннан өч ел элек “Шәһри Казан”да оештырылган “Йолдызлы мәхәббәт” бәйгесендә 12 пар арасыннан җиңү яулады.

Айгөл Шәйхетдинова: “Аерылышырга гариза бирәм дигән көнне нәтиҗәгә килдек”

Татар эстрадасының җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар моннан өч ел элек “Шәһри Казан”да оештырылган “Йолдызлы мәхәббәт” бәйгесендә 12 пар арасыннан җиңү яулады.

Ул вакытта җиңүче пар белән әңгәмә ясарга вәгъдә биргән идек тә, “вәгъдә ителгәнне өч ел көтәләр”, диләрме әле? Нәкъ шулай булды бит. Ниһаять, өч ел дигәндә, Айгөл Шәйхетдинова белән әңгәмә кордык.

-    Айгөл, нинди гаиләдә туып үстең? Кечкенә Айгөл нинди иде ул?
-    Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туып үстем. Әти-әнием – гади эшчеләр, хәзер икесе дә лаеклы ялда. Әнием интернат-мәктәптә кочегар, әти гомере буе шофер булып эшләде. Кызганыч, әти өч ел инде урын өстендә ята. Без гаиләдә өч бала: 14 яшькә өлкәнрәк абыем белән 10 яшькә өлкәнрәк апам бар. Абый - авылда, апа Чаллыда яши. Кечкенә чагымда тыныч бала булдым. Мин үскәндә, абый белән апа инде зурлар иде, шуңа күрә үзем генә үстем дисәм дә була. Җырларга, биергә ярата идем. Бик матур итеп рәсем ясый идем. Балалар бакчасыннан бирле әйдәп баручы булдым. Мәктәптә дә һәрвакыт актив бала идем. Сәнгатьме, спортмы - нәрсәгә тотынсам, шуны башкарып чыга идем мин. Дусларым да күп булды. Үз янында кешеләрне җыеп тота торган талантлы бала идем.

-    Кайбер җырчылар “үземне белгәннән бирле җырлыйм”, ди. Син ничә яшьтә җырлый башладың? Музыкаль белемең бармы?
-    Мин дә шулай дип әйтә алам. Беренче мәртәбә 3 яшемдә сәхнәгә чыкканмын. Ләкин үзем әллә ни ачык хәтерләмим. Кәшер авылының Мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганмын. Шуннан бирле менә 38 ел инде мин сәхнәдә. Авыл сәхнәсендә безнең гаилә ансамбле дә бар иде: әни, апа һәм мин өчәү җырлый идек. Әни белән апа янәшәмдә, мин - уртада. Буем кечкенә булгач, мине урындыкка бастыралар иде. Уртага куелган микрофонга җырлый идек. Менә шундый хәтирәләр күңелдә саклана. “Син җырчы булачаксың” дип әйтеп торгач, башка һөнәр турында уйламадым. Әмма 11нчы сыйныфтан соң, укытучыга укырга киттем. Һөнәрем буенча мин – башлангыч сыйныф укытучысы. Музыкаль белемем юк, музыка уен коралында уйный белмим. Аллаһы Тәгалә биргән сәләтем бар. Кечкенә чакта Әлмәт музыка мәктәбенә керергә исәп бар иде, әмма композитор Рәис абый Нәгыймов “бу баланың тавышы калын, күкрәк белән җырлый торган тавышка ия, монда аның тавышын бозачаклар”, дип мине кабул итмәде. Чаллыда Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге “Сердәш” ансамблендә җырладым. Ришат белән дә шунда таныштык.

-    Ришатны йөргән кызыннан аерып алдым дип сөйләгән идең. Ничек булды ул?
-    2000 ел. Мәктәпне тәмамлап, Чаллы дәүләт педагогика институтына укырга кердем. Бер булышучым да булмады, үз көчем белән имтиханнарны тапшырып урнаштым. Башкалар ял иткәндә, тырыша-тырыша китап укыдым, имтиханнарга әзерләндем. Ул вакытта югары уку йортына керү зур дәрәҗә иде. Һәм шул җәйдә апа мине Ринат Гобәйдуллинга алып барды. Ринат абый тыңлады, ошатты һәм үзенә алды. Миннән алдан анда Эльмира Сөләйманова килгән иде, сентябрь аенда Ришат килде. Мөслимнән тагын бер егет бар иде. Дүртәү “Сердәш” ансамбль булып чыгыш ясый башладык. Ришат белән беренче күрешкән көнем әле дә истә. Ишекне ачып җибәрсәм, бүлмәдә көдрә чәчле, кара пиджаклы, эчтән ак күлмәк кигән егет утыра. Шул вакыт күңелдә нидер дулкынланып алды. Бер күрүдән гашыйк булудыр инде ул. Ришат та миңа карата шундый хисләр кичерүен әйтте. Ул йөргән кызы барлыгын яшермәде. “Башкортстанда кызым бар, ул – биюче”, - дип сөйли иде. Гастрольләрдә йөргәндә, бер-беребезгә якынайдык. Ә бервакыт кыш көне алар ягына концерт белән кайттык, Ришатның туган нигезендә кундык. Шул вакытта ул йөргән кызына барып, араларын өзеп кайтты. Шуннан бирле ике ел буе очрашып йөрдек. 

-    Ришат Хәния Фәрхи төркемендә дә эшләп алды. Менә шул чорда араларыгыз суынып алды, шулай бит?
-    Ришат “Сердәш”тән Әлмәткә китте. Мин китә алмадым, чөнки укуым бар иде. Ришатка ташлап киткәне өчен үпкәләп тә йөрдем әле. Ике еллап аралашмадык. Аннан соң ул Хәния Фәрхидә эшли башлады, ә мин укуны тәмамлап Казанга киттем. Шул вакытта гына яңадан аралаша башладык, ара булганда күрештек. 2008 елда ул үзенең концертлары белән йөри башлагач, “төркемгә җырчы кыз кирәк” дип мине эзләп тапты. Шулай итеп, мәхәббәтебез яңадан кабынып китте. 2009 елда Ришат үзенең туган көнендә миңа тәкъдим ясады. 25 июньдә никах укыттык, 1 августта туебыз узды. Быел гаиләбезгә 15 ел булды, Аллаһка шөкер.

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

10

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading