16+

«Әлфия апаның җырларын башкарсак, аның өчен штраф түләргә туры киләчәк...»

Быел концерт программасына Әлфия апа репертуарыннан җыр кертәсе идек. Җырның авторлары гүр ияләре, ә хокуклары туганнарына күчкән. Нәсел дәвамчылары белән килешеп бетеп булмый, ди Ришат Төхвәтуллин.

«Әлфия апаның җырларын башкарсак, аның өчен штраф түләргә туры киләчәк...»

Быел концерт программасына Әлфия апа репертуарыннан җыр кертәсе идек. Җырның авторлары гүр ияләре, ә хокуклары туганнарына күчкән. Нәсел дәвамчылары белән килешеп бетеп булмый, ди Ришат Төхвәтуллин.

Әлфия Авзалованың тууына 90 ел уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә бөек җырчыларның җырларына авторлык хокуклары турында сүз кузгатылды. Салават Фәтхетдинов та Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәк, дигән фикерне күптән әйтеп үткән иде. Бу мәсьәлә Ришат Төхвәтуллинга да кагылган икән.  
– Быел концерт программасына Әлфия апа репертуарыннан җыр кертәсе идек. Җырның авторлары гүр ияләре, ә хокуклары туганнарына күчкән. Нәсел дәвамчылары белән килешеп бетеп булмый. Без ул җырларны үзләштерә алмыйбыз. Концертта башкарган очракта, аның өчен штраф түләргә туры киләчәк. Без аларны концерт программасына кертмәсәк тә, залда утыручы тамашачыларыбыз: “Ришат Әлфия апа җырлаган җырны башкар әле”, – дип сорарга мөмкин. Андый вакытта да РАО (Россия авторлык хокуклары җәмгыяте) үз эшен башкарып, артистны җаваплылыкка тартачак.  Әлфия апа, Хәйдәр абый репертуарыннан җырларны башкарырга рөхсәт булсын иде. Легендар башкаручыларның гаиләләре белән мөнәсәбәтләр җайлансын инде. Иҗади мирасыбызга бүтән төрле караш булырга тиеш. 

Бу сүзләргә Зөлфия Нигъмәтҗанова да кушылды.
– Әни сәхнәдә чыгыш ясаган заман бөтенләй үзгә иде. Композиторлар  җырчыларның өенә үзләре килеп, җырларны өйрәтте. Әни җырны башкарсын өчен тырыштылар. Хәзер җырладың икән, авторга түләргә кирәк. 

РАОда озак еллар хезмәт куйган Зөфәр Хәйретдинов белән хәбәргә чыктык. Ул бу мәсьәләгә ачыклык кертте.
– Рөхсәт һәрвакыт бар! Аның өчен бары авторларның хокукларын яклаучы РАО белән килешү генә төзергә кирәк. РАО җырның варислары исеменнән рөхсәт бирә. Җырчыларның бушка җырлыйсылары килә, авторларга яисә аларның варисларына закон буенча тиешле гонорарларын түлисе килми, – диде ул.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading